Кижтали Махадэв Гыйбадәтханәсе

Кижтали Махадэва Гыйбадәтханәсе Һиндстанда Керала штатында, Тхриссур районының Кодунгаллоорында урнашкан Шива Ходаена багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Кижтали Махадэва Гыйбадәтханәсе Чера Патшалыгында әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. Фольклор буенча, олы фикер иясе Парашурама Шиваның потын куйган булган. Гыйбадәтханә Кералада 108 Шива Гыйбадәтханәләренең өлеше булып тора.[1][2] Гыйбадәтханә 108 Шива гыйбадәтханәләрендә искә алынган дүрт тһали гыйбадәтханәләренең берсе булып тора (1. Тали гыйбадәтханәсе, Кожиккоде, 2. Кадутһрутһи Махадэва Гыйбадәтханәсе, Коттаям, 3. Кижтали Махадэва Гыйбадәтханәсе, 4. Тһаликотта Махадэва Гыйбадәтханәсе, Коттаям). Гыйбадәтханә шулай ук Китһоли Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм.

Кижтали Махадэва Гыйбадәтханәсе
Ил Һиндстан
Урнашу урыны Һиндстан, Керала, Тхриссур районы, Кодунгаллоор
Координатлары 10°10′42″ т. к. 76°28′18″ кч. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну

Тарихы үзгәртү

Борынгы Керала һәм аның хөкүмәт структуралары Тһалилар буларак мәгълүм билгеле гыйбадәтханәләрдә булган. Киһи Тһали, Араттали, Мелтали, Недиятһали һәм Чингпурутһу Тһали Борынгы Чера Патшалыгының биш Тһали гыйбадәтханәләре булып тора. Бу гыйбадәтханәләр борынгы Кераланың 108 Шива гыйбадәтханәләре өлеше булып тора. Мелтһали Гыйбадәтханәсе әлегә мәгълүм түгел (яки Аратһали елгасында)? һәм ышану буенча Тһируванчиккулам янында Коттаритхиның гыйбадәтханәләре булып тора.

Фестиваль һәм көн саен пуджа үзгәртү

Биредә регуляр рәвештә өч пуджа бар. (Usha pooja, Noon pooja һәм Athazha pooja). Гыйбадәтханәнең Шиваратри фестивале гадәттә Малаялам Кумбһа аенда бәйрәм ителә (Февраль - Март).

Гыйбадәтханә Структурасы үзгәртү

Кижтали Махадэва Гыйбадәтханәсе Керала штатында иң зур Шивалинга гыйбадәтханәсе булып тора. Ул Майсор Солтаны Типуның кампаниясе дәверендә җимерелгән берничә Һинд дине гыйбадәтханәләренең берсе булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү