Лайош Баттьяни де Неметуйвар (Венг венг.Németújvári gróf Batthyány Lajos, 10 февраль 1807(18070210), Прессбург - 6 октябрь 1849, Пешт) - 1848-1849 еллардагы Венгрия күтәрелеше вакытында Венгрия сәясәтчесе, Венгрия хакимияте башлыгы.

Лайош Баттьяни
Туган 10 февраль 1807(1807-02-10)
Братислава, Австрия империясе[1]
Үлгән 6 октябрь 1849(1849-10-06)[2] (42 яшь)
Пешт[d], Пешт[d], Маҗарстан[3]
Җефет Антония Зичи[d][4]
Белем юридический факультет Загребского университета[d]

Биографиясе үзгәртү

Баттьяни Венгриянең бик бай магнат гаиләсеннән. Ул хәрби хезмәткә керә, ләкин 1827 елда ук Загреб университетында хокук буенча диссертациясен яклау өчен, эшеннән китә һәм шәхси милке белән идарә итүгә тотына. Берничә елдан ул Венгрия Парламентының Югары палатасына сайлана һәм Венгрияне Габсбург монархиясеннән аерып алырга теләгән милли юнәлешле түгәрәкләр эшчәнлегендә катнаша башлый.

1848 елның 17 мартында император Фердинанд I аны Венгрия парламент хакимиятенең беренче премьер-министры итеп билгеләй.

Баттьяни сәләтле лидер булып чыга, ләкин монархка тугрылык һәм Венгрия бәйсезлеге тарафдарлары арасыннан берсен сайларга мәҗбүр була. Баттьяни бәйсезлек тарафдарлары ягын сайлый һәм революция лидерларының берсе булып китә. Сугышта яралана, әсирлеккә төшә. Хатыны тапшыра алган хәнҗәр ярдәмендә ул үз- үзенә кул салырга тырыша (муенына берничә яра сала), ләкин исән кала һәм икенче көнне хыянәттә гаепләнеп атыла [5]. Будапештның Керепеши зиратында күмелгән.

Ул Венгриянең Франц Лист үзенең мәшһүр фортепиано әсәре "Мәтам маршы"н ( Funérailles ) багышлаган өч патриотының берсе.

Хәтер үзгәртү

Будада Дунай ярындагы парламент бинасы каршындагы мәйдан һәм аның янындагы метро станциясе Лайош Баттьяни исеме белән аталган. Шулай ук Венгриядә 2002 елда ачылган юридик колледжга аның исемен биргәннәр.

Совет әдәбиятында 1848-1849 еллардагы Венгрия күтәрелеше турындагы әсәрләрдә радикаль лидерлар Кошут һәм Петёфи белән чагыштырганда либераль реформатор позицияләрен биләгән Баттьяни роле кимерәк итеп күрсәтелгән була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Dr. Constant v. Wurzbach Batthyány, Ludwig Graf // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt habenWien: 1856.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118850385 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  4. Data Collection of the Hungarian Peerage — 2015.
  5. Батьяни Людвиг // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Сылтамалар үзгәртү