Кугалып үлән

кугалыпсыманнар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы

Кугалып үлән [3] ( лат. Triglóchin ) - кугалыпсыманнар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Кугалып үлән
Халыкара фәнни исем Triglochin L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон кугалыпсыманнар[d]
Таксономик төр T. palustris[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 8[d]

 Кугалып үлән Викиҗыентыкта

Ботаник тасвирлау

үзгәртү
 
Саз кугалып үләне (сулда) һәм диңгез кугалып үлән (уңда). К. А. М. Линдманның Bilder ur Nordens Flora китабыннан ботаник иллюстрация, 1917-1926.

Яфраклары барысы да тамыр янында (розеткада), тар, озынча. Чәчәк сабагы яфраксыз.

15-90 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырчасы юан, кыска. Сабагы туры, цилиндрсыман, калын. Тамыр яны яфраклары тар кыяк.

Чәчәкләр ике җенесле, вак. Чәчәк тирәлеге гади, алты коела торган яфракчыктан тора. 5 серкәчек, 6 яки 3 тоташ җимеш яфракчыгы, һәркайсында берәр җимеш бөресе.

Саз кугалып үлән җимеше озынча кыяклы, безсыман 3 очлы өлешкә аерыла, диңгез кугалып үлән – озынча йомыркасыман, 6 озынча эллипсыман җимешчектән тора. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә. Күбрәк орлыктан үрчи.[4]

Таралу һәм экология

үзгәртү

15 кә якын төре билгеле. Кугалыплар бөтен дөнья буенча таралган, ләкин нигездә Австралиядә һәм Көньяк Американың уртача өлкәләрендә очрыйлар.

Иске Дөньяда 3-4 төре бар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Саз кугалып үлән (T. palustres) – барлык районнарда, диңгез кугалып үлән (T. maritima) – Кама аръягында очрый. Дымлы һәм тозлы туфраклы болыннарда, торфлы сазлыкларда үсә.

Кулланылышы

үзгәртү

Татарстанда үсүче ике төр дә көтүлек өчен яхшы азык; җимешләре йорт казлары һәм үрдәкләр өчен ризык булып хезмәт итә.

Кайбер төр Күбәләк личинкаларына ризык булып хезмәт итә.

Диңгез кугалып үлән ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Исемлек Кьюдагы Король Ботаника бакчалары базасына нигезләнгән [5]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Болотница // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kugalyp-ln Онлайн - энциклопедия Tatarica
  5. Govaerts, R., Dransfield, J., Zona, S.F, Hodel, D.R. & Henderson, A. (2006). World Checklist of Triglochin. The Board of Trustees of the Royal Botanic Gardens, Kew. Published on the Internet; http://www.kew.org/wcsp/ accessed 16 March 2009; 19:30 GMT

Сылтамалар

үзгәртү

 

Моны да карагыз

үзгәртү