Константин Чачава

Чачава Константин Владимирович (19191979) — акушерлык һәм гинекология өлкәсендә СССР галиме һәм педагогы, медицина фәннәре докторы (1959), профессор (1960), СССР Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы (1974; 1966 елдан әгъза-корреспонденты). Грузия ССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1967). СССР дәүләт премиясе лауреаты (1968). Акушерлыкта һәм гинекологиядә электрофизиологик юнәлешкә нигез салучы.

Константин Чачава
Туган 21 май 1919(1919-05-21)
Тбилиси, Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
Үлгән 16 май 1979(1979-05-16) (59 яшь) яки 8 май 1979(1979-05-08) (59 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Күмү урыны Дидубийский пантеон[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Константин Владимирович Чачава 1919 елның 21 маенда Тбилиси шәһәрендә туган.

1936 елдан алып 1941 елга кадәр Беренче Мәскәү медицина институтында укый. 1941 елдан алып 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышы чорында дәвалау учреждениеларында ординатор сыйфатында һәм хирургия бүлеге мөдире була, практик эштән тыш Тбилиси медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасында педагогик эш белән шөгыльләнә.

1945 елдан 1949 елга кадәр Акушерлык, гинекология һәм перинатология милли медицина тикшеренү үзәгенең клиник ординатурасында һәм аспирантурасында укуын дәвам итә. 1949 елдан алып 1965 елга кадәр Тбилиси медицина институтында ассистент, доцент һәм бу институтның акушерлык, гинекология кафедрасы мөдире булып эшли. 1965 елдан 1979 елга кадәр — Грузин ССР ы Сәламәтлек саклау министрлыгының перинаталь медицина, акушерлык һәм гинекология фәнни-тикшеренү институты директоры[1][2][3].

Гыйльми-педагогик эшмәкәрлеге үзгәртү

К.В. Чачава төп гыйльми-педагогик эшмәкәрлеге мәсьәләләре акушерлык һәм гинекология, аналыкның кысылу эшмәкәрлегенең патологиясе һәм физиологиясе, яралгы хәләтен тикшерүнең электрофизик һәм физиологик ысуллар белән бәйле, аның тарафыннан яралгының электрокардиография һәм тура реоэнцефалография ысуллары тәкъдим ителә. К.В. Чачава инициативасы буенча катлаулы бала табу вакытында ясалма гипотермия ысулы тәкъдим ителә. 1971 елдан 1979 елга кадәр К. В. Чачава Бөтен Союз акушер-гинекологлары гыйльми җәмгыйәтенең Президиумы әгъзасы, шулай ук Венгрия, Румын һәм Чехословакия акушер-гинекологлары гыйльми җәмгыйәтенең мактаулы әгъзасы булып тора. К. В. Чачава фәнни «Советская медицина» һәм «Акушерство и гинекология» журналлары мөхәрририят коллегиясенең әгъзасы булып тора, Зур медицина энциклопедиясенең «Акушерство и гинекология» мөхәрририят бүлеге мөхәррире була.

1949 елда медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Ранняя диагностика рака шейки матки с помощью определения окислительно-восстановительного потенциала» темасына диссертация яклый, 1959 елда медицина фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «К вопросу о замене акушерский ипов вакуум-экстрактор» темасына диссертация яклый. 1960 елда аңа гыйльми профессор исеме бирелә. К. В. Чачава җитәкчелегендә йөз алтмыш алты тикшеренү, шул исәптән дүрт фундаменталь монография языла, аның җитәкчелегендә ун дүрт докторлык һәм утыз кандидатлык диссертация яклана. 1968 елда «За разработку и внедрение новых методов диагностики и лечения в перинатальной медицине» эшчәнлеге өчен ССРБ дәүләт премиясена лаек була. 1966 елда ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ә 1974 елда — тулы хокуклы әгъзасы итеп сайлана[1][2][3].

К.В.Чачава 1979 елның 16 маенда Тбилисида вафат була.

Библиография үзгәртү

  • Прямая электрокардиография плода: (Новый метод регистрации биотоков сердца в период родов) / Тбилис. гос. ин-т усовершенствования врачей М-ва здравоохранения Груз. ССР. - Тбилиси : Ганатлеба, 1965. - 140 с.
  • Методическое письмо по применению новых физических и электрофизиологических методов диагностики и лечения в акушерстве / М-во здравоохранения Груз. ССР. Науч.-исслед. ин-т акушерства и гинекологии. - Тбилиси : [б. и.], 1965. - 17 с.
  • Реоэнцефалография плода и новорожденного. - Тбилиси : Ганатлеба, 1969. - 174 с.
  • Кранио-церебральная гипотермия плода в родах [Текст] : (Новый метод борьбы с интранатальной асфиксией) / К. Чачава, П. Кинтрая, А. Зиракадзе. - Тбилиси : Сабчота Сакартвело, 1973. - 205 с.
  • Пути снижения перинатальной патологии: Сб. науч. статей : (Посвящается 60-летию со дня рождения К. В. Чачава) / НИИ перинат. медицины, акушерства и гинекологии, Тбил. ин-т усоверш. врачей ; [Отв. ред. П. Я. Кинтрая и др.]. - Тбилиси : [б. и.], 1979 (вып. дан. 1980). - 323 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 . — Т. 27.
  2. 2,0 2,1 К. В. Чачава, К 60-летию со дня рождения / Хирургия // М.: 1963. — № 5 — С.149
  3. 3,0 3,1 Капанадзе Д. Л. Константин Владимирович Чачава / Акушерство, гинекология и репродукция // М.: 2017. — Т.11 —№1 — С.81-82

Әдәбият үзгәртү