Кормангази Сагырбай улы

Кормангази Сагырбай улы (ҡаҙ. Құрманғазы Сағырбайұлы, 1818, Бүкәй Урдасы, Рәсәй империясе — 1896, Әстерхан губерниясе, Рәсәй империясе) — бөек казакъ көйчесе-композиторы. Казакъ инструменталь музыка сәнгате классигы.

Кормангази Сагырбай улы
Туу көне

1823[1]

Туу урыны

Бокейординский район[d], Көнбатыш Казакъстан өлкәсе, СССР

Үлү көне

1896[1]

Үлү урыны

Әстерхан, Россия империясе

Җирләнгән:

Алтынжар[d]

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 Казакъстан

Һөнәрләр

композитор, кюйши

Кораллар

Казакъ думбырасы

Жанрлар

кюй[d]

Кормангази мавзолее

Биографиясе

үзгәртү
 
Кормангази авылы

Бүкәй Урдасында (хәзер Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Җангали районы) туган. Җирләнгән урыны Әстерхан өлкәсенең элеккеге "шайтани батага", хәзерге вакытта "Кормангази төбе» дип аталучы җир.

Чыгышы Кече җуздан, бу унике ата бай угланыннан барлыкка килгән Солтанчылыкның Кызылкорт тармагы. Җиденче бабасы Кормангазиҗор телле кеше булган. Әтисе Сагырбай (чын исеме Дуйсенбай) сәнгать белән шөгыльләнә белмәгән крестьян булган. Кормангазиның бишенче бабасы, мөгаен, балтабай династиясе читеннән думбырачы артист булгандыр. [2]

1818 елда ярлы Сагырбай гаиләсендә туа. Бала чактан думбырада уйный. Малайның музыка белән мавыгуын атасы хупламый. Кормангазиның әнисе Алка, ачык шәхсиятле, көчле ихтыярлы кеше, улының музыка сөеүен хуплый һәм аңа ярдәм итә. 6 яшендә көчле мохтаҗлык аркасында Кормангази көтүчелеккә бирелә. Кормангази туган авылына килгән илгизәр көйчеләрне мавыгып тыңлый, алар арасында Улак көйче аерылып тора. Улак кечкенә Кормангазиның музыкага аерым игътибарын күреп, аңа зур киләчәк юрый. 18 яшьлек Кормангази авылдан чыгып китә һәм илгизәр көйче булып җир гизә башлый. Улак белән бергә ул ярышларда катнаша, осталыгын арттыра һәм күренекле думбрачылар исәбенә керә.

 
Кормангази музее, Әстерхан өлкәсенең Алтынҗар авылы

Бүкәй Урдасы казакълары Исатай Тайманов белән Мәхәбәт Үтәмешев җитәкчелегендә Жангыр ханга һәм рус колониализмына каршы ихтилалының (1836-1838) шаһиты була. Көйләренең берсе — «Кишкентайым» («Юк») — халык ихтилалына багышлана. Байларны ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән өчен эзәрлекләүләргә дучар ителә. Кормангази берничә тапкыр төрмәгә ябыла, ләкин һич бирешми. Ул Уральск, Ырынбур төрмәләрендә утыра; Иркутск төрмәсендә дә утырган дигән мәгълүмат бар. Эзәрлекләнгән, изелгән көйче халыкның азатлык һәм азатлык турындагы хыялларын, үз җиренә мөхәббәтен чагылдырган «Алатау» һәм «Сары Арка» дигән көйләрен чыгара.

Кормангази алдынгы рус мәдәнияте вәкилләре, казакъ музыкасы һәм халык музыка кораллары турында материал җыйган филологлар, тарихчылар, этнографлар белән таныш була. Кормангази Сагырбаевның замандашы, Җаек журналисы һәм шагыйрь Никита Савичев «Уральские войсковые ведомости» газетасында болай дип яза: «Сагырбаев — аерым көйле зат, әгәр ул Аурупада белем алган булса, музыка дөньясы күгендәге иң зур йолдыз булыр иде...»

1862 елда Кормангази якташы, билгеле көйче Дәүләткирәй белән очраша. Ике думбырачы бер-берсенә сизелерлек йогынты ясый. Дәүләткирәйнең «Сандугач» дигән көен Кормангази үзенең репертуарына өсти. Кормангази иҗатының иң үрен «Сары Арка» көе били, ул иксез-чиксез казакъ далаларын тасвирлаган якты тональность һәм кызу темп белән аерыла. Кормангази уенының аңа гына билгеле ысуллары ул чактагы музыка техникасын үстерә, аларны шәкертләре һәм иярченнәре отып алып, камилләштерә. Алар арасында Миңлегали Сөйләманов, Динә Нурпәйесова, Ергали Есҗанов һәм башкалар була.

1880 елда Кормангазы Әстерхан янында Чама дигән урынга күчә. Тәҗрибәле, абруйлы аксакал янында аның көй осталыгының варислары — Динә Нурпәйесова, Ергали Есҗанов, Миңлегали Сөйләманов җыела. Ул чактагы билгеле думбырачылар — Күкбала, Менетай, Меңкара, Сүгерәли, Торгайбай, Шора да үзләрен Кормангазиның шәкертләре рәтенә кертәләр.

1896 елда мәрхүм була, хәзерге Русия Федерациясенең Әстерхан өлкәсе Володар районы Алтынҗар авылында җирләнгән.

 
Почта маркасы

60 көе билгеле. [3]

Искәрмәләр

үзгәртү
 
Кормангази оркестры бинасы
  1. 1,0 1,1 muziekweb.nl
  2. "Аңыз адам" журналы №7 Қазан 2010 жыл
  3. Казакъ мәдәнияте. Аңлатма энциклопедия. Алма-Ата: “Аруна Ltd.” ЖШС, 2005 ISBN 9965-26-095-8