Кизнәр (бистә)
Кизнер — Удмуртиянең көньяк-көнбатышта поселок, 2007 елга хәтле — шәһәр тибындагы поселок.
Кизнер | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Удмуртия |
Координатлар | 56°17'0"N, 51°30'40"E |
Эчке бүленеш | юк |
Халык саны | 9 536 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 34154 |
почта индекслары | 427712 |
2 километр төньяктарак Кизнер авылы урнаша. Бу авылдан тимер юл станциясы, ә аннан сон аның буендагы посёлок үз исемен алганнар.
ТарихҮзгәртү
1914 елда Кизнер авылы янында "Казан - Екатеринбург" тимер юл төзелеше башланды. 1915 елда станция төзелеше тәмамлана, тиздән аның янында беренче йортлар барлыкка киләләр.
1942 елда Кизнер станциясы шәһәр тибындагы статусын ала, Кизнер районның административ үзәге Кизнер авылыннан монда күчерә.
2007 елдан соң Кизнер - авыл тибындагы посёлок.[1]
ТранспортҮзгәртү
Кизнер тимер юл станциясы (Горький тимер юлы). Шәһәр янында йөри торган пуезлар Казанга, Ижауга, Нократ Аланыга баралар. Ижау, Яр Чаллы, Мәжгә белән автобус элемтәсе.[2]
ХалыкҮзгәртү
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|
7 430 | 7 966 | 8 516 | 9 894 | 9 957 | 9 536 |
Милли состав (2002): арлар — 29,8%, руслар — 53,9%, татарлар — 12,4%.
ИкътисадҮзгәртү
Халык күбесенчә авыл хуҗалыгында, агач промышленностенда эшли. Җитен завод, леспромхоз, икмәк завод, май заводы эшлиләр.
Посёлокта хәрби часть урнаша.
Истәлекле урыннарыҮзгәртү
- Кизнер өлкәне өйрәнү музее
- Гражданнар сугышы вакытында атып үтерелгән Кызыл армия солдатларга һәйкәл.
- Бөек Ватан сугышта һәлак булган сугышчыларга һәйкәл
- 1942 елда К. Е. Ворошилов ике тапкыр торган йорт.
- Табигать памятингы — «Бизек»
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://www.udmpravda.ru/default/article?article=1183508054&issue=24160(үле сылтама)
- ↑ http://www.all-transport.info/regions/ru18.html#kizner
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ Численность населения УР(үле сылтама)