Википедия:Бетерүгә/Eric 256 мәкаләләре

Мәкаләләр үзгәртү

Мәкаләләр татар телендә язылмаганнар, өстәвенә википедияләштерелмәгәннәр, эчтәлексезләр, аңлаешсызлар. Википедия - ул энциклопедия, ә досье түгел.--Zahidulla 15 гый 2011, 15:24 (UTC)[җавап бирергә]

Abdelhat Abbasov Abdulhak Umerkin Abdulla Gizatullin Abdulla Valeev Akhmadulla Ishmukhametov Akhmetrashit Ashirbekov Akram Valiev Akren Hairutdinov Aleksandr Vasilevsky Ali Abdrezakov Alimkay Abdershin Andrey Yeryomenko Anvar Abdullin Anvar Fatkullin Anvar Kaliev Asaf Abdrakhmanov Azis Akjigitov Baian Davletov Baki Rahimov Bakir Davletov Bari Gabdrakhmanov Boris Enaliev Dailagay Nagumanov Eugeni Bikbov Faizulla Gabdrashitov Fakhrutdin Ablyazov Fakhrutdin Zagidullin Farakh Kamaldinov Farit Fatkullin Farit Shagaleev Fayzulla Agletdinov Fazulian Akhmaletdinov Fyodor Tolbukhin Gabbas Giniatullin Gabdrakhman Latypov Gafiat Nigmatullin Gaifutdin Gilmutdinov Gainansha Haidarshin Gali Mazitov Galimzian Shagvaleev Gani Safiullin Gataulla Salihov Gazinur Gafiatullin Gennadi Gabaydulin Georgy Zhukov Gilemkhan Idrisiov Gilfan Batarshin Gimazetdin Vazetdinov Grigory Kulik Habibulla Ibragimov Halil Hairullin Hamazan Gizatullin Hamit Agliullin Hamit Gadelshin Hamit Neatbakov Hamza Bogdanov Hamza Mukhamadiev Hasan Akhtyamov Ibragim Dubin Idris Kudashev Ildar Mananov Iskander Dautov Ismail Yusupov Ivan Konev Kasim Akhmirov Kerim Yagudin Konstantin Rokossovskiy Leonid Govorov Leonid Kadyrgaliev Magsum Imamutdinov Maguba Syrtlanova Makhmetin Gainutdinov Makhmut Aktuganov Mansur Abdullin Mansur Hasanshin Midhat Salihov Mikhail Hakimov Mikhail Mustafin Mikhail Petrov Minulla Badrutdinov Misbah Haliullin Nabiulla Zinnurov Nakip Safin Nazhib Nugaev Nazip Hazipov Nazym Yakupov Nikolay Yakupov Nurgali Galiev Nurly Miniakhmetov Nurulla Safin Olga Sanfirova Ovanes Bagramyan Pyotr Gavrilov Ramil Abdershin Rauf Kutuev Rem Abzalov Rodion Malinovsky Sabir Akhtyamov Sadyk Abelkhanov Sadyk Sayranov Sahip Mayski Salavat Karymov Salih Valeev Salim Aitkulov Salimzyan Galimzyanov Samat Sadriev Semyon Timoshenko Shamil Abdrashitov Shamil Rahmatullin Sharifzyan Kazanbaev Tagir Kerzhnev Talip Nurkaev Tamerlan Ishmukhamedov Tazetdin Gilazetdinov Vali Haziev Veniamin Albetkov Vyacheslav Gainutdinov Zainetdin Akhmetzyanov Zainulla Mustakimov Zakir Asfandiarov Zakir Sultanov Zinatulla Iskhakov Zingansha Fayzullin

Әлеге мәкаләләр өстендә озак вакыт дәвамында Eric 256 эшләде. Аның фикерен көтик.--Рашат Якуп 15 гый 2011, 17:36 (UTC)[җавап бирергә]

Bu chista ko'nchegysh tatar tele (seber-uralic). Makalalar neng kubese tatar heroylar turynda. 9 may ga (60 yellygyna) alarnyng barysyn turynda yazgaly tyryshkan idem. Shunga kurya kyska sykkan barysy. Niga makalalarne betererga kirek, allarny tulyrag eshlab bula bit. Eric 256 16 гый 2011, 10:24 (UTC)[җавап бирергә]
Татар сүзләренең шундый сәер укып булмаслык язылышын кем уйлап чыгарды дип сорамакчы була сездән җәмәгатьчелек, Eric 256 әфәнде. Кайдан килеп чыкты, башкача әйткәндә? Аннары, себер татар теле шулай нык аерыла икән, хәтта үз язылышы бар икән (мин исә аларның безнең кириллицага кайбер хәрефләр кушып язганнарын беләм), бәлки аларга үз википедияләрен ачып бу мәкаләләрне шунда күчерергәдер? Андый википедияләр күп бит ул. Немец теленең генә дә күпме диалекталь википедияләре бар. --Marat Vildanov 16 гый 2011, 10:33 (UTC)[җавап бирергә]
Marat efende. Ko'nchegysh dialect nyng adabi tele yuk. Alege gena internetta yazu bashlandy. Kayda yazylgan ul tatar wikipedia da central dialect belan gena yazyp bula? Tatar kulanuche tugan dialecta yazyp torsa any wikipedia dan kuup sygaryrga kirek me? Eric 256 16 гый 2011, 11:02 (UTC)[җавап бирергә]
Мин сүз куертуны яратып бетермим, дөресен генә әйткәндә. Башта, зинһар, минем беренче соравыма башта җавап бирегез. Inalif дип аталган графика шул сез кулланган әйберме инде ул? --Marat Vildanov 16 гый 2011, 11:24 (UTC)[җавап бирергә]
Соравымны башкачарак бирәм: сезнең көнчыгыш (себер-урал) татар теле дип атаган телнең биредә тапшырылган язылышын һәм фонетикасын сездән башка берәр кеше аңлап язамы һәм куллана аламы? Чөнки сез иҗат иткән мәкаләләр, гафу итегез, хәзер тарихка гына кереп калган Jalanajak кулланучысының иҗатына охшап тора. Әлбәттә, мин диалекталь элементларга каршы була алмыйм, алар нигезендә тел үсә һәм байый, сезнең мәкаләләргә дә бик каршы булмас идем, чөнки алар Latin Tatar башлыгы астында язылалар. Аларның гамәли мәгънәсе генә шик астына куела әлегә. --Marat Vildanov 16 гый 2011, 11:33 (UTC)[җавап бирергә]
Marat efende. Berenche sorau turynda: Alifba Безнең гәҗит hem Ирек мәйданы Inalif ta nigezlengan variantlaryna yakyn. Ikenche sorau turynda: yazgan makalaralneng tarikhka kaluu gyna turynda kurykmagyz. Min kulangan phonetikaga Seberlar dan tysh Agidel hem Perm tatarlar nyng phonetikasy big yakyn. Seber Tatar nyng figel neng alege zamannyng 3-enche formasyn (glagol 3-go litsa nastoyatchego vremeni) kulanmasam, tatarlar nyng barasy anlarga tiesh. Makalarlarne tulyrag yazsam hem yardam bitlar eshlesam kuberek keshe anlay hem to'zeta bashlaylar minemcha. Eric 256 16 гый 2011, 12:24 (UTC)[җавап бирергә]
Бик уңышсыз әлифба, минемчә. Ник аны кулланырга карар кылдыгыз? --Marat Vildanov 16 гый 2011, 12:31 (UTC)[җавап бирергә]
Ul minem idea tugel. Ul Tatarstan Respublicasy nyng official server dagy document. Document astyn da Tatarstan galimnar nyng imzalare tora. Алфавит татарского языка для использования в сети Интернет. Eric 256 16 гый 2011, 12:48 (UTC)[җавап бирергә]
Ярый, бик яхшы. Алайса сез бик күп хаталар эшлисез, димәк. Ul minem idea tugel. Ul Tatarstan Respublicasy nyng official server dagy document. Document astyn da Tatarstan galimnar nyng imzalare tora. җөмләсендә генә дә әллә ничә хата. Дөресе болай булырга тиеш, күрәсең: Ul minem ideya tu'gel. Ul Tatarstan Respublikasynyng official serveryndaghy document. Document astynda Tatarstan ghalimna'reneng imzalary tora. Гомумән, мин сезнең кәефегезне кырырга һәм сездә эшчәнлек теләген бетерергә теләмим, уңышлар сезгә. Үзем өчен кайбер нәрсәләрне генә ачыклыйсым килгән иде. Хәерле сәгатьтә! --Marat Vildanov 16 гый 2011, 13:05 (UTC)[җавап бирергә]
Тагын бер тәкъдимем бар. Бу әлифба белән язылган һәрбер биткә шушы мәкаләләрне ничек укырга икәнен аңлатучы википедия эчендәге биткә сылтама куярга кирәк. Мәсәлән, шундыйрак язу булырга мөмкин: Игътибарлы булыгыз! Бу бит иналиф белән язылган. Иналиф кагыйдәләрен карар өчен монда басыгыз. Кешеләр аптырамасын өчен. --Marat Vildanov 16 гый 2011, 13:14 (UTC)[җавап бирергә]
Yara, yakshi. Anlatu biten hem syltamany eshlermen. Rakhmat. Eric 256 16 гый 2011, 18:48 (UTC)[җавап бирергә]

Мәсьәлә бик катлаулы. Өстәвенә, латин әлифбасыннан тыш әдәби телне куллану проблемасы күтәрелә. Бер яктан, гадәттә Википедияләрдә нәкъ менә әдәби телне куллану сорала, икенче яктан, диалектлар өчен дә урын булырга тиеш.--Рашат Якуп 16 гый 2011, 19:26 (UTC)[җавап бирергә]


Мин бу мәкаләләрне бетерергә тәкъдим иткәндә латин алфавиты турында язмаган идем, ләкин ул тема күтәрелгән икән язырга булдым. Әйе, мин татар латин алфавитларына катгый рәвештә каршы. Сәбәбе: ул рәсми рәвештә халык белән кабул ителмәгән. Ә сезнең сылтамагызда 2003 елгы проект кына урнаштырылган (предлагается для обсуждения вариант алфавита «Inalif»). Официаль серверларда кабул итмәгән документлар да булырга мөмкин.
 
Бу текст та татар телендә язылган. Аңлыйсызмы?

Бу минем өчен бик мөһим, сүз куертуны мин дә яратмыйм. Әйдәгез тагын татар телен көнчыгыш, көнбатыш, көньяк, төньяк, чиста, пычрак татар телләренә бүлик. Шул гына җитми иде.

Сезгә түбәндәге текст белән танышырга киңәш итәм:

...Латин графикасында инде китаплар басыла, берничә электрон гәзитнең, кайбер башка сайтларның латиница битләре бар... Әгәр шуларга карап, соңгы ун ел эчендә латин графикасы шактый зур адым ясады дип уйласагыз, нык ялгышасыз, милләттәшләр. Бу эшнең чын механизмын аңламыйсыз.

Чынлыкта исә латин графикасын (башына тай типкән берәүдән башка) бер генә татарның да грамоталы дәрәҗәдә үзләштергәне юк әле.. Уен эш түгел бит: мәктәптә унбер ел укып та бөтен кеше грамматиканы яхшы белеп чыкмый. Шуңа күрә, татар телендәге барлык кулъязмалар кириллицада языла, барлык редакцияләрдә аларны операторлар шулай ук кириллица белән җыялар. Шуннан соң гына «конвертор» дип аталган бер программа ул текстны латиницага әвереп бирә. Ахырда дөньяга чыгып, беркатлы «патриот» татарны сокландырганчы, латиницага адәм рухы кагылмый, шулай итеп. Резин йөрәкле кеше кебек тере мәет ул бүгенге көндә.

Латин графикасы дип өзми-куймый сөйләнүче Вәлиевлар, Таһировлар, Сафиуллиннар, Миңнуллиннар һ.б.лар үзләре дә кириллицада язалар, һәм шуның белән психология фәне алдына чишеп булмаслык табышмак китереп куялар...

Ул гына да түгел әле: милли тематикага язучы авторларның абсолют күпчелеге урыс телле, шуларны икеләтә тәрҗемә итеп, операторлар һәм техник редакторлар, татар халкының үз телен камил белүче иң тугры уллары-кызлары, асылда шуларга хезмәтчелектә утыралар. Латиница өчен, белмим, аларга өстәмә түлиләр микән? Түләсәләр, ул кем акчасы икән?

Татар теле күз алдында зәңгәр төтен белән яна... Шул ук вакытта, бу турыда сүз әйтергә дә мөмкин түгел. Минем графика турындагы язмаларым беркайда басылмый, кая юлласам да, алар әйтерсең кара упкынга убылалар. Tatarca-text.narod.ru сайтын «милли» каталогларга кертмичә дә «геройларча каршылык күрсәтәләр». Менә монда гына әле язарга ярый, рәхмәт инде, ләкин белмим, күпмегә чыдарлар. Анысын да, хәер, ике шизик та өч хулиган малай укый бугай.

Бу язмага, чыннан да, Nail Garif һәм Rafis кушаматлы (форумда исемнәр кушамат, nick дип атала) ике «хулиган» килде-китте җавап кайтарды. Rafis дигәне «яхшы гына» бер серне ачып салган: латиница белән эш итеп ул утыра икән, һәм аңа акчаны Төркиядән түлиләр икән...

Ә мин әле һаман бөтен татар матбугатында тоташ дуңгызлар дип ышанып бетмим, ният изгелектә. Интертатның латин битләрен тагын бер карап, хәрефне хәрефкә генә алыштырган шыр надан, җитмәсә, татар латины урынына төрек хәрефләре белән язылган язмалардан бер кыска гына өзекне дөресләп күрсәтергә булдым. «Интертат»ка – ликбез дәресе» дип шуны форумга язып, ахырда бер хата да калдырмый торган конвертор тәкъдим иттем. Латинга каршы булсам да, татарның мондый хурлыгына битараф карый алмыйм бит инде...

...Шуңа каршы да теге ике бәндә нәрсәдер тиргәнеп җавап язгач инде, өмет өзелде. Мин ул чучкалар алдына энҗе сибеп, хәтта рәхмәтләр әйтә язып күпме түбәнсендем, җаныма күпме пычрак йоктырдым. Ә аларга нәрсә – кылган кылыклары өчен акчасы алдан түләп куелган ич... Шуның өчен җылы урын бирелгән... Тәртип бозган баланың ата-анасын мәктәпкә чакырткан кебек, биредә дә аларның үзләре белән түгел, «өстән кушучы»лар белән эш итәргә кирәктер. Ә кем белән? Рәсми булмаган, минус беренче каттагы Төркия беләнме?..

Искә төшерсәк, латин графикасы дигән сүзләр әле кузгалып кына килгәндә үк төрекләр бик кыстап үз хәрефләрен үзгәрешсез килеш татар теленә кертергә үгетлиләр иде бит. Минем фаразымча, Яңалифкә охшаш латиница кабул ителгәч тә, алар һаман үз хәрефләрен көчләп тыгудан баш тартмаган (төп максатлары фәкать төрекләштерү!), акчаны төрек латины өчен генә түлиләр, ә төрек латинына без ясаган конверторлар яраксыз. Шуның аркасында, татарча Интернетта хәрефне хәрефкә алыштырып «латин» ясап халыкны алдаудан башка юлга бара алмыйлар.

Мондый шыр надан «латин»ның татар халкына каршы чын җинаять икәнен тагы да аңлатып торырга кирәкмидер дип уйлыйм... Чак кына беркатлырак булсам, бу эшләр татар телен бөтенләй бетерү өчен максатчан эшләнә дип тә өстәр идем, әмма ләкин, андый максатлар күтәреп, ниндидер хезмәтләр түгеп эш итә торган кешеләрмени соң алар. Татар теле даирәләрендә юнәлешсез-нисез череп таркалу процесслары бара, шул гына...

Теләктәшләргә бер үтенеч: битараф булмагыз, гамәл кылыгыз. Һәм, ялган патриотизмга бирелеп, Россия Думасына тискәре эшлибез дип, латин графикасы дигән бу афәткә каршы көрәштән баш тартмагыз. Латин законда калса, безнең туган телебез, теләсә нинди башка яклап тулы ирек булса да, барыбер харап булачак... 6.12.2002. Зөбәер МИФТАХОВ. (тулы текст)


Шуңа күрә, минем уйлавымча, Eric 256, сез файдадан күбрәк зыян эшлисез, өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян - бу сезнең турында. Eric 256, зинһар, болай башка язмагыз, эшләмәгез үтенеп --Zahidulla 17 гый 2011, 16:24 (UTC)[җавап бирергә]

Min big tolerant, ber kem ga yabeshmay yazyp torgan idem. Ber kem ga katy siuz eitmegan idem, amma hazer any eiterga majbur itasez. Sez Zahidulla efende MalTsina belan mine zatravit' itkansez. Latin alifba ga MalTsilna dan katgy karshylyk - ul "otvlekayutchiy" maniovr gyna, chenki MalTsilna butan projectlarda big activly latin convertor-scriptny alga alyrga trysha. Latin alifba sezneng maksat tugel, sezneng Maltsina belan ing zur maksate: mine baheslar da batyryrga, stagnacia ga kerterga (kuryasen bu eget Wiki Projectlar dan use kiter). Latin alifba Tatar Wikipedia ing actual problema tugel, discussia ay yarym eleg yabylgan. Ing actual Problema Tatar Wiki Projectlar da - Kirillik Piratly Textlar. Timming effende soragan buencha autor hukuklar yagynnan content ka karap toram, wakyt bulganda. Sez MaltTsina belan specialno mine otvlekat' itasez.
1. MalTsilna nyng Гөмбәләр digan Pirat Copia БИОЛОГИЯ В.Б. Захаров, Н.И. Сонин yakshi makala ga sailangan wakytta, big yumshak yazgan idem: uzgartyrga kirek autor hukularyn bozmaska. Amma ul haman uzgartmagan. Uzgartu urynyna, MalTsilna mine otvlekat' itkan: latin alifba turynda bahes kutargan. Wikikitap ka kitgan. Hazer Tatar Wikikitap - pirat content accumulatory.
2. Nak 15 janvar da sez Zahidulla efende mine otvlekat' itkanses - mynda yanga discussia kutargansez. Discussia da batyp, bash bitlar ga sailangan materialny copyright yagtan tiksheru turynda uylamadym da. 3 ko'n uta gena kurdem: tatar wikipedia absurd comedia shikelle situatiany irreshte: Bash bit ta "Yakshi Makala" bashlyk astyn da MalTsilna nyng wikilashtergan 100% Pirat Copia urnashkan. Pirat Copia myna kaydan: [1],[2], [3], [4]. Maltsina pirat contentny alyp tashlarga tiesh, a ul kinet kachkan.
3. 17 janvar da sez Zahidulla efende mine tagyn otvlekat' itkanses, mynda Miftahov textyn bastyryp. Myn dan tysh sezga esh bar bit. Sez ga bit autor hukuklaryn bozu turynda tatarcha ber keshe yazgan myna: Авторлык хокуклары: Zahidulla! Әмма Викикитапка - ачык эчтәлекле (!) китаплар җыентыгына - авторлык хокукларын бозып әдәби әсәрләр кертмәгез. Niga pirat contentny betermaysez? Ul bit baryber achyla. Alege Tatar Wikikitap ta Google resultat buencha 70%+ pirat content. Sez Zahidulla MalTsilna belan Wikikitap osha tury economic zyan kitaresez tatar autorlar ga hem canunly kulangan websaitlar ga. Katu siuz uchen gafu itegez. Eric 256 18 гый 2011, 11:32 (UTC)[җавап бирергә]


Татар Википедиясенә файда китерәм диеп уйласагыз - ялгышасыз. Сезнең әллә нинди алфавитлар казып чыгаруыгызны мин бары бер нәрсә белән генә аңлатам: сез татар теленең кагыйдәләрен начар беләсез, татарча дөрес итеп бөтенләй яза белмисез (моны исбатлау бик җиңел), ә андый алфавитлардагы текстларны татар телен профессиональ дәрәҗәдә белүчеләргә дә тикшерүе авыр.

Диалект белән аңлату сезне аклый алмый, миндә дә, мәсәлән, мишәр диалекты, ләкин ничек "сүлим" шулай язмыйм бит. Сезнең кертемегез татар Википедиясенең дәрәҗәсен төшерә генә. Бу чүп белән тутыру. Мәсәлән, ялгыш кергән кеше бер-ике мәкаләне ача да чыгып та китә.

Башка Википедиядә (алман, рус, инглиз...) мондый сыйфат белән язсагыз, әллә кайчан инде очып чыккан булыр идегез. Анда рәсемне дөрес якка урнаштырмасаң гына да кисәтү эләгә.

Хәзер автор хокуклары турында:
Беренчедән, Викикитап белән Википедияне бутамагыз - алар төрле проектлар. Викикитап буенча сүзегез булса Викикитапта бирегез.
Икенчедән, чагыштырыгыз: Yalgyz-Narat һәм Гөмбәләр. Беренчесенең, ичмасам, бөтенләй укырлыгы юк бит, аның хәтта нәрсә икәнлеге дә аңлатылмаган, икенчесенең автор хокуклары бозылган булса да, укырлыгы бар, кеше күзе төшәрлек, аның өстендә бераз эшләргә генә кирәк.

Otvlekat' itkanses дисез, киресенчә, сез ул мине эштән аерасыз, игътибарымны читкә юнәлдерәсез, сез булмасагыз мин инде Берлинны бетергән булыр идем.

Минем белән һәм MalTsilna белән үзегезне чагыштырмагыз - җир белән күк арасы. (Үпкәләсәгез - үпкәләгез, үпкәләмәсәгез - юк). Татар Википедиясе өчен кемнең китүе зуррак югалту: минекеме, сезнекеме?

Кабатлыйм: Eric 256 әфәнде, милләтегезне яратсагыз, зинһар, татар Википроектларында башка язмагыз, эшләмәгез, үтенеп --Zahidulla 18 гый 2011, 12:39 (UTC)[җавап бирергә]

P.S. Татар Википедиясенең идарәчеләренә Ходай сабырлык бирмәсен --Zahidulla 18 гый 2011, 12:45 (UTC)[җавап бирергә]

Җәмәгать! Мондагы фикер алышуны шәхси дәгъваларны ачыклауга әйләндермәгез, зинһар. Бәхәс фәкать мәкаләләр турында булырга тиеш, бер-беребезгә сүз тидермик. "Википедиядән кит" дигән сүзләр гомумән яңгырарга тиеш түгел. Максатыбыз — дөреслекне ачыклау, иң отышлы вариантны табу.--Рашат Якуп 18 гый 2011, 12:53 (UTC)[җавап бирергә]

Аерым үзгәртү

Мин 2-3 айлап Википедиядә катнашмыйчарак тордым. Хәзер кире активлаша башладым, әлхәмдүлилләһи шөкер! Инде бу бәхәсне укыгач, үземнең фикерне белдерергә куркып тордым: мине дә куа күрмәсеннәр инде!(( Җәмәгать, НӘРСӘ БУ? Мин белә белгәннән бирле Eric256 монда тыныч кына эшләп ята:беркемгә тими, тыныч! Ул минем фикер буенча Арбитраж Шурасына да керергә лаек иде. Рашат абый хәтерләсә, мин Эрикны (аның үзеннән исемен латинча язмаган өчен гафу үтенәм) идарәчелеккә тәкъдим иткән идем. Ә хәзер, Эрикның активлыгы кими төшкәч, аны моннан куаргамы? Юк, иптәшләр, коточкыч эш бу! Туктатыйк Эрик үзе әйткәндәй, "ТРАВЛЯ"ны! Себер диалекты икән - калсын себер диалекты! Бу безгә, ТАТАР халкына, зуур файда булачак - себерләрне аерым милләт итмәкчеләр!!! Инде Казан татарларыннан бер файда күрмәсәләр,ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕННӘН аларны кусалар, үзләре дә без СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ - АЕРЫМ МИЛЛӘТ, диярләр! Уйланыгыз! Минем тәкъдим : Эрик әфәнде 2 ай эчендә мәкаләләрен тулыландырсын, алфавитны консенсуска килерлек итеп төзәтсен, телен аңлаешлырак итсен. Әгәрдә без аның мәкаләләрен юк итсәк, Викида 7500 тирәсе мәкалә калачак(((( , Хөрмәтле Википедиячеләр!

Инде тавыш бирүдән соң, Эрикның мәкаләләрен юк итергә теләсәгез, шуны әйтеп куйыйм:Иң яхшысы ул очракта СЕБЕР-ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕн оештырырга!!!!!!!!

Эрик әфәндегә һәм намуслы Википедиячеләргә хөрмәт, "Авторлык хокукы һәм катнаш хокуклар турындагы" Русия Законын бозучыларга киң нәфрәт белән, Айдар Шәйхи --Шәйхи 19 гый 2011, 18:01 (UTC)[җавап бирергә]

Бу үрнәк күп һәм төрле-төрле хаталар белән ясалынган, шуның өстенә аны укыган кешедә мәкаләне үзгәртүдән курку туарга мөмкин, ә Википедия - күптелле, эченә һәркем яза алган энциклопедия. Кирәксезлеген һәркем болай да аңлагандыр. --Zahidulla 15 гый 2011, 15:55 (UTC)[җавап бирергә]

Bu schablon ber kemneng ireklegen kimetmay. Ul tup-tury gena tatar wikipedia dagy de-facto bulgan kagydany iktibarga ala: to'rle alifba sistemasyn ber makala da butamaska, kiril ayrym, yanalif ayrym, inalif (internet alifba) ayrym. Eric 256 16 гый 2011, 10:29 (UTC)[җавап бирергә]

«Inalif» алфавиты бары тик проект булу сәбәпле, барлык ул алфавит белән язылган мәкаләләрне бетерергә тәкъдим итәм. Аларны табуы җиңел: мисал1, мисал2. Бетермәсәгез, мин гарәп алфавитында яза башлыйм.  :))))) --Zahidulla 18 гый 2011, 11:23 (UTC)[җавап бирергә]

Тынычланырга чакырам, Zahidulla әфәнде. Әгәр дә без бу мәкаләләрнең барысын да бетерсәк, бу кешенең (Eric256) күп тырышлыгы кергән эшне бетерү димәк. Шуңа күрә мин мондый чишелеш тәкъдим итәм: Inalif белән язылган мәкаләләрдә күпсанлы хаталар булу сәбәпле, аларның авторын (Eric256) мәкаләләрне төзәтергә чакырырга, әгәр дә инде бу эш үтәлмәсә, бу мәкаләләрне сөртергә. Алар ниндидер диалектта язылган дигән сылтауны кабул итмичә. Шулай ук бу мәкаләләргә махсус ясалган Inalif'та язылганлыкларын күрсәтүче үрнәк элеп чыгарга. Бераздан бу сорау тавыш бирүгә чыгарылыр дип уйлыйм, хуплаучылар булса. Ихтирам белән, -- Marat Vildanov 18 гый 2011, 20:25 (UTC)[җавап бирергә]


Нинди тавыш бирү тагын? Бу мәсәләнең чишү юлы бер генә: барлык Eric мәкаләләрен юк итү һәм башка шундый ише мәкаләләр ясауга катгый рәвештә каршы чыгу, аларны булдырмау.

Кызык өчен мин бер ул язган мәкаләне кириллицага күчердем (эзләргә озак вакыт кирәкми – Очраклы биткә генә басасы). Укып карагыз (Georgy Zhukov мәкаләсе):

Inalif (ПРОЕКТ!)

TULLY ATLYG: Georgy Konstantinovich Zhukov
TUGAN DATASY: Decaber 1, 1896
TUGAN EERE: Strelkovka, Kaluga, Russia
WAFAT DATASY: Jiun 18, 1974 (eash 77)
GEBIER EERE: Kreml Necropole
ARMIA ILE: Russia (1915 – 1917), SSSR (1917 – 1957)
ARMIA: Russia Imperial Armiase, Sovet Armiase
RANG: Marshal SSSR
COMMAND ITGAN: 1enthe Belarus Front
WURUSH: 1enthe Dunia Wurush, Grazhdan Wurush, Vatan Wurush
ORDENNAR: Izge Georgy Crutchy
Marshal Zhukov turynda Website

Кириллица

ТУЛЛЫ АТЛЫГЬ: Георгы Константинович Жуков
ТУГАН ДАТАСЫ: Деҗабер 1, 1896
ТУГАН ЕЕРЕ: Стрелковка, Калуга, Руссия
ВАФАТ ДАТАСЫ: Йиун 18, 1974 (еаш 77)
ГЕБИЕР ЕЕРЕ: Кремл Неҗрополе
АРМИА ИЛЕ: Руссия (1915 – 1917), СССР (1917 – 1957)
АРМИА: Руссия Империал Армиясе, Совет Армиясе
РАҢ: Маршал СССР
ҖОММАНД ИТГАН: 1ентхе Беларус Фронт
ВУРУШ: 1ентхе Дуния Вуруш, Граждан Вуруш, Ватан Вуруш
ОРДЕННАР: Изге Георгы Җрутчы
Маршал Жуков турында Вебсите


Ничә хата таптыгыз? Мәкаләнең исемендә үк хата! Бу мәкалә менә ниндирәк булырга тиеш.

Җәмәгать, беренчедән, бу бөтенләй Иналиф түгел, икенчедән, бу татар теле түгел, ә ниндидер инглиз-татар-рус гибриды.

Мондый дәрәҗәдә мәкаләләр ясаучы кеше хаталар өстендә эшли алуына ышанасызмы? Мин юк!

Тынычланыгыз дисез, Википедиягә катнашучылар саны әз дисез, Eric күпме тырышкан дисез, соң аның сыманнар куркыта бит яңа юньле кулланучыларны. Бер аның мәкаләсенә караулары була, ялгыш бу әкәмәттән вирус эләкмәсен дип чыгып та китәләрдер.

Күпме кеше тырыша Татар Википедиясен үстерүдә, дәрәҗәсен арттыруда, ә аның сыманнар проектны чүплеккә әйләндереп утыра. Юньле кешенең, әлбәттә, чүплектә эшлисе килми. Шуңа мондый ишеләр килә, ә адәмрәтле язучылар бик әз. Эт тә кугач китә, ә ул юк. Әле “mine otvlekat' itkanses” дигән була бит, гарьләнеп үләрсең!

Тынычлан дигәч, тынычланам алайса. Идарәчеләр бу проблеманы дөрес чишәр дип уйлыйм. Аллага шөкер: алары бер дә зарланырлык түгел! --Zahidulla 19 гый 2011, 11:00 (UTC)[җавап бирергә]

Мәсьәләне хәл итү үзгәртү

Мәсьәләне хәл итүнең бер юлын гына күрәм — тавыш бирү. Мондый мөһим проблеманы бер генә кешенең чишү хакы юк, бөтен википедиячеләр мөнәсәбәтен белдерсеннәр. Тавыш бирүгә каршы чыкканнар юкмы? Бәлки, әле кемдер фикерен белдерергә өлгермәде? --Рашат Якуп 19 гый 2011, 13:45 (UTC)[җавап бирергә]

Монда ике зур мәсәлә күтәрелә. Беренчесе - стандартланмаган латин графика (ОРИСС), икенчесе - контенты башка сайтлардан алу (пиратлык). Кагыйдәләр буенча икесен дә тулысынча бетерергә кирәк. Татар википедиясе бу чаралардан бер ел артка атлаячак. Бәхәс яки тавыш бирү нәтиҗәсендә кем генә җиңмәсен, вики өчен зарар булыр. Хәзерге вики - күп кенә кагыйдәләргә күз йому нәтиҗәсе. Иң зур максатыбыз - викине үстерү, бер-беребез белән гәпләшү түгел. Һәркем җиң сызганып үз эшен эшләсен, бу сорауларны чишәргә без әле әзер түгел. --Timming 19 гый 2011, 17:42 (UTC)[җавап бирергә]

Нәкъ шулай! Бу Викига гына түгел, гомум ТАТАР ХАЛКЫна да зууууур зыян булачак! Арбитраж Шура мондый мәсьәләләрне тиз хәл итәр иде))--Шәйхи 19 гый 2011, 18:07 (UTC)[җавап бирергә]
Югары Арбитраж Шурасы әлегә эшләми шул. Timming әфәнде, Мин Сезне дөрес аңласам, Сез әлегә бу бәхәсне туктатып, мәкаләләрне калдырырга тәкъдим итәсезме?--Рашат Якуп 19 гый 2011, 18:57 (UTC)[җавап бирергә]
Иртәме, соңмы, бу сорау барыбер күтәрелер иде. Иртәрәк күтәрәсе булган дип уйлыйм хәзер. Бу кадәр үк җитди булмас иде. Шуңа күрә хәзер бу сорауны чишүне читтә калдыру зур хата булачак. Үз сүземне яңадан әйтим: әйдәгез тавыш бирәбез, Eric256 мәкаләләрен төзәтсен (я кириллицага күчереп, я Inalifта, ләкин хатасыз) һәм Inalif өлгеләре куеп чыксын дип. Әгәр дә бу шартны үтәмәсә, төзәтелмәгән барлык мәкаләләрне сөртергә (минем фикеремчә, 500гә якын мәкалә) кирәк булачак. Бу эшне сузмаска, якын арада башкарырга кирәк. Үзем моны башкарырга әзер. --Marat Vildanov 19 гый 2011, 19:31 (UTC)[җавап бирергә]
Мин мәкаләләрне бетерүгә катгый каршы. Тавыш бирүне оештырабыз икән, ул бетерү турында түгел, ә төзәтү турында булырга тиеш. Шулай ук тавыш бирүне бер атнадан, ягъни 26 гыйнвар көнне оештырырга тәкъдим итәм. Бу көнгә кадәр барлык әйтәсе сүз әйтелер дип уйлыйм. --Timming 19 гый 2011, 19:59 (UTC)[җавап бирергә]
Төзәтү турында тавыш бирүдә мәгънә юк, минемчә, чөнки аларны төзәтүнең кирәклегендә шикләнүчеләр булмаска тиеш дип уйлыйм. --Marat Vildanov 19 гый 2011, 20:06 (UTC)[җавап бирергә]
Eric 256 каршы булырдыр :) Ә җитди булсак, мин дә мәкаләләрне бетерүгә каршы. Иң дөресе — аларны әкренләп төзәтү. Әгәр дә бу фикергә каршы булганнар юк икән, тавыш бирүне оештырырга мәгънә юктыр?--Рашат Якуп 20 гый 2011, 05:43 (UTC)[җавап бирергә]
Eric 256 төзәтмәсә, кем төзәтер. Шулай ук торачаклар өркетеп. Иң кимендә бу мәкаләләрдә хаталар күплеген һәм иналиф белән язылганлыкларын кисәтүче ике өлге эләргә кирәк. --Marat Vildanov 20 гый 2011, 05:48 (UTC)[җавап бирергә]
Әйе, үзе башлаган - үзе төзәтсен))) Бетерергә ярамый!!!--Шәйхи 20 гый 2011, 10:12 (UTC)[җавап бирергә]


Eric 256 мәкаләләрен бетерү һәм бетермәү турында:

  1. Timming, "бу сорауларны чишәргә без әле әзер түгел" дию - бөтенләй дөрес түгел, дип уйлыйм. Вакыт белән ул проблема зурая гына барачак. Хәзер үк инде 500 дән артык мәкаләне бетереп утыру - уен эш түгел. Marat Vildanov язганча, "иртәрәк күтәрәсе булган. Бу кадәр үк җитди булмас иде".
  2. Timming, "тавыш бирүне оештырабыз икән, ул бетерү турында түгел, ә төзәтү турында булырга тиеш" - нинди сорау булачак, болаймы: "төзәтергәме, юкмы"?
  3. Рашат Якуп, "иң дөресе — аларны әкренләп төзәтү" - ул мәкаләләрнең күпчелегенең исемендә үк хата, яңадан башлап мәкалә язу күпкә хәерлерәк. Мин аларны калдырырга каршы.
  4. Marat Vildanov, "Иң кимендә бу мәкаләләрдә хаталар күплеген һәм иналиф белән язылганлыкларын кисәтүче ике өлге эләргә кирәк" - Татар Википедиясенең бу битен укымагыз, анда хаталар бихисап!!! Һәм тексты проектта гына булган Inalif алфавиты белән язылган!!! Теле - инглиз-татар-рус гибриды!!! Адәм көлкесе :)
  5. Marat Vildanov, "Eric 256 төзәтмәсә, кем төзәтер. Шулай ук торачаклар өркетеп" - күңелсез сүз, ләкин хаклы.
  6. Шәйхи, "Әйе, үзе башлаган - үзе төзәтсен)))" - үзегез үк көләсез бит. Мондый сыйфатлы мәкаләләр ясаучы кешенең үз хаталары өстендә эшли алуы икеле.
  7. Шәйхи, "үземнең фикерне белдерергә куркып тордым: мине дә куа күрмәсеннәр инде!" - зыян ясаучы бөтен кешеләр дә куылырга тиеш, сезме ул, минме - мөһим түгел: @arzy2008 Ну-ну. Меня забанили за несогласие с правящей хунтой админов, например. @arzy2008 уверены, что у вас достаточно крепкие нервы для участия в РуВики? Чыганак
  8. Шәйхи, "Эрик әфәнде 2 ай эчендә мәкаләләрен тулыландырсын, алфавитны консенсуска килерлек итеп төзәтсен, телен аңлаешлырак итсен" - Ха-Ха-Ха! Ышанасызмы?
  9. Шәйхи, "7500 тирәсе мәкалә калачак((((" - әйе, ((((, ә сыйфат ягы нинди якка үзгәрәчәк?
  10. Шәйхи, "иң яхшысы ул очракта СЕБЕР-ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕн оештырырга!!!!!!!!" - кабатлый: Eric 256 татар телендә язмый, ә ниндидер инглиз-татар-рус гибрид-телдә. Үзеннән башка аны беркем дә аңламыйдыр. Борчылмагыз, халкыма мин зыян эшләмәячәкмен.

Inalif турында:

  1. Татар Википедиясендә кириллицада язарга ярый һәм нинди латин алфавитында? Әллә теләсәң ниндидәме?
  2. Inalif алфавитының проект кына булуы ничек сезгә!
  3. Мәкаләләрне калдырсагыз тәкъдим итәм:
Беренчедән, мондыйрак үрнәкләр ясарга:
Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Бу мәкаләнең иске имлә әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Бу мәкаләнең яңа имлә әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Бу мәкаләнең яналиф әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Бу мәкаләнең яналиф-2 әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Бу мәкаләнең иналиф әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Бу мәкаләнең заманалиф әлифбасындагы [[{{{1}}}|игезәге бар!]]
Икенчедән, интервикине үзгәртергә, болайрак :
Татарча/Tatarça/Tatarcha/טטרים/鞑靼人/تاتار ... ...

Уены, чыны бергә --Zahidulla 20 гый 2011, 16:43 (UTC)[җавап бирергә]

Ә иврит белән кытайның монда ни катышы бар?.. Илназ әфәнде, әйдәгез Эрикны мәкаләләрен төзәтергә мәҗбүр итик. Ә инде төзәтмәсә - безнең якларда әйткәндәй, тыгылсын. Үзе гаепле булып чыга))--Шәйхи 20 гый 2011, 17:02 (UTC)[җавап бирергә]

Zahidulla әфәнде, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Минемчә, Latin Tatar, аерым портал буларак, сездән башка, беркемгә дә комачауламый. Ике ел шуның белән яшәдек, тагын күп яши алабыз. Eric256 зур эш алып бара. Википедиябездә бәлки иң тулы татар спортчылары, сәясәтчеләре, актерлары һәм башка дәрәҗәле шәхесләре җыентыгы бар. Боларның барысын җыю - Eric256'ның хезмәте нәтиҗәләре. Аңлыйсызмы - бер кеше 500дән артык мәкалә язган! Андый кертем белән актив кулланучыларны атый башласаң, Рашат Якуптан башка беркем дә искә килми. Eric256'ның кертеме бик зур, ул викине баета. Мәкалә саны ягыннан гына түгел, мәгънә ягыннан. Шуңа күрә бу мәкаләләрне юк итү - дөрес түгел ул.

Ике ел элек вики бары тик латин язуында язылган иде. Хәзер дә әле латин графикасын хуплаучылар бар. Мин үзем дә, без барыбыз да, 10 ел элек латин графикасына күчү турында хыяллана идек. Без викигә кириллик язуны кертә башлаганда шундый килешмә ясадык - булганны җимермәскә, әкрен генә яңа бүлекләрне үстерергә. Шуңа күрә бездә төрле әлифбалы мәкаләләр бар. Әмма яңа язылышларны без инде кертмибез - моны сез Jalanajak үрнәгендә күрә алдыгыз.

Кыскасы, тәкъдимем - Latin Tatar порталын хәзерге хәлдә калдырырга. Әгәр җәмгыять моңа чыннан да катгый каршы булса, шул порталны стандарт язу кагыйдәләренә китерергә. --Timming 20 гый 2011, 17:58 (UTC)[җавап бирергә]

Бик усал икән сез, Айдар әфәнде! "Илназ әфәнде, әйдәгез Эрикны мәкаләләрен төзәтергә мәҗбүр итик" моны ничек аңларга? Эрик әфәнде дә кеше бит! Сез аңа бозучы, хулиган кебек карыйсыз! --Mansur321 20 гый 2011, 18:42 (UTC)[җавап бирергә]
Эрик әфәндене мин намуслы Википедияче буларак хөрмәт итәм! Әгәр дә гомум ТатВики аның мәкаләләренең төзәтелүен теләсә, ләкин Эрик әфәнде каршы килсә - бу вакытта мәҗбүр итү лязем булыр. Ә инде үзе теләсә - "мәҗбүр итик" дигән сүзләрне сызып куярмыз)) Илназ әфәндегә язылган сүзләр - алар барысы да ТатВикиның иң актив катнашучыларының берсе булган Эрикка карата хөрмәтсезлек һәм рәхмәт әйә белмәүчелеккә катгый җавап бирер өчен килеп чыккан нәрсә)) Сез мине усал дип аңламагыз... "Жестокость - понятие относительное"--Шәйхи 21 гый 2011, 04:12 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирү үзгәртү

Тавыш бирү битен ясап куйдым. Тавыш бирү 26 гыйнвар көнне башлана. Шул көнгә кадәр төгәлсезлекләр буенча тәкъдимнәр әлеге биттә яки тавыш бирүнең бәхәс битендә кабул ителә. --Timming 23 гый 2011, 09:29 (UTC)[җавап бирергә]