Кретинлык, кретинизм (фр. cretín — акылы түбән, тумыштангы гипотиреоз, Фагг авыруы) — калкансыман биз фәгыйлиятенең бозылуы, шулай ук җисмәни һәм рухи җиһаттан рәваҗлануда артта калу белән чагылдырыла торган авыру. Авыруларның гәүдә өлешләре мөтәнасиб (пропорциональ) түгел: аяк-кулы, бармаклары кәлтә, аяклары кәкре, башы, колагы, авызы зур вә ямьсез, йөзе шешенгәнсыман, тешләре сирәк вә кечкенә, теле кәлтә, чәчләре сирәк, җенси әгъзалары дә төзек үсмәгән була.

Авырулар калкансыман биздәге кимчелекләрдән азат итүче дарулар белән дәвалана. Иртә яшьлегеннән дәваланган авырулар үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү сәләткә ия булалар, җиңел эшләрне эшли алалар.