Википедия:Тавыш бирү:Etimologic Latin мәкаләләре

Тавыш бирү

1. Мәкаләләрне бетерү

  Риза --Zahidulla 26 гый 2011, 15:09 (UTC)[җавап бирергә]
  Риза. Шигем калмады. Бу бардакны бетерергә кирәк. Мәкаләләрне бетерергә һәм яңалиф белән кириллны калдырырга. Иналифны куллану википедиядә берничек акланмый. Чөнки аны уйлап табу интернетта кодировка белән килеп чыгучы проблемалар белән бәйле, википедиядә исә алар юк. Икенчедән, 500 мәкаләнең югалуы куркыныч түгел, робот ярдәмендә кирилл әлифбасында елларны күпләп ясатып кайтарып булачак. Ул мәкаләләрне исә бэкап ясатып калдырырга кирәк, Eric256ның эше югалмасын дип, кая булса да кулланса. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 19:02 (UTC)[җавап бирергә]

2. Мәкаләләрне төзәтү

  Каршы, аларны барыбер бетерергә туры киләчәк, чөнки күпчелек мәкаләләрнең исемендә үк хата. --Zahidulla 26 гый 2011, 15:09 (UTC) 1нче пункт өчен тавыш бирдегез ич инде, калганнарына "каршы" тамгасын куюның кирәге юк. --Timming 26 гый 2011, 18:10 (UTC)[җавап бирергә]
  Риза Шәхсән мин Eric'ның эшенә ихтирам белән карыйм, аның мәкаләләре викибезгә зур кертем булып торалар. Бу тавыш бирү нәтиҗәсендә ул арабыздан китсә, вики иң актив кулланучыларның берсен югалтыр. Әлифбага килгәндә, әйе, стандартлашырга вакыт. Әлифбаны бары тик бер кеше кулланса, ул кеше нинди генә актив булмасын, бу бары тик аның өчен генә кулланышлы әлифба. Шәхсән мин, берүзем булсам да, барлык мәкаләләрне күчерергә әзер. Ярдәм итүчеләр табылса, шәп булыр. --Timming 26 гый 2011, 19:36 (UTC)[җавап бирергә]
  Риза. Гадәттә, начар сыйфатлы мәкаләләр булса, беренче чиратта, аларны төзәтергә тырышам. 500дән артык мәкаләне бетерү Википедиябезне артка чигендерүгә тиң. Әйе, иң мөһиме, мәкаләләр сыйфатлы буларга тиеш. Шушы мәкаләләрне төзәтеп, әкренләп моңа ирешәчәкбез, Аллаһ боерса. Мәкаләләрне төзәтү эшендә катнашырга әзермен, гәрчә Википедиядә башка нәрсәләр белән шөгыльләнә алсам да ;)--Рашат Якуп 27 гый 2011, 08:37 (UTC)[җавап бирергә]
  Риза. Бу мәкаләләрне латинга күчереп файдасы булмас инде аның. Мәкаләләре, минемчә, энциклопедик мәгълүматны йөретмәсә дә,бизәү ягыннан бик уңышлы ясалган.Әгәрдә бу төзәтү эшенә Eric 256 әфәнде дә керсә бик әйбәт булыр иде.--Ильнар Шайдуллов 9 фев 2011, 14:22 (UTC)[җавап бирергә]

3. Мәкаләләрне хәзерге хәлдә калдыру

  Риза--Бетерергә ярамый, 500 мәкаләләрен югалту яхшы түгел. Төзәтү дә ярамый, мәкаләрне шундый (хәлдә) калдырырга кирәк. Кайчаннан бирле сез аларга күз салмадыгыз да алар бик яхшы итеп тордылар.Mansur321 26 гый 2011, 13:50 (UTC)[җавап бирергә]
  Риза--Chenki Kiril yaki Yanalif-2 belan kulana almaym. Eric 256 26 гый 2011, 15:16 (UTC)[җавап бирергә]
Катгый рәвештә   Каршы, мәкаләләрнең калдырырлыгы юк. --Zahidulla 26 гый 2011, 15:09 (UTC)[җавап бирергә]

Комментарийләр

Минем фикерем берсенә дә туры килми. Мин иналифта язылган мәкаләләргә каршы түгел, алар дөрес кенә булсын, һәм бу әлифба бары тик проект булу сәбәпле, моны кисәтүче өлгеләр эленеп торсын һәрбер мәкаләдә. Әгәр билгеле вакыт эчендә мәкаләләр тиешле рәвешкә китерелми икән, аларны бетерү кирәк. Һәм мондый иҗатның дәвам итүен катгый рәвештә тыярга. Гомумән, бәлки ву википедияне ябып, әдәби татар телендә кирилл әлифбасы белән язылырга тиешле яңа википедия ачыргадыр (бу википедиядә исә кеше теләсә рун яки уйгур әлифбасы белән язсын), яки википедиядә ике әлифба калдырырга: кирилл һәм яңалиф. Сүзем тәмам. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 15:56 (UTC)[җавап бирергә]

Бу тавыш бирү гомумән вакытсыз. Баштан нинди алфавит куярга яраганлык турында тавыш бирергә иде. Әйдәгез бу хатаны төзәтик. Мин Википедиядә кирилл һәм яңалиф-2 алфавитларында гына язырга ярау турында тавыш бирергә, яисә Шура җыярга тәкъдим итәм. Нишләп әле без бу Википедияне ташлап китәргә тиеш. Тукай әйтмешли "Если лучше вам, Туда сами пажалти, господа!" Яза белмәүчеләр үзләре китсеннәр. -Zahidulla 26 гый 2011, 16:08 (UTC) Башка Википедияләрдә аларны инде күптән пышкыртып куып чыгарган булалар инде, ә бездә алар үзләре безне куа :( --Zahidulla 26 гый 2011, 16:19 (UTC)[җавап бирергә]
Җәмәгать! Мин бу талаш-бәхәсләрдән туеп беттем! Инде, ниһаять, тавыш бирү башланды дигәч... ЮАШка каршы катнашучылар: халык демократиясенең, дөресрәге, анархиясенең, җимешләрен татыгыз!

Хуш, үземнең тавышны алам, вә тавыш бирүгә үземнең шәхси бойкотымны белдерәм. Әлкыйсса. --Шәйхи 26 гый 2011, 16:50 (UTC)[җавап бирергә]

Янә тынычланырга чакырам. Фикер белдерү өчен күп мөмкинчелек бирелде, тавыш бирүгә каршы чыгу мөмкин иде. Тавыш бирү бара инде, шуңа күрә монда кирәкмәгән низагларны тудырмыйк.--Рашат Якуп 26 гый 2011, 19:21 (UTC)[җавап бирергә]

Gafu itegez, constructiv compromis idealarny tabalmadym bu tavysh biru commentarilarynda (masalan alifbany to'zatu, anglatu yardam bitlar yasau h.b.). Yaki totoshlay beteru yaki kirilka kucheru idealar gyna. Sez bit belasez min kiril belan wikipediany tutyra almaym. Eshsez kalam. Eitkaneim elegrag bu 15 janvar da Zahidulla bashlagan kampanianyng tu'p maksaty ungaysyz kulanuchylarga wikipediaga katnashu mumkinlek birmaska, o'ze eitkancha "пышкыртып куып" chygaryrga. Chynnap ta arydym bu bahas dan, narsa tlyasez shuny eshlagez. Eric 256 27 гый 2011, 10:53 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә ясау вакыты килде, ә тавышлар тигез. Нишлибез? -- Marat Vildanov 9 фев 2011, 09:01 (UTC)[җавап бирергә]


  1. Мәкаләләрне бетерү. 2: кулланучы + идарәче
  2. Мәкаләләрне төзәтү. 2: идарәче + идарәче
  3. Мәкаләләрне хәзерге хәлдә калдыру. 2: кулланучы + кулланучы

Шулай итеп, минемчә, икенче вариант җиңде. --Zahidulla 9 фев 2011, 13:30 (UTC)[җавап бирергә]

Идарәчеләрнең тавышы зуррак көчкә ия дигән әйбер юк бит. -- Marat Vildanov 9 фев 2011, 13:42 (UTC)[җавап бирергә]