Күчеш, Шуышулы күчеш (рус. надвиг, ингл. overthrust, overfault, Thrust fault) — тау токымнарының тектоник күчү формасы, җимерелү тибы. Тектоник хәрәкәтләр нәтиҗәсендә, тау токымнары ятышының үзгәрүе күзәтелә. Әлеге үзгәрешләр бер төрле тау токымы массасының ярык буйлап икенче тау токымына карата шуышуы (этелүе) белән характерлана. Шул рәвешле, ярыкның өске ягында ятучы катламнар өскә таба, ярыкның түбәнге ягында булганнары – аска таба этелә. Беренче блок асылынып (эленеп) торучы блок дип, икенчеләре ятып торучы блок дип атала.

Лилсток култыгы кыяларында зур булмаган күчеш. Сомерсет, Англия

Төрләре үзгәртү

Ярык горизонтка таба зур булмаган почмак белән авышкан була, киресенчә булганда, аны күчеш дип түгел, ә күтәрелмә (рус. взброс) дип атыйлар. Алар арасындагы чикне, гадәттә, 45° (сирәгрәк 60°) почмак зурлыгы буенча үткәрәләр. Кайбер күчешләрнең бу почмагы нульгә якын. Күчү яссылыгының авышлык почмагы буенча сөзәк һәм текә күчешләр була.

 
Күчешнең үсү схемасы

Күчешләр җир кабыгы кысылганда (сузылганда) барлыкка килә. Еш кына алар ятма җыерчыклардан үсә. Бу очракта җыерчыкны формалаштырган пластик деформация ярык китереп чыгара, күчеш барлыкка килә.

Исемнәре үзгәртү

Кайбер күчешләрнең махсус исемнәре бар. Нык сөзәк, зур күләмле, шул исәптән горизонталь булган күчеш (өске блокның калынлыгы йөз метрдан башлана һәм берничә чакрымлы күчеш зурлыгы белән) шарьяж исемен йөртә.

Сылтамалар үзгәртү

  • Надвиг. Геологическая энциклопедия(рус.)

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү