Кәпәй-Кобау'Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы. Кәпәй-Кобау авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 949 кешенең яшәве мәгълүм.

Кәпәй-Кобау
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бүздәк районы
Координатлар 54°28'тн, 54°20'кнч
Халык саны 949 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Телефон коды 34773
Почта индексы 452703

Сыйфатлама үзгәртү

Кәпәй-Кобау авыл советына Казаклар-Кобау, Батырша-Кобау, Каранбаш, Зур Өчтүбә авыллары керә. Авылны район үзәге белән (Бүздәк) асфальт юл (18 км) тоташтыра. Көненә өч мәртәбә маршрут килә (06.30, 13.45, 18.30). Кәпәй-Кобау белән Каранбаш арасында яхшыртылган, вак таш белән күтәртелгән грунт юлы бар. Җәй көне Каранбаш аша Туймазы районы, Төпкилде авылы тирәсендә М5 юлына чыгу мөмкинлеге бар Зур Өчтүбә авылына яхшыртылган грунт юлыннан барып була. Зур Өчтүбәдән 500 метрда Уфа-Кандыр электр поезды туктый, “1396 км” тукталышы.

Демография үзгәртү

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Чокадытамак вулысы, Кәпәй-Кобау авылында 367 хуҗалыкта 2325 кеше яши, шул исәптән 461 хуҗалыкта 2074 татар, 44 хуҗалыкта 251башкорт.[1] Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Кәпәй-Кобау авылында 412 хуҗалыкта 2255 татар яши.[2]

Халык саны
2010[3]
949

2002 елда авыл халкының 70 проценты башкорт итеп яздырылган, алайда татарлар (28%) әле бар.

Мәгариф үзгәртү

Хәтмулла Солтанов исемен йөртүче урта мәктәп, “Кояшкай” балалар бакчасы эшли.

Мәдәният үзгәртү

Китапханә, мәдәният йорты

Авылның атаклы кешеләре үзгәртү

Җитештерү тармагы үзгәртү

Халыкның төп шөгыле – авыл хуҗалыгы һәм сәүдә. СПК "Кыдаш" күмәк хуҗалыгы, кибетләр

Географик урынлашу үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү