Кәүсәрия Шәфикова

язучы
(Кәүсәрия Шәфыйкова битеннән юнәлтелде)

Кәүсәрия Шәфыйкова ― шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1998).

Кәүсәрия Шәфикова
Туган телдә исем Кәүсәрия Фидаи кызы Шәфыйкова
Туган 9 ноябрь 1948(1948-11-09)
СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Яңавыл районы, Исәнбай
Үлгән 4 май 2017(2017-05-04) (68 яшь)
РФ, БР, Яңавыл районы, Исәнбай
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе,
Башкортстанның Г.Чокрый исемендәге премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Кәүсәрия Фидаи кызы Шәфыйкова 1948 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшь ярымлык чагында полиомиелит белән авырый башлый. Кәүсәрия мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтәләр. Шигъриятнең нәрсә икәнен ул М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабын укып чыккач аңлый, шуннан үзе дә кулына каләм алып язгалый башлый. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда «Коммунизм таңы» дигән район газетасында басылып чыга. Башкортстанның, Татарстанның күп газета-журналларында аның әсәрләре басылып тора, сүзләренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. Аның тулышкан күңеленнән тамган шигырьләренә язылган дистәләрчә җырларны Башкортстанда, Татарстанда, башка төбәкләрдә яшәүче җырчылар яратып башкара. Иҗади уңышлары өчен Гали Чокрый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләргә лаек булган. Ул — “Кызыл таң”, “Өмет”, “Яңавыл таңнары” гәзитләренең, “Тулпар”, “Мирас”, “Башкортстан кызы” журналларының еллык лауреаты. Талантлы шәхес үзен шигърияттә генә танытып калмый, проза өлкәсендә дә гүзәл әсәрләр иҗат итә. Әдәби иҗатка җитди караучы танылган татар шагыйрәсе балалар әдәбиятында да зур урын тота. Ул күп еллар “Өмет”нең “Чаткылар” кушымтасының редколлегия әгъзасы була, үзенең мәгънәле язмалары белән үсмерләр күңеленә матур тәрбия орлыклары сала килә.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Бер тауда ун чишмә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.
  • Яңавыл бизәкләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. Ике аккош: шигырьләр. – Уфа: Китап, 1995.
  • Бөреләр ачылганда: шигырьләр. – Нефтекама, 2000.
  • Күз яшьләрең – көмеш тамчы: җырлар. – Уфа: Китап, 2001.
  • Берсе – кояш, берсе – ай: җырлар. – Башкортстан: Балтач, 2006.
  • Бер җырым синең хакта: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1985. (Башкорт телендә.) Тургайлар канат кага: нәсерләр. – Өфө: Китап, 1996.

Чыганак үзгәртү

  • Закирова Г. Шигырь аны үлемнен йолып кала // Юлдаш. – 2003. – 6 гыйнв.
  • Исламов Ф. Фикер, илһам, моң // Татар иле. – 2003. – № 10 (март).
  • Исламов Ф. Шагыйрә йөрән җылысын бүләк итә // Шәһри Казан. – 2006. – 8 дек.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү