Клавдия Краснова

Клавдия Федоровна Краснова (туган. 1925) — авыл хуҗалыгы производствосында совет алдынгысы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1949).

Клавдия Краснова
Туган телдә исем Клавдия Федоровна Краснова
Туган 1925(1925)

ССРБ, РСФСР Алтай крае[[Категория:Алтай крае

туганнар ]]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре совет авыл хуҗалыгы производствосында җитештерү алдынгысы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены «Урак һәм Чүкеч» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Клавдия Федоровна Краснова 1925 елның 2 маенда Алтай краеның Глинка авылында туа. 1930 елда биш яшендә ятим кала һәм балалар йортында тәрбияләнә, анда башлангыч белем ала.

1942 елда сугыш чорында, Клавдия Краснова хезмәт эшчәнлеген Совет районының В. И. Ленин исемендәге колхозында башлый. 1948 елда бөртекле культуралар үстерү буенча кырчылык звеносын җитәкли һәм 27 гектар мәйданда бодайдан 29,7 центнер уңыш ала.

1949 елның 20 маенда СССР Югары Советы Президиумының «1948 елда бодай һәм арыштан югары уңыш алганы өчен» Указы белән Клавдия Федор кызы Краснова Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә лаек була, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.[1]

1953 елдан 3 еллык край авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаганнан соң, агроном белгечлеге алып, «Путь к коммунизму» колхозында бакчачылык бригадиры, 1961 елдан «На страже мира» колхозында эшли.

К.Ф. Краснова Алтай крае халык депутатлары Советы депутаты итеп сайлана. Пенсиягә чыккач К. Ф. Краснова Томск өлкәсенең ябык шәһәрендә яши.[2].

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Трудовая слава Алтая / В. М. Самотохин. - Барнаул : Алт. кн. изд-во, 1985 г. — 223 с.