Краснодар крае татарлары

(Кубан татарлары битеннән юнәлтелде)

Краснодар крае татарларытатарларның Краснодар краенда яшәүче территориаль төркеме.

Краснодар крае татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Краснодар крае

Теле

татар теле, кырым татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

1740 елгы Әбү Бәкр Ибн Ибраһим Госман хәлифлеге картасы

Таралышлары үзгәртү

2010 елда Краснодар краендә 24 840 татар кешесе яшәгән[1][2] (1959 елда – 5036,[3] 1989 елда – 14 547,[4] 2002 елда - 25 589 кеше[5]).

Алар, нигездә, Новороссийск (2010 елда – 3273 кеше), Краснодар (2007), Сочи (1986), Анапа (1950), Крымск (1329),Геленджик (960), Армавир (391) һәм Горячий Ключ (310) шәһәрләрендә , Кырым (3227), Темрюк (2422), Абинск (722), Туапсе (650), Кущевск (454), Ейск (427), Северск (427) районнарында яшиләр.

Күренекле кешеләре үзгәртү

Край белән генерал-лейтенант Р.А. Булгаков, административ‑хуҗалык эшлеклесе И.А. Абдрәфиков, Социалистик Хезмәт Герое А.Н. Мостафин, Социалистик Хезмәт Герое Гайфетдин Галиев һәм Э.Т. Мещеров, РФ атказанган фән эшлеклесе Р. Р. Галиәкбәров, журналист Н.Х. Алкин, СССР атказанган спорт мастеры Ш.А. Сабировның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Сервер Аметов - Кущев станициасында, җинәятчеләргә буйсынмаган атаклы фермер.

Мәдәният үзгәртү

Хәзерге вакытта «Болгар–К» төбәк иҗтимагый оешмасы (1997 елдан башлап, рәисе В.З. Ягофаров), «Йолдыз» край иҗтимагый оешмасы, «Батыр» татар милли‑мәдәни автономиясе, Сочи шәһәре татар милли‑мәдәни автономиясе, «Сочи шәһәре мөселманнары җәмгыяте» җирле дини оешмасы эшли. 2010 елдан «Татарстан–көньяк» сәүдә оешмасы (Краснодар шәһәре) эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2019-01-07, retrieved 2021-03-07 
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  3. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Краснодарая область
  4. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Краснодарая область
  5. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.