Кәшшаф Патии

татар шагыйре

Кәшшаф Патии, әдәби псевдоним, чын исеме Габделкәшшаф Шәриф улы Патиев (1884 елда туган — XX йөзнең I яртысында вафат)[2] — шагыйрь, педагог, мулла. Габдулла Тукайның якын даирәсеннән.

Кәшшаф Патии
Тугач бирелгән исеме: Габделкәшшаф Шәриф улы Патиев
Туу датасы: 1884(1884)
Туу урыны: Зимничи, Иске Кулаткы шәһәр җирлеге[d], Иске Кулаткы районы, Россия[1]
Үлем датасы: XX йөзнең I чиреге
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, педагог, мулла
Иҗат итү еллары: 1910—XX йөзнең I чиреге
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Әлгасрелҗәдид журналына» (1907)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1884 елда туган. 1907—1916 елларда Казанда яши, укый һәм иҗат белән шөгыльләнә. Ирекле тыңлаучы булып Казан император университетының медицина факультетына лекцияләргә йөри.

1907 елда язылган беренче «Әлгасрелҗәдид журналына» шигыре «Әлгасрелҗәдид» журналының 1907 елның 25 гыйнвар санында басылып чыккан. Әлеге шигырендә К. Патии журналны һәрьяклап мактый, журналны чыгаруда актив катнашкан Тукай турында да искә ала:

Ул тарафта аның кеби шагыйрь юктыр,
Һәр шигыре укучыны уйландыра...

Беренче шигырьләр китабын 1910 елда нәшер иткән. 1915 елда «Әшгарь» җыентыгы дөнья күргән. Яшь шагыйрь Кәшшаф Патииның иҗаты татар вакытлы матбугатында югары бәя алган.

  ...гүзәл, милли вә тәэсирле шигырьләр. Кәшшаф Пәтии җәнаблары...шигырьләре илә Г. Тукаевтан соң беренче шагыйремез диюгә лаеклыдыр
«Идел» газетасы, 1910 ел, № 241
 

Тукай үзгәртү

Казанда яшәгәндә (1907—1916 еллар) Габдулла Тукай (1886—1913) белән якыннан аралаша. Медицина факультетында лекцияләр тыңлавын истә тотып, Тукайның иптәшләре Кәшшафны Габдулла Тукайның «сәламәтлек буенча подшефные» итеп билгели. Тукай шигырьләре Кәшшафның үзен дә иҗатка рухландырган.

К. Патии Г. Тукайның үлемен авыр кичерә. Бөек шагыйрьнең вафатыннан соң язылган «Тукайга» дигән шигырендә («Әшгарь» җыентыгына кертелгән) Тукайның иҗатын «җемелдәп торган асылташларга» тиңли, аның «һәр язган сүзе бөек максатка юл ачучы», ди. Әлеге шигырендә «халык һәм тел яшәгәндә Тукай да яшәячәк» дигән өметен белдерә.

Гаиләсе үзгәртү

Кызы Рауза Патиева.

Әсәрләре үзгәртү

  1. К. Патии шигырьләре. Казан, 1910.
  2. К. Патии. Тукыз чәчәк. Казан, 1912.
  3. К. Патии. Әшгарь (шигырьләр). Казан, 1915.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар шигърияте. XX гасыр башы. К.: Мәгариф, 2004 ел, 200нче бит.
  • Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX гасыр башы). Библиографик сүзлек. К., 2005 ел, 276нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе — 2002.
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 187нче бит