Кулланучы бәхәсе:Рашат Якупов/Архив (Гыйнвар 2011)
Википедиягә 10 ел!
үзгәртү10 ел | |
Барлык татар википедиячеләре исеменнән Википедия проектына 10 ел тулу уңаеннан иң эшчән һәм иң актив булган кулланучыга. -- Marat Vildanov 12 гый 2011, 19:25 (UTC) |
- Миңа да "эләкте"ме?) Рәхмәт =)--Рашат Якуп 12 гый 2011, 19:28 (UTC)
Ашыгыч!
үзгәртүРашат әфәнде, сезне "Хади Атласи" бәйгесендә искә алдыру өчен зинһар, риза бирегез. Сез анда минем беренче ярдәмче, викида өйрәтүче кебек күрсәтечәксез. Зинһар, хәзер үк җавап бирегез! --Mansur321 14 гый 2011, 17:17 (UTC)
Кысылуым өчен гафу үтенәм. Мансур әфәнде, нинди бәйге ул?--Шәйхи 14 гый 2011, 17:36 (UTC)
Бу - фәнни һәм гуманитар бәйге, анда үз эшләрен һәм тикшеренүләрен күрсәтергә ярый. Мин анда Татар Википедиясен куйдым. Бу гамәл ярамый икәндер? --Mansur321 14 гый 2011, 17:44 (UTC)
Аның берәр контактлары, мәглуматлары юкмы? Хәбәр итә алмыйсызмы? Кызыксынып киттем әле)))--Шәйхи 14 гый 2011, 17:54 (UTC)
- Конкурс дүшәмбе көнендә булачак. Ә контактлары, мәглуматлары турында мин белмим, миңа укытучы хәбәр итте. Интернетта эзләп карагыз. --Mansur321 14 гый 2011, 17:58 (UTC)
- Мин тапкан идем инде монда - Хади Атласи ис. конференция...2 турдан - 1се - 2 турга кадәр 15 көн элек бетә- 2 тур -15.02.11дә...--Шәйхи 14 гый 2011, 18:13 (UTC)
- Булды-булды, аңлашылды... Әле катнашырга уйлаган идем дә - туры килгән эшем бар иде дә - тик җитешмим инде барыбер..(( Рәхмәт, Мансур әфәнде! Рашат әфәнде ачуланмаса ярый инде))
- Мин тапкан идем инде монда - Хади Атласи ис. конференция...2 турдан - 1се - 2 турга кадәр 15 көн элек бетә- 2 тур -15.02.11дә...--Шәйхи 14 гый 2011, 18:13 (UTC)
Соң күргәнемә гафу итегез, ризалыгымны бирәм, әлбәттә. Гамәл ярый, борчылмагыз. Әз генә Татар Википедисенә "пиар" ясасагыз да, комачауламас =)--Рашат Якуп 14 гый 2011, 18:45 (UTC)
P.S. Айдар әфәнде, кызыксынуыгыз киресенчә мактауга лаек :)--Рашат Якуп 14 гый 2011, 18:57 (UTC)
- Зур рәхмәт сезгә, Рашат әфәнде, результатны сезгә тапшырам. --Mansur321 15 гый 2011, 09:27 (UTC)
- Иртәгә конференция була. Так сказать: "Пожелайте удачи"! --Mansur321 11 фев 2011, 10:06 (UTC)
- Так сказать: Уңышлар! =) --Рашат Якуп 11 фев 2011, 14:59 (UTC)
- Иртәгә конференция була. Так сказать: "Пожелайте удачи"! --Mansur321 11 фев 2011, 10:06 (UTC)
Идел Болгары
үзгәртүРашат әфәнде, Татарстан тарихы дигән үрнәк кирәк иде - теге, Борынгы Рим үрнәге кебегрәк. РуВикида һәр илнең тарихы буенча бар ул))--Шәйхи 17 гый 2011, 18:13 (UTC)
- Эшләнде. Рәхим итегез =) --Рашат Якуп 17 гый 2011, 19:28 (UTC)
- РӘХМӘТ!!!)))))--Шәйхи 18 гый 2011, 10:18 (UTC)
Компромисс
үзгәртүБез администраторлар буларак Eric256 эшчәнлеге тирәсендә туган мәсьәләне чишәргә тиешбез. Карап утыра алмыйбыз. Тавыш бирүме, кемнедер тыюмы, нәрсә булсын, ләкин компромисс табарга тиешбез. Болай дәвам итә алмый. -- Marat Vildanov 18 гый 2011, 20:00 (UTC)
- Әлбәттә, бәхәс нәтиҗәсен администраторлар чыгара, тик мин әлегә кайсы тараф хаклы икәнлеген күрмим. Бер яктан, Zahidulla хаклы, икенче яктан исә, Eric 256 кертемен дә бетерергә ярамый, ул күп эш башкарган. Һәрхәлдә, нәтиҗә ясауга әле 10 көнләп бар.--Рашат Якуп 19 гый 2011, 05:34 (UTC)
Афәрин, Рашат!
үзгәртүБүген иртән телевизордан “Хәерле иртә” тапшыруында сезнең белән әңгәмәне карадым. Мактаудан башка сезгә әйтер сүзем юк. Шундый матур, аңлаешлы сөйлисез. Афәрин, Рашат әфәнде!
P.S. Хәтта, карагыз әле, минем турында сөйли бит бу, диясем килде.
P.P.S. Кызганыч, студиягә шылтыратып, Eric 256 мәкаләләрен бетерү мәсьәләсе турында сорау биреп булмады - эшкә ашыга идем --Илназ 21 гый 2011, 10:09 (UTC)
- Җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт! . Татар Википедиясен мөмкин булган юллар белән танытырга тырышам =) Eric 256 мәкаләләрен бетерү мәсьәләсе турында исә — соравыгыз нинди? Мөнәсәбәтемне мин бәхәстә белдерергә тырыштым.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 12:08 (UTC)
- Язма интернетта юкмы? --Marat Vildanov 21 гый 2011, 13:27 (UTC)
- Ял көннәрендә интернетка чыгарырга мөмкиннәр) --Рашат Якуп 21 гый 2011, 13:33 (UTC)
- Менә бу сылтама буенча күчеп, карый аласыз.--Рашат Якуп 22 гый 2011, 11:28 (UTC)
- Язма интернетта юкмы? --Marat Vildanov 21 гый 2011, 13:27 (UTC)
Соравым юк, юри генә әйттем. Бөтен дөньяга спутник аша Эрик проблемасын танытмыйм инде :) --Илназ 21 гый 2011, 15:08 (UTC)
Югары Арбитраж Шурасы
үзгәртүРашат әфәнде!
Eric256 ның мәкаләләре буенча килеп чыккан проблема мине Арбитраҗ Шурасы турында уйланырга мәҗбүр итте. Шура нәк шундый конфликтларны чишәргә тиеш иде бит! Ә болай без, Википедиячеләр, җыелабыз да бер биткә, бөтен эшебезне онытып, талашабыз-чәйнәшәбез((( Бу Википедиянең эшенә зыян китерә. Әнә, бәхәсне куптарган Илназ әфәнде үзе дә бу мәсьәлә буенча борчыла иде)) Әгәр дә хәзерге проблеманы тыныч юл белән чишеп чыга алсак, Югары Арбитраҗ Шурасын чакырырга кирәк булыр. Безнең ресурслар җитәрлек - Илназ әфәнде, Илнар әфәнде, Булат Минемуллин, ахыр чиктә, мин дә бар)) Беренче чакырылыш оештырылса, Авторлык хокукларын бозу буенча мәсьәләне дә хәл итерләр иде)))--Шәйхи 21 гый 2011, 13:23 (UTC)
- Миңа әле дә бу шураның уңай яклары ачык түгел. Мин википедиядә чикләнмәгән хакимиятле кешеләрнең булуын теләмим. -- Marat Vildanov 21 гый 2011, 13:36 (UTC)
- Югары Арбитраж Шурасын хакимият дип атап булмый. Ул фәкать кагыйдәләр буенча эшләргә тиеш. Һәм, әлбәттә, катлаулы очракларда гына.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 13:40 (UTC)
Мин үзем Югары Арбитраж Шурасы кагыйдәләре кабул ителгәч, шунда ук беренче чакырылышны эшләтергә теләгән идем, тик миңа әле иртә дип әйттеләр. Башка википедиячеләр (аеруча идарәчеләр) каршы булмаса, әйдәгез, беренче чакырылыш Югары Арбитраж Шурасы составын билгелик.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 13:37 (UTC)М
- Мин, әлбәттә, риза һәм уйлавымча, башка Википедиячеләр дә каршы килмәстер))--Шәйхи 21 гый 2011, 14:39 (UTC)
- Әгәр Шура җыелса, беренче чакырылышта мондый проблемаларны хәл итәргә тәкъдим итәм:
- Татар теле алфавитларга аеруча бай булу сәбәпле, татар википедиясендә кириллицадан тыш тагын нинди латин алфавитында язырга ярый? (Бөтенләй латин алфавитын тыюны хәтта мин дә дөрес түгел дип саныйм).
- Әлеге дә баягы айда бетмәс аю "мәсьәләсе". --Илназ 21 гый 2011, 15:08 (UTC)
- Бик якшы! Мин риза! Нәрсә сез әйтәсез, Рашат әфәнде? --Mansur321 21 гый 2011, 17:02 (UTC)
Иртәгә имтиханым. Аннан соң, иртәгә үк рәсми белдерү эләрмен.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 18:59 (UTC)
- Минемчә, андый сораулар буенча бәхәс итү мөмкинчелеге барлык кулланучыда булырга тиеш. Сәясәттән үрнәк алсак, хәзер бездә туры демократия, ә ЮАШ :) белән сайлаулы демократия булачак. Әлбәттә, ЮАШның эффективлыгы зуррак, әмма башка кулланучыларның фикерләре ЮАШка тәэсир итмәскә мөмкин. Бәхәсләр исә вики өчең уңай күренеш. Бәхәстә хакыйкать туа, диләр. --Timming 22 гый 2011, 07:23 (UTC)
Шулай итеп, безнең латин әлифбасы, автор хокуклары һәм Себер диалекты мәсьәләләренә тагын ЮАШ кирәклеге өстәлде :) ЮАШ алдында бары тик конфликтларны чишү максаты тора. Бәхәсләр, тавыш бирүләр һ. б. дәвам итәчәк.--Рашат Якуп 22 гый 2011, 11:31 (UTC)
Төрҗемә итәргә ярыймы?
үзгәртүАвторлык хокукларын бозу буенча мәсьәлә туа башлагач, мин моның белән моны тәрҗемә итеп мондыйрак татар телендә Үрнәк:Ирексез файл ясарга җыенам. Әлбәттә "Гөмбә" белән "Берлин"ны тәмамлагач. Миңа аларны эшләргә ярыймы, әллә ул идарәчеләр хокукымы? --Илназ 21 гый 2011, 15:08 (UTC)
- Әйе, әлбәттә моны һәркем эшләргә хокуклы. Әлеге өлгене ясасагыз, Сезгә чиксез рәхмәтле булырбыз =)--Рашат Якуп 21 гый 2011, 15:19 (UTC)
Ask for help with translation
үзгәртүHello, I would like to ask you for personal help. I have a page about a village and I would like to have the page translated into Tatar. If you can help me, contact me via this form. Thank you. 147.32.160.138 22 гый 2011, 11:06 (UTC)
Матбугатта катнашкан өчен!
үзгәртүМатбугатта катнашкан өчен | ||
Татар Википедиясен матбугатта таныткан өчен, бөтен Википедиячеләр һәм шәхсән үземнең исемнән - --Шәйхи 22 гый 2011, 16:20 (UTC) |
- Чын күңелдән рәхмәт =) --Рашат Якуп 22 гый 2011, 17:03 (UTC)
Википедия:Википедия катнашучыларына бүләкләр
үзгәртүРашат әфәнде!
бу битне тәрҗемә иткән идем. Күз салыгызчы, зинһар.
- Бик шәп чыкты. Рәхмәт!--Рашат Якуп 22 гый 2011, 17:03 (UTC)
Ничек язарга?
үзгәртүEric256 үрнәгеннән һәм аның сүзләреннән күренгәнчә, бу википедиядә татар әдәби теленең язылыш кагыйдәләре бөтенләй бернинди көчкә ия түгел. Ягъни берәребез үз диалектында бернинди кагыйдәләр белмичә үзе уйлаганча орфография белән хаталы рәвештә яза икән, ул аның татарча яза белмәве турында әйтми, ә үзенең диалектын куллану хокукын чынлыкка ашыра димәк. Ник соң без Jalanajak'ка язарга рөхсәт бирмәдек, Hodzha'ны кысрыкладык хаталы язганнары өчен, ә Eric256ның бары тик күп хаталы кертеме һәм күпсанлы мәкаләләре сәбәпле аның эшчәнлеген хуплыйбыз? -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 15:48 (UTC)
- Сүзегездә хаклык бар. Ләкин бөтен проблемаларны берәм-берәм хәл итәргә кирәк. Хәзер янә бәхәс куптару урынсыз. Тавыш бирү битендә барысын хәл итик.--Рашат Якуп 26 гый 2011, 19:17 (UTC)
- Hodzha гомумән татар телен белмәгән иде, аның тәрҗемәсе я «Дивар», я башка программа ярдәмендә башкарылган. Jalanajak'ка килгәндә исә, безнең тагын проблемалар бутала. Мин аңлаганча, Jalanajak һәм Eric256 язылыш проблемалары орфография кагыйдәләрен белмәүдә түгел, ә үзенчәлекле латин әлифбасы төрен куллануда. Мин Латин әлифбасын куллануда бердәм кагыйдәне чыгарырга тәкъдим иткән идем, википедиячеләр моңа әзер булмаган.--Рашат Якуп 26 гый 2011, 19:26 (UTC)
- Jalanajak кириллда бер хатасыз яза иде. Eric256 исә кириллда да, үз әлифбасында да дөрес итеп яза белми. Бер үк сүзләрнең илле төрле варианты бар. Моны үзегез аңлыйсыз. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 21:39 (UTC)
- Хәзерге вакыттан башлап шушы проблемнарга күбрәк игътибар итәрбез. Eric256 мәсьәләсен исә тавыш бирү хәл итәр.--Рашат Якуп 27 гый 2011, 08:30 (UTC)
- Jalanajak кириллда бер хатасыз яза иде. Eric256 исә кириллда да, үз әлифбасында да дөрес итеп яза белми. Бер үк сүзләрнең илле төрле варианты бар. Моны үзегез аңлыйсыз. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 21:39 (UTC)
Тагын бүләк))
үзгәртүТагын рәхмәт =) --Рашат Якуп 30 гый 2011, 18:25 (UTC)