Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе
7 апр 2019 кушылды
Давыдов Алексей Давыдович үзгәртү
(1915-1961)
Давыдов Алексей Давыдович 1915нче елда ТАССРның Мамадыш кантонына кергән 3ур Мәшләк авылында туган. Давыдов Алексей 1941нче елның 5нче июлендә Бөек Ватан сугышына алына.
1942нче елның 15нче декабреннән-1943нче елның 3нче мартына кадәр Сталинград фронтында сугыша. 1942нче елның 20нче декабрендә каты яралана, госпитальдә ята.
1943нче елның 3нче мартыннан- 1944нче елның 1нче гыйнварына кадәр Воронеж фронтында илен фашист илбасарларыннан саклый.
1943нче елның 19нчы августында каты бәрелешләр вакытында авыр яралана.
1944нче елның 1нче гыйнварыннан- 1945нче елның 29нчы апреленә кадәр Белорус фронтында батырларча сугыша. 1945нче елның 29нчы апрелендә Берлин өчен барган сугышларда яралана, госпитальдә ята. Үз алдына куйган бурычларны вакытында һәм төгәл үтәгәне өчен 1945 нче елның 1нче мартында “Кызыл Йолдыз” ордены, 1945нче елның 15нче маенда “ IⅠ дәрәҗәдәге Ватан сугышы ” ордены белән бүләкләнә.