Чәчләр тырнаклар кебек тиренең мөгезле үсентесе булып торалар. Кайда булуларына карап, аларның озынлыгы 1 мм дан берничә дистә сантиметрга кадәр, ә диаметры 0,05-0,5 миллиметрга кадәр була. Чәчләр тәүлегенә 0,3-0,5 мм үсәләр, кичләрен тизрәк үсүләре билгеле, ә иртән ял итәләр. Ирләрнең чәче 3 ел, ә хатын-кызларның 10 ел үсә, коелганнан соң яңа чәч үсеп чыга. Язын һәм җәй көннәрендә чәчләр тизрәк үсә. Баштагы чәчләр бер елга, 12,8 см үсәргә мөмкин. Кеше гомерендә чәч 9-10 метрга кадәр үскән булыр иде. Тик асылда алай булмый, чөнки ул бер чиккә кадәр генә үсә ала. һәрбер чәч тамырдан (тирегә күмелгән өлеш) һәм кендегеннән (тире өстеннән күренеп торган өлеш) гыйбарәт. Тамыр дерма эчендә нык утырган чәч суганчыгыннан үсә. Суганчык үзе кырына май бизләре ачылган чәч капчыгына урнашкан. Чәчләр тиредән чыккач бераз авышып торалар. Дерманың җәенке почмагыннан чәч капчыгына кечкенә генә мускул бара.

Чәч
Сурәт
Материал төре Кератины[d]
Анатомик урнашуы волосяной фолликул[d]
Һәштәге hair[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C32705
 Чәч Викиҗыентыкта

Салкын вакытта, стресслы ситуацияләрдә бу мускул кыскарып чәчне турайта. Бу вакытта «чәч үрә торды» дип сөйлиләр. Кеше башында уртача 80 меңнән 200 меңгә кадәр чәч үсә. Чәчләр туры һәм бөдрә булып үсәргә сәләтле. Чәчнең төсе нәселдән килә һәм ул мөгезле аксым — кератинның күпме булуына бәйләнгән. Шуңа күрә кайбер кешеләр — брюнет, башкалары — коңгырт чәчле (шатен), өченчеләре — блондин булалар. Баш чәчләренең куе булуы аларның нинди төстә булуына бәйләнгән. Җирән чәчле кешеләрнең башында якынча 80 мең чәч, кара чәчлеләрнең — 100 мең, ә күпереп торган чәчле блондиннарның башында 140 меңгә якын чәч була.

Бала бер тәүлектә 5-80 бөртек чәч, зурлар—100 гә якын, картлар 120 шәр чәч югалта. Коелган чәч урынына яшьләрдә яңа чәч үсеп чыкса, картлар моннан мәхрүм кала, аларда яңа чәчләр үсә алмый.

Кешеләрнең чәченнән марганец, бакыр, натрий, бром, цинк, титан, хәтта алтын белән көмеш — барысы 40 ка якын элемент алырга булыр иде. Галимнәр акыл эше башкарган кешеләрнең чәчендә бакыр һәм цинк элементларының күбрәк булуын ачканнар. Ә менә чал кергән чәчләрдә никель күбрәк икән. Башкалардан аермалы буларак, мондый чәчләрдә һаваның күбрәк булуы да исбатланган.

Искәрмәләр

үзгәртү