Лайла Магга, кыз фамилиясе Маттссон швед. Lajla Magga, Mattsson; 1942 елның 4 ноябрендә Швециянең Кали урынында, Оре коммунасында туган) — көньяк саам телендә балалар язучысы, саам телен саклау һәм үстерү буенча зур өлеше өчен Төньяк илләренең абруйлы «Gollegiella» (2010) бүләге белән бүләкләнгән укытучы һәм лексикограф.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Норвегия
Туу датасы 4 ноябрь 1942(1942-11-04)[1] (81 яшь)
Туу урыны Швеция
Ире яки хатыны Магга, Уле Хенрик[d][1]
Язма әсәрләр теле южносаамский язык[d]
Һөнәр төре лексикограф, балалар язучысы, укытучы, язучы, тәрҗемәче
Әлма-матер Осло университеты[d]
Бүләкләр
 Лайла Магга Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1942 елның 4 ноябрендә Швецияда, Кали авылына караган Оре коммунасында боланчылар Густав Маттссон (Gustaf Edvard Mattson; 1897-1973) һәм Элина Ларссон (Elin Margareta Larsson; 1887-1973) гаиләсендә туган.

Осло университетында укып, көньяк саам теле укытучысы квалификациясен алган[2].

1984 елда үзенең «Maahke ryöknie» дип аталган беренче китабын, ә аннары берничә балалар китабын, сүзлекләрен һәм дәреслекләрен бастырып чыгара.

1993 елда, телче Кнут Бергсланд (Knut Bergsland) белән бергә «Åarjelsaemiendaaroen baakoegaerja/Sydsamisk-norsk ordbok» (Көньяк саам-норвег сүзлеген)[3], ә соңрак берничә балалар китабы һәм Норвег-көньяк саам сүзлеген[4] бастырып чыгарган.

2010 елда саам телен саклау һәм үстерү буенча зур өлеше өчен Төньяк илләренең «Gollegiella» бүләге белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ире Уле Магга белән бергә Тәүратны көньяк саам теленә тәрҗемәсен эшлиләр һәм көньяк саам теленең грамматикасын язалар[5].

Норвегиянең Кёутукейну коммунасында яши.[6][7].

Библиографик белешмә үзгәртү

  • Åarjelsaemien-Sydsamisk baakoegærja daaroen-norsk ordbok. 1993 Iđut. Bokhylla (bergsland белән бергә, Knut)
  • Govne-boetske / saemiegielese. 1984. Tana: dji galæd'Jår'
  • Maahke ryöknie = Tana rehkenasta Máhtte: dji galæd'Jår'. 1984
  • Piere Daate lea Tana: dji galæd'Jår'. 1984
  • Norsk-ordbok sydsamisk — Daaroen-baakoegærja åarjelsaemien. 2009 Iđut.
  • Sørsamisk grammatikk. Davvi Girji 2012 (белән бергә Мага Уль).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Norsk biografisk leksikonKunnskapsforlaget. — ISSN 2464-1502
  2. Gollegiella 2010 (Swedish). Sametinget. 23 September 2016 тикшерелгән.
  3. Språknytt. Norsk språkråd. https://books.google.com/books?id=1H9ocxJKDVkC. 
  4. Lajla Mattsson Magga (no). Idut. әлеге чыганактан 2016-09-24 архивланды. 23 September 2016 тикшерелгән.
  5. To priser på to dager til Máret Sárá. 23 September 2016 тикшерелгән.
  6. Ole Henrik Magga (no). Norsk Biografisk Leksikon. 23 сентября 2016 тикшерелгән.
  7. Magga utgir Sørsamisk grammatikk (no). NRK. 23 сентября 2016 тикшерелгән.