Котлы Бөкәш авыл тарихы музее
Котлы Бөкәш авыл тарихы музее (рус. Музей истории села Кутлу Букаш) — Татарстанның Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы. Котлы Бөкәш авылы тарихы, борынгы Чаллы шәһәрчеге табылдыклары белән таныштыра.
Котлы Бөкәш авыл тарихы музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Балык Бистәсе районы |
Урын | Котлы Бөкәш |
Котлы Бөкәш авыл тарихы музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1985 |
Урын | 422665 ТР, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш, Зәки Шәймәрданов ур., 2. |
Директор | Гөлфия Шириаздан кызы Гарипова Әнисә Кәримулла кызы Гайсина (филиал мөдире) |
Сайт | Балык Бистәсе музее сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртүМузей 1985 елда Котлы Бөкәш мәктәбе бинасында ачыла[1].
1992 елдан ТР милли музее филиалы[2].
2005 елда музейның юнәлеше үзгәрә: ТР милли музее иҗади төркеме (җитәкчесе фән кандидаты Алсу Данил кызы Хәйруллина) яңа экспозиция төзи[3].
2011 елның гыйнварыннан — Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы.
Экспонатлар
үзгәртүМузейда 2 895 саклау берәмлеге.
Аерым бүлектә Чаллы шәһәрчеге табылдыклары күрсәтелә.
Авылның XIX—XX гасырдагы тормыш-көнкүреше чагылдырыла, йорт җиһазлары тупланган. Документлар һәм фотосурәтләр тупланмасы кызыклы.
Сылтамалар
үзгәртү- Музей истории с. Кутлу Букаш. tatfrontu.ru(рус.)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Музей.(үле сылтама) Котлы Бөкәш урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
- ↑ Музей истории с. Кутлу Букаш. tatfrontu.ru
- ↑ Филиал №1 «Музей истории села Кутлу Букаш. 2019 елның 24 июль көнендә архивланган. Балык Бистәсе районы сайты, 14.01.2019