Котыру чиреннән ел да 50 меңләп кеше зыян күрә. Яз һәм җәй көннәрендә котыру (бешенство) авыруы куркынычы бермә-бер арта.

Котыру
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Ярость[d] һәм эт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм Ветеринария
Симптомнар паралич[d][1], hydrophobia (sign)[d][1], саташулар[1], йокысызлык, авырту[2], озноб[d][2], рвота[d][2], Раздражимость[d][1], һиперактивлык[d][1], баш авыртуы[2], Парестезия[d][1], страх[d][1], йөрәк туктау[d][1], остановка дыхания[d][1], Раздражимость[d], Гиперсаливация[d], светобоязнь[d], акустикофобия[d], үсү[d], үсү[d], мидриаз[d] һәм бизгәк[d]
Дәвалау юллары постконтактная профилактика[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы тию белән йоктыру[d] һәм укус[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 7 тәүлек[1]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 1 ел[3]
Нинди веб-биттә тасвирланган cdc.gov.tw/Disease/SubIndex/u5dFJL5s1K6uh0EcWVzJYQ һәм who.int/news-room/fact-sheets/detail/rabies(ингл.)
ICD-9-CM 071[4][5]
NCI Thesaurus идентификаторы C28182[4]
 Котыру Викиҗыентыкта

Котыру — үзәк нерв системасын зарарлый торган, үтә көчле вируслы зооноз инфекцияле авыру. Вирус чыганагы булып эт, мәче, төлке, бүре, янут, ярканат санала. Авыру кешедән дә йогарга мөмкин. Вирус кешегә селәгәй аша күчә. Бу хәл, кагыйдә буларак, котырган хайван тешләгәндә яки аның селәгәе лайлалы тышчага, канга эләккәндә күзәтелә. Вирус эт селәгәендә — 5, песинекендә — 3, ярканатныкында берничә ай яши.

Авыру хайван корбанының тәнендә теш эзе күп һәм тирән булса, баш, бит, муен, кул җәрәхәтләнсә, котыру чире йоктыру куркынычы тагы да

арта (баш яраланса, авырып китү куркынычы 90, теш эзе кулда икән — 63, очлыкларда булса — 23 % ка арта).

Авыруның үсеш чоры 9 көннән башлап 99 көнгә кадәр дәвам итә. Уртача күрсәткеч — 30-40 көн. Бу вакыт аралыгында кеше үзен чагыштырмача яхшы хис итә. Тешләнгән урынның сызлавы, җәрәхәт эзе ялкынсынуы гына интектерә. Әлеге билгеләр авыру беленергә 1-14 көн кала күренә.

Хәлсезлек, баш авырту, йончу, аппетит югалу, тән температурасы сә­ бәпсез күтәрелү, ютәл, борын томалану, тамак, эч авырту, эч китү, косу — кайвакыт бу билгеләрне сулыш юлларына зыян килү, эчәк инфекциясе дип уйлыйлар. Тора-бара авыру көчәя, неврологик тайпылышлар барлыкка килә. Нерв системасы зарарлануының беренче билгеләре күзгә чалына. Кеше тынычлыгын югалта, юкка да ярсып китә, бик дуамалга әйләнә. Ачуын китергәндә, тешләргә, йодрык белән ташланырга мөмкин. Тартышудан интегә, күзенә әллә ниләр күренә, психикасы бозыла. 1-2 көннән селәгәй, салкын тир бүленеп чыгу арта. Мондый халәт 2-4 көнгә сузыла. Шушы вакыт I эчендә кеше сулышы бетеп, яки йөрәге туктап кисәк үлмәсә, ул тынычлана, өянәк уза, ашый-эчә башлый. Тагын 1-3 көннән әкренләп параличлана.

Котыруның специфик дәвасы юк. Авыруның тышкы билгеләрен бетерә 5 (көзән җыеруга каршы, авыртуны басучы, йоклаткыч препаратлар, парентераль туендыру) торган дәва алып барыла.

Теләсә нинди хайван тешләгәндә дә, 14 көннән дә соңга калмый, котыруга каршы вакцина һәм иммуноглобулин ясатырга кирәк. Андый чакта РАБИ- ВАК-Внуково-32 дигән вакцина кадыйлар. Ул мөрәҗәгать иткән көндә, 3, 7, 14, 30 һәм 90 нчы көннәрдә кабат ясала.

Мондый авыруларга нинди ярдәм таләп ителә? Озакка сузмый трав­ матологка мөрәҗәгать итүегез урынлы. Ни эшләргә кирәклеген ул хәл итәр. ; Бара алмасагыз «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Табиб килгәнче җәрәхәтне : спирт яки 5 % лы йод эремәсе белән эшкәртү шарт. Шулай ук кер сабыны белән озак итеп, яхшылап юарга мөмкин. Теш эзе тирән икән, аны шприц ярдәмендә сабынлы су сиптереп юдырырга кирәк. Мазь, крем сөртергә, бәйләп куярга ярамый.

Искәрмәләр үзгәртү