Кызылбай (рәсми булмаган исеме Тагыл) авылы Шатрау районына керә, ул район үзәгеннән 65 км, Курган шәһәреннән 160 км читтә, Төмән тарафында урнашкан, тирә-юне – урман, сазлыклар һәм күлләр. Авыл җирлеге территориясендә 3 күл бар. Авыл Кызылбай күле янында урнашкан. 2,5 км читтә Кырцын күле (рус. Кривое) бар. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 100 км-дан артып китә.

Кызылбай
Карта
Ил Россия
Өлкә Курган өлкәсе
Район Шатрау районы
Координатлар 56°20'57"тн, 64°15'55"кнч
Авыл советы башлыгы Хаматзакир Барашев
Халык саны 1051 кеше
Милли состав татарлар (86%), руслар (13%)
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 641975
Урысча атама Кызылбай

Халкы күбрәк себер татарларына тартым, ханты-манси төсмерләре дә бар кебек. Чыннан да, Кызылбайлар биредә Эчкен һәм Тарсук халкы белән бергә урыслар килгәнче яшәде.[1]. Кешеләр татар теленең эчкен сөйләшендә сөйләшә. Биредә татарның “ң” авазын әйтә белмиләр, ул аваз кулланышта бөтенләй юк, аның урынына “н” авазын кулланалар.

Кызылбай заманында шактый мәгърифәтле авыл була бит, шушы авыл мулласы Әмир Морат күренекле тюрколог И.И. Гигановка рус-татар сүзлеген төзүдә булыша, ул 1804 елда Санкт-Петербургда басылып чыга. 1966 елда бу авылда археографик экспедиция белән язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев була, ул үзенең студентлары белән бик күп борынгы җырлар, тарихи бәетләр язып алып китә.

Авыл янында газопровод уза. Газ станциясендә эшләүчеләр күп. Газчылар авылда бассейн төзеделәр.

2005 елда Кызылбайда мәчет ачылган

Кызылбай мәктәбенә урта мәктәп статусы 2003 елда бирелде. 2011/12 уку елында Кызылбай мәктәбендә 132 бала укыды. Татар теле укытыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү