Күшем аты (каз. көшім жылқысы) — атлар токымы. Токым 19301975 елларында Казакъстанның Көнбатыш Казакъстан һәм Актүбә өлкәләре хуҗалыкларында җирле казакъ аты һәм рус юртагы, асыл менге, дон аты токымнары нигезендә китереп чыгарганнар. Атама Күшем елгасы буенча биргәннәр. Төсе туры, җирән, кара. Җилкә биеклеге 154–160, гәүдә кыек озынлыгы 157–161, күкрәк колачы 183–192, уч колачы 19–21,9 см. Ит өчен асрыйлар (сугым чыгышы 50–55 %); чабан аты буларак файдаланыла. Күбесенчә Казакъстанда үрчетәләр.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.