Күл Черкене мәктәбе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Күл Черкене мәктәбеТатарстан Республикасы Буа районы Күл Черкен авылында урнашкан белем бирү учреждениесе (мәктәп).

Күл Черкене мәктәбе
Директоры:

Ринат Рифкат улы Хәсәнов

Телефон:

+7(843)-744-32-45

Сайт:

https://edu.tatar.ru/buinsk/ch-grishino/sch

Телләр:

инглиз теле, рус теле, татар теле

Мәктәп тарихы

үзгәртү

Революциягә кадәр балаларны укыту өчен мәктәп булмаган. Ир балалар мәдрәсәдә, кыз балалар мулла өендә дин сабагын укыганнар.1918 елда беренче совет мәктәбе ачыла. Беренче укытучылары – Шәйхи Мулюков һәм Мәгъфрүз Арсланова була. 1923-30 елларда укытучы булып Ракеев Таһирҗан эшләгән. Аның вакытында балаларны башлангыч мәктәпкә тарту буенча зур эш башкарыла.

1934 елда 6 бүлмәле мәктәп бинасы төзелә. 1935-36 уку елында мәктәп пионерлары өчен форма кайтарыла. Шуннан соң пионерлар саны һәм дәрәҗәләре күтәрелә. Укучыларның кайберләре Каенлык авылындагы җидееллык мәктәпкә барып укыганнар.1939 елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Аның беренче директоры Бакиров Җәүдәт була. Мәктәп бинасы итеп 1901 елда салынган мәчет бинасы яраклаштырыла.

Сугыш еллары. Укытучылар бер-бер артлы фронтка китәләр. Укытучылар җитми.Кайбер класслар укытучысыз утыралар.Балалар мәктәпкә ачлы- туклы киләләр. Йөзләре сары, күзләре сүнгән. Алар ил өстенә төшкән авырлыкны олыларча кичерәләр. Дәрестән соң, көзен күмелеп калып, череп беткән бәрәңгеләрне казырга бәрәңге бакчаларына баралар. Алардан “кәтергиләр” пешереп ашыйлар.

Дәфтәр җитми, иске китапларга язалар.

Укытучылар колхозчылар арасында зур эш алып баралар.Төнге сменага эшкә чыгалар,сәхнәдә чыгышлар оештыралар. Ирләр җитмәгәнлектән, ирләр ролен хатын – кызлар башкара. Барлык авырлыклар җиңелә, укучылар укуны дәвам иттерә.

1947 елны мәктәп директоры итеп Вәлиев Әкрам билгеләнә. Аның вакытында мәктәпне күргәзмә әсбаплар белән тулыландыру буенча күп эш эшләнә.1959 елда аны Бакирова Нәвар алыштыра. Аның вакытында мәктәпнең хәзерге бинасын төзетү башлана.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү