Кострома өлкәсе татарлары
Кострома өлкәсе татарлары — татарларның Кострома өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.
Кострома өлкәсе татарлары | |
Үз аталышы |
татарлар, нугайлар[1] |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине |
мөселманнар |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: | |
Этник төркемнәре |
Тарихлары
үзгәртүТатарларның Кострома өлкәсендә барлыкка килүе 15 гасыр урталарында, Кострома Казан ханы Олуг-Мөхәммәтнең улы Якубка идарә итүгә бирелү белән бәйле. 1683-1684 һәм 1760-1761 елларда бирегә Романов шәһәреннән (хәзер Ярославль өлкәсе) һәм Романово‑Борисоглебский өязеннән морзалар һәм ясаклы татарлар күчерелә. Кострома янында Тауасты Татар бистәсе барлыкка килә. Кострома татарлары («романовские», «нугай») Идел буе‑Урал татарларының аерым этнографик төркемен тәшкил иткәннәр.
1767 елда императрица Екатерина II кострома татарларына өстенлекләр бирә. Соңрак алар казна крестьяннарына күчереләләр. 19-20 гасыр башларында аларның төп шөгыле сөрүлек һәм йөкчелек булган, өстәмә – балык тоту, сату өчен комыс җитештерү; ир-атлар шулай ук судно эшчеләре булганнар, атлар сатканнар; хатын-кызлар вак-төяк әйберләр сатканнар, күбесенчә җепләр вә баулар белән сәүдә иткәннәр.
Татарлар саны Казан, Касыйм, Түбән Новгород, Оренбург шәһәрләреннән күченүчеләр хисабына арткан. 1780 елдан Костромада мәчет эшләгән (1930 елга кадәр). 1866 елда Казан сәүдәгәре И.И. Апаков катнашында мәдрәсә төзелә. 1917 елга кадәр шулай ук мәктәп эшләгән.
Беренче Бөтендөнья сугышы елларында татар бистәсендә төрек хәрбиләре өчен лагерь урнашкан була.
1926-1931 елларда Кострома районы составында аерым мөселман авыл советы эшли.
Таралышлары
үзгәртү2010 елда Кострома өлкәсендә 2224 татар кешесе яшәгән[2][3] (1959 елда – 3593,[4] 1989 елда – 2965,[5] 2002 елда - 2731 кеше[6]), күпчелеге өлкә үзәгендә яши (2010 елга 1375 кеше).
Костроманың Чернореченск районында (элегрәк Подгорная татар бистәсе) кострома татарлары (романов татарлары) яши. Саннары 128 кеше (1762 ел), 525 кеше (1902 ел), як. 200 кеше (1996 ел). Телләрер нигездә русча, ышанучылары сөнни мөселманнар. Романовтан (хәзерге Тутаев) 1761 елда Екатерина II әмере буенча куып чыгарылган йомышлы татарлардан килеп чыкканнар. Телләре мишәр диалектының кострома сөйләшенә карый.
Күренекле кешеләре
үзгәртү- З.М. Фаткудинов — юридик фәннәр докторы, язучы (Кострома шәһәре);
- Р.Ф. Галиуллин — рәссам (Кологрив шәһәре).
Мәдәният
үзгәртү1936 елда «Промартели» каршында татар хоры оештырыла. Хәзерге вакытта татарларның өлкә милли‑мәдәни мохтәрияте (2016 елдан башлап), Кострома шәһәре һәм Кострома районы татарларының җирле милли‑мәдәни автономияләре (2013 елдан башлап), Кострома өлкәсе һәм Кострома шәһәре татар җәмгыятенең Мөселман дини берләшмәсе (1992 елдан башлап) эшләп килә. Әлеге оешмалар тарафыннан 1999 елдан бирле «Ислам» газетасы чыгарыла, Сабантуй (2014 елдан), татар мәдәнияте кичәләре һәм башка мәдәни‑массакүләм чаралар үткәрелә. 2016 елда Костромада мәчет төзелә, аның каршындагы мәдрәсәдә татар теле укытыла. 2016 елдан татар теле курслары милләтләр йорты каршындагы якшәмбе мәктәбендә эшли.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Черновская В. В. Татарское поселение на Романове (последняя треть XVI—XVII вв.) // Средневековые тюрко-татарские государства. — 2019. — № 11. — С. 80—87. — ISSN 2410-0722.
- ↑ Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2019-01-07, retrieved 2021-03-07
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Костромаая область
- ↑ Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Костромаая область
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
Чыганаклар
үзгәртү- Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.