Кече Дәрвишләр (Казан)
Кече Дәрвишләр (рус. Малые Дербышки) — Казанның Совет районына карый торган авыл.
Кече Дәрвишләр | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Совет районы |
Халык саны | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Географиясе
үзгәртүКече Дәрвишләр бистәсе Ноксы елгасы Казансуга кушылган урынга якын җирдә урнашкан. Төньяк, көнбатыш һәм көньяктарак бакчачылыклар, төньяк — көнбатышта Дәрвишләр урманы урнашкан.
Тарихы
үзгәртү1644 елда Казан Богородица хатын-кызлар монастыренең Дербышкина авылы буларак телгә алына.[5] 1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның яшәвен күрсәтә.[6]
XX гасыр башында авыл Каймар волостеның Борисоглебское авылы мәхәлләсенә карый. Авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл халкы умартачылык, он тарту белән дә шөгыльләнә, авылдан читтә дә эшли.[7]
Гражданнар сугышы вакытында авыл ике тапкыр кулдан кулга күчә: 1918 елның 8 августына Кече Дәрвишләр халык армиясе КомУча тарафыннан алына. Шул ук елның сентябренә ул яңадан кызыллар кулына күчә.[8]
XIX гасыр уртасыннан алып 1924 елга кадәр Кече Дәрвишләр авылы Казан губернасы Казан өязенең Собакин (Калинин) волостена керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Район бүленеше кертелгәннән соң Воскресенский (Казан, 1927-1938), Юдино (1938-1950), Биектау (1950-1963, 1965-1998) һәм Яшел Үзән (1963-1965) районнары составында була. 1998 елда Казанның Совет районына кушыла.[9]
Халык саны
үзгәртү2000 елга авылда 453 кеше яшәгән.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ландратская перепись
- ↑ Списки населенных мест Казанской губернии : ... по сведениям 1859 года — СПб.: 1866.
- ↑ Списокъ селенiй Казанской губернiи — Казан: 1908.
- ↑ Татар энциклопедиясе — 2002.
- ↑ Казанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3 (1916).
- ↑ Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в: Корсаков Дмитрий Александрович — Алфавитный каталог — Электронная библиотека Руниверс.
- ↑ Казанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3 (Ru).
- ↑ Аусеклис Спреслис. Латышские стрелки на страже завоеваний октября 1917-1918 гг. — Zinatne, 1967. — 256 с.
- ↑ Татарская АССР. Административно-территориальное деление на 1 января 1948 | Проект «Исторические Материалы». әлеге чыганактан 2021-09-21 архивланды. 2021-12-30 тикшерелгән.