Бу катнашучы
Сәләт ВикиМәктәбе проекты
әгъзасы.

Җир уянып чәчәк аткан чорда,

Җәйнең ямьле июнь аенда,

Мин туганмын җиргә туганнарга

Бүләк булып Сабан туена .

Фамилиям минем Нурутдинова

Якты нурлар шуңа куңелемдә.

Ә исемем –Айназ,ай нурлары

Уйнап тора минем йөземдә.

Мин яшимем бик тә матур җирдә ,

Туган авылым минем –Кызыл-Яр.

Шаулап ага гүзәл Ык елгасы,

Урманнар һәм таулар бездә бар.

Бик тә якын миңа туган авылым,

Бик кадерле миңа гаиләм.

Әти-әниемнең кочагында

Иркә кошчык булып мин үсәм.

Әтием-Альберт,әнием-Гөлназ атлы,

Шаян сеңлем минем-Айгизә.

Бүлешәбез борчу –шатлыкларны

Гаиләм белән һәрчак без бергә.

Дусларым да минем ышанычлы.

Бер мәктәптә белем алабыз.

Кайчагында тырышып укыйбыз без,

Шаяргалап кайчак куябыз.

Безнең шундый вакыт-балалыктан

Зур тормышка адым ясыйбыз.

Зур киләчәк көтсен иде безне,

Иркен булсын барыр юлыбыз!

6 ел Бу кулланучы Татар Википедиясендә 2204 көн