Гайфетдин Галиев

Гайфетдин Галиев (Гайфетдин Сәлахетдин улы Галиев, 18 ноябрь 1911(1911-11-18), Янгелде, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе8 февраль 1996(1996-02-08) (84 яшь), Ботаника[d], Гулькевичи районы[d], Краснодар крае, Россия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Гайфетдин Сәлахетдин улы Галиев (1911-1996) -  күренекле галим, селекционер, Со­циалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, ВАСХИИЛ академигы

Гайфетдин Сәлахетдин улы Галиев
Туган 18 ноябрь 1911(1911-11-18) (112 яшь)
Янгелде, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 февраль 1996(1996-02-08) (84 яшь)
08.06.1996
Күмү урыны Краснодар крае
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре агроном
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Гайфетдин Сәлахетдин улы Галиев 1911 елның 18 ноябрендә Кайбыч районының 15 йортлы Янгилде авылында җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәлахетдин ага, балаларын ач-ялангач ит­мәс өчен, күп вакытларын читкә китеп төрле эшләрдә эшли. Шул авыр елларда ул бала­ларына аң-белем бирергә тырыша, аларны эш сөяргә өйрәтә. Әнисе Гөлсинә апа да бик эшчән була. Балаларга дөрес тәрбия бирә. 1916 елда Сәлахетдин абый үзенең гаиләсен Грозный шәһәренә алып китә. Анда нефтьче төпчек баласына - Гайфетдингә урта белем бирер өчен күп тырышлык куя.

Ниһаять, 1928 елда урта мәктәбен тәмамлагач, яшь егет Краснодар селек­ция һәм орлыкчылык институтының агрономия бүлегенә укырга керә. Укыган елларда практика вакытында Татарстан тәҗрибә станциясендә эшләргә Ка­занга кайта. Буш вакытларында Кайбычка, туган авылы Янгилдегә еш кайтып йөри.

1936 елда фән дөньясына тартылган егетне Воронеж өлкәсенә дәүләт се­лекция станциясенә кече фәнни хезмәткәр итеп җибәрәләр. Анда бераз эшләгәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Белгеч кулына корал ала. Көньяк-Көнба­тыш фронтта дошманга каршы сугыша һәм яралана.

Сугыш тәмамлангач, Крас­нодарга кайта. Кубань тәҗрибә станциясенә эшкә урнаша. Кукуруз селекция­се һәм генетикасы белән тирәнтен кызыксына. Бу үсемлек бөтен барлыгы белән яшь Гайфетдинне үз дөньясына алып керә. Ул төпле фәнни хезмәтләр яза, эзләнүләр нәтиҗәле ачышлар китерә. Аны Америкага, Германиягә, Франци­ягә, Япониягә селекция һәм генетика институтларына чакыралар. Шул елларда ул төрле культуралар өчен уртак булган гомуми генетик за­кончалыклар булганын исбатлый, "БЕКОС-215" гибридын тирәнтен өйрәнеп, яңа ачышлар кертә. Дөнья селекционерлары арасында элеккеге СССР галим­нәре тоткан урын кайбер төрләр буенча шактый югары була. Шулар арасында билгеле Г.С.Галиев беренчеләрдән санала.

Галимнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Гайфетдин Галиевкә Со­циалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин премиясе, СССР Дәүләт премиясе, ВАСХИИЛ академигы дәрәҗәсе очраклы рәвештә генә бирелмәгәндер... Алай гына да түгел, аның хезмәтен югары бәяләп, Югославия, Германия, Болгария, Чехословакия авыл хуҗалыгы фәннәр академияләре дә галимне үзләренең әгъза-мөхбире итеп сайлыйлар.

Ул Кайбыч районы турында, "изге туфрагым, туган җирем", дип горурланып сөйли торган булган. Хәтта күп кенә фәнни китаплар­да да, шул исәптән, "Лауреатлар" исемле кызыклы басмада да "Танылган со­вет селекционеры, Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясе академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, кукуруз үстерүчеләрнең Бөтен­союз мәктәбе директоры, Кайбыч районы Янгилде авылында туган галим Гай­фетдин Сәлахетдин улы Галиев", дип ассызыклап бирелә. Алай гына да түгел, гомеренең соңгы елларында ул, туган районына, туган авылына кайтып, әти-әни яшәгән нигезеннән, үлгәч баш очына салырга дип, бер чиләк туфрак алып китә. Бу 1991 елда була.

Гайфетдин Сәлахетдин улы Галиев 1996 елның 8 февра­лендә вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007.