Җыерчык (геология)

Җыерчыктектоникада тау токымнары катламнарындагы бөгелеш (кәкрәю). Җыерчыклар, гадәттә, катламнарның тоташ ятылышын үзгәртмичә барган тектоник деформация нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Җыерчыкларның шәрәләнүе. Крит

Төрләре үзгәртү

Җыерчыклар формасы, пространстводагы урыны, ясалышы (хасил булуы) белән аерыла.

  • Беренче рәт җыерчыклар. Алар — иң эре җыерчыклар. Озынлыклары йөзәр, киңлекләре уннарча километрга сузылган структуралар.
    • Антиклиналь җыерчык (грек. anti - каршы, грек. klin - авышу). Тау токымнарының җыерчыкланып, өскә таба бөгелеп күтәрелгән өлеше. Кабарынкы җыерчыкның үзәге борынгырак тау токымнарыннан хасил була.
    • Синклиналь җыерчык (грек. synklinoавышам). Катламнар бөгелеп, кабарынкы ягы аска караган җыерчык. Үзәге яшьрәк утырмалардан ясала.
  • Икенче рәт җыерчыклар. Алар рәтенә эрерәк структураларны катлауландыручы җыерчыкларны кертеп исәплиләр.

Аерым элементлары үзгәртү

Җыерчыкларларның аерым элементларының үз атамалары бар:

 
Җыерчык өлешләре

үзәк (төш) — җыерчыкның эчке өлеше.

йозак — җыерчыкның югары яки түбән өлешенең иң бөгелгән (кәкрәйгән) урыны.

канатлар — җыерчыкның ян-ягы, анда бөгелеш (кәкрелек) сыйфатын үзгәртә.

шарнир — йозак үзәге янында җыерчык бөгелә торган сызык (линия). Күчәр өслеге күрше катламнарның шарнирлары белән барлыкка килә. Күчәр өслегенең горизонталь яссылык (гадәттә, Җир өслеге) белән кисешүе күчәр барлыкка китерә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү