Клодетт Колбер

американ актриса

Клодетт Колбер (Claudette Colbert, 13 сентябрь 1903 ел, Сен-Манны, Франция — 30 июль 1996 ел, Speightstown (инг.), Спайтстаун (рус.), Барбадос) — Америка актеры, «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре иясе, 1930 елларның күренекле комедия актерларының берсе дип танылган.

фр. Claudette Colbert
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Франция
 Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем фр. Émilie Chauchoin[2]
Туу датасы 13 сентябрь 1903(1903-09-13)[3][4][3][…]
Туу урыны Сен-Манде, Франция[2]
Үлем датасы 30 июль 1996(1996-07-30)[1][3][4][…] (92 яшь)
Үлем урыны Спайтстаун[d], Барбадос
Үлем сәбәбе инсульт
Җирләнгән урыны Барбадос
Ире яки хатыны Норман Фостер[d]
Һөнәр төре киноактер, театр актеры, телевизион актёр
Әлма-матер Лига студентов-художников Нью-Йорка[d] һәм Washington Irving High School[d]
Активлык чорнының башы 1925
Активлык чоры тәмамлануы 1987
Сәяси фирка әгъзасы АКШ Республика фиркасе
Фильмография Claudette Colbert filmography[d]
Бүләкләр
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][6]
 Клодетт Колбер Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Клодетт Колбер, кыз фамилиясе Эмили Шошуа (фр. Émilie Chauchoin), Франциянең Иль-де-Франс регионы Сен-Манде шәһәрендә туа, аның бала чагы, ата-аналары 1906 елда күчеп китү сәбәпле, Нью-Йоркта үтә. Атасы, банкир Жорж Клода, әнисе кондитер, Жанна Лу Шошуан. Колберның шулай ук өлкән абыйсы Шарль Огюст Шошуан (1898-1971) була. Гаиләдә француз теле белән беррәттән француз-инглиз тамырларына ия булган Клодеттның әбисе Мари Августина Лева аркасында инглиз теле дә кулланыла. Клодетның ата-анасы 1906 елда Нью Йоркка күчкәндә Клодеттка өч яшь була, Клодетт Вашингтонда Ирвинг мәктәбен тәмамлый. Инглиз теле укытучысы Алиса Россеттер аңа зур булмаган сөйләм җитешсезлегеннән котылырга ярдәм итә, ә аннары театр постановкасы өчен тыңлауларда катнашырга чакыра. 14 яшендә Клодетт «Provincetown Playhouse» театры сәхнәсендә «Вдовья вуаль» пьесасында үзенең беренче ролен башкара.

Мәктәпне тәмамлагач, Колбер Студент сәнгате лигасына стенографист булып укырга керә һәм укуын түләр өчен параллель рәвештә кием кибетендә эшли. Башта кыз модельер карьерасы турында хыяллана, ул сурәтне яхшы төшерә, әммә драматург Энн Моррисон лекцияләреннән соң актриса карьерасы турында җитди уйлана башлый. Моррисон аңа үзенең «Дикие Уэскоттсы» спектаклендә рольләрнең берсен башкарырга тәкъдим итә, спектаклне 1923 елда Бродвей сәхнәсендә куялар. Сәхнә исеме Клодетт Колбер астында кыз тик 1925 елда гына чыгыш ясый башлый. Колбер фамилиясен сайлау очраклы булмый, бу әнисе ягыннан әбисенең чын фамилиясе була. Клодеттның абыйсы, Чарльз Уэндлинг, күп еллар дәвамында актрисаның агенты һәм менеджеры сыйфатында эшли.

Карьерасы үзгәртү

Клодеттның актёр карьерасы 1920 елларда Бродвейда башлана, аннары телсез кинода дәвам ителә, соңыннан ул бер нинди авырлыксыз тавышлы фильмнарга эләгеп китә. Америкада Бөек торгынлык чорында Бродвейның күп театрлары ябыла, һәм шул чакта Клодетт кинода төшергә карар итә. Клодетт Франк Капраның «Ни за какие коврижки» (1927) фильмында беренче тапкыр чыгыш ясый. Әммә актрисаның кинематография эшләре уңышка ирешми. Моннан тыш уңышсызлыклар адым саен очрап тора, шул сәбәпле актрисаның нык борчылулары башлана, һәм ул кинодан китергә җыена. Әммә 1929 елда актрисаның тормышы икенче якка китә. Популярлык Колберга 1920 еллар азагында − 1930 еллар башында, аның «Леди алдаша» (1929) фильмындагы героинясы — үзеннән күпкә өлкәнрәк иргә хәйран калган сатучы һәм үзенең җитәкчесенә гашыйк сәркатипне уйнаган «Сөяркәләр арасындагы намус» (1931) кебек фильмнары белән, килә. Колбер бу елларда — кыска кыркылган кара чәчле һәм аерылып торган макияжлы хәтәр хатын. Бу бигрәк тә аның Сесиль Де Миллдәге эшләрендә: шәрә килеш сөттә юынган императрица Поппеи «Тәре билгесе» (1932) яки "Клеопатра"да (1934) Мисыр патшабикәсе Клеопатра рольләрендә төсмерләнә.


1950 еллар ахырына аның кинокарьерасы аска таба тәгәри башлый. 1961 елда ул зур экранга соңгы тапкыр «Пэрриш» фильмында чыга. Соңыннан ул үзенең карьерасын Англиядә һәм АКШта театр сәхнәләрендә дәвам итә, шулай ук бер — ике тапкыр телевидениеда күренә. 1971 елда актрисаның туганы Чарльз Уэнлинг вафат була.

Шәхси тормышы үзгәртү

Клодетт ике тапкыр никахта була. Беренче тапкыр 1928 елда актриса актёр һәм режиссер Норманн Фостерга кияүгә чыга, ул аның белән Бродвейда «Баркер» постановкасында катнаша. Бу никах шул вакыт өчен гадәти булмый. Алар аерым яши, һәм моны актрисаның әнисенә кияү охшамый дип аңлаталар. Клодетт әнисе белән яши, ә әнисе Фостерга аларның йортына килүне тыя. 1935 елда шушындый мөнәсәбәтләрне күтәрә алмый, актерлар аерылыша. Шушы ук елда Колбер кабаттан кияүгә чыга. Бу юлы Лос-Анджелестан хирург Джоэл Прессманга. Джоэл белән Клодетт никахта 33 ел яшиләр. 1968 елда Прессман кинәт кенә бавыр шешеннән вафат була. Ире вафат булганнан соң кинода төшүдән һәм сәхнәдә чыгыш ясаудан туктап, актриса Барбадос, <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%BF%D0%B0%D0%B9%D1%82%D1%81%D1%82%D0%B0%D1%83%D0%BD(үле сылтама)" rel="mw:ExtLink" title="Спайтстаун" class="new cx-link" data-linkid="110">Спайтстаун</a> каласына яшәргә күчә, анда вафатына кадәр яши. Клодетт Колбер 1996 елның 30 июлендә, берничә инсульт үткәргәннән соң, 92 яшендә вафат була. Актриса шунда ук, Барбадос, Изге Петр урамының Спайтстаун зиратында җирләнә. Клодеттның балалары булмый. Мөлкәтен Клодетт соңгы өч елда үзен караган әхирәте Хелен О’Хэгенга калдыра.

Колбер, Кеннеди-үзәкнең иҗади казанышлары өчен бирелә торган бүләк, Сара Сиддонс җәмгыяте премиясенә лаек була.

Кинога керткән өлеше өчен Клодет Колбер Голливуд-бульвар, 6812 Голливуд даны аллеясында йолдызга лаек була. 1999 елда ул 12 нче саны астында AFI версиясе буенча 100 бөек кино йолдызлары исемлегенә кертелә.

Сайлаулы фильмографиясе үзгәртү

  • 1927 — Майк мөхәббәте хакына / For the Love of Mike
  • 1929 — Леди алдаша / The Lady Lies
  • 1931 — Мәхәббәт һәм намус / Honor Among Lovers
  • 1931 — Елмаючы лейтенант / The Smiling Lieutenant
  • 1933 — Төнге җырчы (Сентименталь җырчы) / Torch Singer
  • 1934 — Дүрт коты алынган / Four Frightened People
  • 1934 — Тормыш имитациясе / Imitation of Life
  • 1934 — Бу бер вакыт төнлә булды / It Happened One Night
  • 1934 — Клеопатра / Cleopatra
  • 1935 — Шәхси дөньялар / Private Worlds
  • 1935 — Ул кияүгә хужага чыкты / She Married Her Boss
  • 1938 — Күк Сакалнын сигезенче хатыны/ Bluebeard's Eighth Wife
  • 1939 — Заза / Zaza
  • 1939 — Бу гаҗәп дөнья / It's a Wonderful World
  • 1940 — Ыгы — зыгылы кала / Boom Town
  • 1940 — Мәхәббәтем минем, уян / Arise, My Love
  • 1943 — Горурлык, сагыну һәм югалтулар аша / So Proudly We Hail!
  • 1944 — Сез киткәннән бирле / Since You Went Away
  • 1945 — Килеп китә торган хатын / Guest Wife
  • 1946 — Серле йөрәк / The Secret Heart
  • 1947 — Булдыксыз кеше һәм мин / The Egg and I
  • 1948 — Йокла, минем мәхәббәтем / Sleep, My Love
  • 1949 — Сатуга кәләш/ Bride for Sale
  • 1950 — Яшерен ярсу / The Secret Fury
  • 1951 — Әйдә, моны ачык итеп эшлик / Let's Make It Legal
  • 1952 — Плантатор хатыны / The Planter's Wife
  • 1954 — Язмышлар / Destinées
  • 1954 — Версаль серләре / Si Versailles m'était conté
  • 1961 — Пэрриш / Parrish

Бүләкләре һәм номинацияләр үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

  • 1935 — «Оскар» премиясе — «Бу бер вакыт төнлә булды» фильмындагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен
  • 1988 — «Алтын глобус» премиясе — мини — сериал, телесериал һәм телефильмнарда икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле, «Ике миссис Грэнвилль» телефильмы өчен

Номинацияләре үзгәртү

  • 1936 — "Оскар" премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Шәхси дөньялар» фильмы өчен
  • 1945 — «Оскар» —"Сез киткәннән бирле" фильмындагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен
  • 1987 — «Эмми» премиясе— мини — сериал, телесериал һәм телефильмнарда икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле, «Ике миссис Грэнвилль» телефильмы өчен

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Свидетельство о рождении
  3. 3,0 3,1 3,2 Internet Broadway Database — 2000.
  4. 4,0 4,1 Encyclopædia Britannica
  5. https://www.oscars.org/oscars/ceremonies/1935
  6. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств

Сылтамалар үзгәртү

  • Клодетт Колбер (инг.) Internet Broadway Database сайтта(инг.) Internet Database Broadway сайтында