Күтәмә вулысы (тат. كوتەمە ۋولىٰسىٰ, рус. Кутеминская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Күтәмә вулысы
вулыс
Үзәк Күтәмә
Халык саны 18136 кеше  (1897)

Троицки, Ырысби (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Югары Карамалы (Самар губернасының Бөгелмә өязе), Котыш, Аксубай һәм Яңа Чишмә вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 18136 кеше яшәгән.[1] 1920-еллар уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Беренче Май районына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү