Никита Ларионов

(Ларионов Никита Ларионович битеннән юнәлтелде)

Никита Ларионович Ларионов (1932 елның 7 феврале, Кармалы авылы, Чуаш АССР-21 сентябрь, 2014 ел, Әлек авылы, Чуаш Республикасы) — Чуашстан язучылар берлеге әгъзасы (1991), Россия Язучылар берлеге әгъзасы, СССРның спорт мастеры[1][2][3][4].

Никита Ларионов
Туган 7 февраль 1932(1932-02-07)
Кармалы (Әлек районы), Россия
Үлгән 21 сентябрь 2014(2014-09-21) (82 яшь)
Әлек, Чуашстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты һәм Әлек урта мәктәбе[d]
Һөнәре шагыйрь, прозачы

Тормыш һәм иҗат юлы үзгәртү

Никита Ларионов Чуашстанның Әлек районы Кармалы авылында туган. Тени һәм Әлек урта мәктәпләрендә башлангыч һәм урта белем ала. Чуаш педагогика институтының чуаш теле һәм әдәбияты факультетында югары белем ала.

1953 елда Чуашстан беренчелегендә уку йортлары арасында чаңгы буенча республика чемпионы була. 1969 елда Россия беренчелегендә СССР спорт мастеры нормасын үти.

Хирлеппоси сигезьеллык мәктәбендә физкультура укытучысы (беренче китап шушы елларда дөньяга килгән), И.Я. Яковлев ис. Әлек урта мәктәбендә чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Әлек авылында яшәгән һәм иҗат иткән, актив җәмәгать эшлеклесе булган. Авыр балачагын, сугыш елларын кичергән кеше шигырьләрен, хикәяләрен, повестьларын оптимизм, тормышка мәхәббәт, матурлыкка ышаныч белән язган. Никита Ларионович прозада да, шигърият өлкәсендә дә бертигез уңышлы эшләгән. Аның әсәрләрен «Тăван Атăл» (Тыван Атыл), «Ялав» (Байрак) журналлары һәм «Пурнăç çулӗпе» (Тормыш юлыннан) газетасы бастыра.

2000 елда «Чӗре тапнă чух» шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Әлек урта мәктәбенең 150 еллыгына багышлап Никита Ларионович «Кунта вереннĕ эпĕ...» дигән искиткеч шигырен язган (2004). Ул шушы укыган генә түгел, эшләгән дә. Әлек районының 80 еллыгына (2007 елның октябре) «Элӗк Ен» шигырен язган. Туган як темасы аның иҗатында төп тема булган.

Сәламәт яшәү рәвешенең чын күренекле хәрәкәтчесе буларак, Никита Ларионович ветераннар арасында уздырылган халыкара спорт ярышларында һәрвакыт катнашып, приз урыннарын яулады. 1990 елда Будапештта ветераннар арасында спорт йөреше буенча Аурупа чемпионатында 55-59 яшьлекләр арасында 5 км һәм 20 км дистанцияләрдә 3 нче урынны алды.

1991 елда ветераннар арасында (5 км, Будапешт) кышкы беренчелектә 3 нче урынны яулый.

1996 елда Никита Ларионович Бельгиянең Брюгге шәһәрендә узган спорт йөреше буенча ярышларда (шоссе, 30 км) шәхси һәм команда зачетында медальләр яулады.

2014 елның 22 сентябрендә искиткеч кешенең йөрәге тибүдән туктады.[5] Аны Әлек янындагы авыл зиратында хатыны янында җирләделәр.

Әсәрләр үзгәртү

  • «Йӗпкӗн хӗрлӗ хăю», («Пунцово-кызыл тасма»)
  • «Олимпийский балл», роман, 1986, Мәскәү, рус телендә.
  • «Хĕр тупри» (Кыз байлыгы), Әлек-Чабаксар, 2001.
  • «Ват ăшши» (Әбекәй җәй), Чабаксар, 2010.
  • «Асамлă маç» (Тылсымчы), Чабаксар, 2012.

Әдәбият үзгәртү

  • Л. И. Ефимов. Элĕк Енĕ. — Аликово, 1994.
  • Аликовская энциклопедия / редколлегия: Ефимов Л.А., Ефимов Е.Л., Ананьев А.А., Терентьев Г.К., Чебоксары, 2009, ISBN 978-5-7670-1630-3.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чувашская энциклопедия, 6-й том
  2. П. Афанасьев, «Писатели Чувашии», Чебоксары, 2006
  3. ЧУВАШСКАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ
  4. Учитель. Спортсмен. Писатель
  5. Не стало Никиты Ларионовича Ларионова

Сылтамалар үзгәртү