Керли (тулы исеме — Керли Кыйв; эст. Kerli Kõiv, ˈkerli ˈkɤ.iv) (1987 елның 7 феврале) — Эстония җырчысы һәм җырлар авторы. Керли беренче тапкыр 2004 елда Eurolaul конкурсында «Beautiful Inside» җыры белән чыгыш ясый. Керлиның дебют альбомы Love Is Dead 2008 елның июлендә Billboard 200 чартында 126 урын ала һәм Billboard Heatseekers 2[3] чартында икенче урын ала. 2010 елда Керлиның ике композициясе, шул исәптән — «Tokio Hotel» белән дуэт — «Strange» җыры Almost Alice[4] музыка җыентыгында «Алисә могҗизалар илендә» фильмына керә.

Керли
Туган 7 февраль 1987(1987-02-07)[1] (37 яшь)
Элва[d], Элва[d], Тартумаа[d], Эстония[2]
Ватандашлыгы  Эстония
Һөнәре җырчы, пианист, композитор, музыкальный артист, җырлар автыры, музыка продюсеры

 Керли Викиҗыентыкта

Башлангыч еллар үзгәртү

Керли Элва шәһәрендә[5] (Эстония) социаль хезмәткәр һәм автомеханик гаиләсендә туа[6][7]. Керлинең музыка белән шөгыльләнә торган һәм «Йолдызлар фабрикасы» тапшыруының эстон аналогының бер сезонында катнашкан сеңлесе Элиза бар[8].

Балачакта Керли бал биюләре белән шөгыльләнгән[9]. 16 яшендә ул музыкаль сәләтләрен үстерү өчен мәктәпне ташлап китә[10]. Үсмер чагында ул җырларга, биергә, фортепианода уйнарга өйрәнә.

Карьера үзгәртү

2002—2005: Карьера башы үзгәртү

2002 елда Laulukarussell җыр бәйгесендә катнашып, «Bridge over Troubled Water» җыры белән чыгыш ясап, аны ота[11]. Шул ук елны ул үзенең яше турында Fizz Superstar (American Idol тапшыруының Балтыйк буе аналогы) конкурсында катнашу мөмкинлеген алу өчен алдый, чөнки анда 15 яшьтән олырак башкаручылар катнаша алган. Керли бу конкурста җиңеп, Швециянең Universal Sweden тавыш яздыручы лейблы белән контракт ала[12], әмма контракт уңышсыз була, чөнки аны Universal Music тарафыннан имзалаган кеше отставкага китә.

Керли бәйсез лейбл белән контракт төзегән, ул Universal Music та аның белән контракт төзегән кешенең лейблы була, әмма тиздән компания бөлгенлеккә төшә[13]. 16 яшендә Керли Стокһольмга күчеп килә, анда 2003 елда Melodifestivalen конкурсында катнаша һәм икенче ярымфиналга кадәр җитә. 2004 елда ул EurolaulЕвровидениегә сайланыш бшйгесендә «Beautiful Inside» җыры белән катнашып, икенче урынны алган.

18 яшендә ул АКШка күчеп килә, анда ЭЛ Эй Рейдка тыңлауга эләгә һәм аннары Island Def Jam Music Group белән 2006 елда контрактка кул куя.

2006—2008 еллар. Kerli мини-альбомы һәм Love is Dead дебют альбомы үзгәртү

2006 елда Керли Island Records белән контракт төзи. Керли җырларның продюсеры һәм авторы Дэвид Морис белән эшләгән. Беренче язмалар Kerli исемле мини-альбомына чыгарылган. 2008 елда Керли Love Is Dead дип аталган дебют альбомын чыгара. «Love Is Dead» җырына видео 2008 елның 29 февралендә Island Records тарафыннан чыгарылган, ә «Walking on Air» җырына клип 2008 елның 20 маенда чыккан. Җыр 2008 елның 21-29 июлендә iTunes та «атнаның бушлай синглыы» була. Шулай ук Керли аны 2008 елгы Scream премиясен тапшыру тантанасында да башкара[14].

 
Керли Лондондагы концертта, 2008 ел.

«Creepshow» җыры «Burnout Paradise» уенының саундтрекына керә[15]. Ә «Bulletproof» композициясе «Каратель: сугыш территориясе» фильмының рәсми саундтрекына керә.

2008 елда Керли «When Nobody Loves You» дип аталган төп теманы «007: Мәрхәмәтлек Кванты» уены өчен язган.

2009 ел—хәзерге вакыт: Almost Alice һәм яңа альбом үзгәртү

2009 елның гыйнварына Керлиның The Rasmus(рус.) төркеме белән уртак концерт туры планлаштырылган була, әмма тур булмый, чөнки җырчы үзенең икенче альбомы өстендә эшли башлый[16].

2009 елның июлендә Керли Таллинда узган Õllesummer Эстония музыка фестивалендә чыгыш ясый, чыгыш аның озак тәнәфестән соң Эстониядә беренче була[17].

2009 елның 10 сентябрендә Island Def Jam лейблы iPhone өчен «Керли» кушымтасы чыгуын игълан итә[18] һәм шул ук айда әлеге кушымтадан файдаланучылар яңа «Saima» композициясен ишетә алалар[19]. Керли «The Creationist» синглын яңадан бастырган, яңа версия Италия башкаручысы һәм җырлар авторы Чезаре Кремонини белән дуэт булган[20].

Керли Love Is Dead альбомы өчен European Border Breakers Award эстон премиясе лауреаты була[21].

2010 елның 2 мартында Almost Alice — «Алисә могҗизалар илендә» фильмына музыка җыентык дөнья күрә. Ул үз эченә ике Керли җырын — «Tea Party» һәм Tokio Hotel(рус.) белән бергә язылган «Strange» җырларын ала[4]. «Tea Party» 2010 елның 15 июнендә чыга.

Шулай ук 2010 елда Керли Тарья Туруненның(рус.) «I Feel Immortal» җыры авторларының берсе була.

2010 елның апрелендә кием линиясен чыгара башлый[22]. Шулай ук ул «Nature Boy» җырының кавер-версиясен яза, ул «Смолвилль серләре» сериалының 10 сезонының проҗыры була[23]. 27 октябрьдә «Kerli’s MoonChild Academy» Керлиның яңа сайты эшли башлый.

«Army of Love» җыры икенче альбомның промоҗыры була. «Army of Love» видеоклипы Эстониядә ноябрь башында төшерелгән. Клипның режиссёры — Каймар Кукк (Caviar Productions). 1 декабрьдә Керли AOL PopEater өчен клип төшерү турында сөйли торган видеоблогның биш өлештән беренче өлеше чыга. «Army of Love» җыры 2010 елның 16 декабрендә дөнья күрә, ә видеоклип премьерасы 22 декабрьдә була. 2011 елның 30 апрелендә җыр Billboard Hot Dance Club Songs чартын җитәкли[24]. 2013 елда «The Lucky Ones» җыры шулай ук Billboard Hot Dance Club Songs чартын җитәкли[25].

2011 елның мартында Ekspress басмасы Керлины Эстониянең иң йогынтылы 100 хатын-кызы исемлегенә керткән[26].

2013 елның ноябрендә Керли Island Records тан китә һәм Ultra Music лейблы белән контракт имзалый.

Дискография үзгәртү

  • Kerli (2007)
  • Love Is Dead (2008)
  • Utopia (2013)
  • Shadow works (2019)

Бүләкләр һәм номинацияләр үзгәртү

Ел Премия Нәтиҗә
2008 «Керли» MTV Europe Music Awards — Иң яхшы Прибалтик башкаручы Номинация
«Walking on Air» MTV Video Music Awards — иң яхшы поп-видео Номинация
2009 Eesti Rahvusringhääling[27] Ел җыры, 2008 Җиңү
Estonian Music Awards Җиңү
2010 «Love Is Dead» European Border Breakers Award (EBBA)[28] Җиңү
2011 «Tea Party» Eesti Muusikaauhinnad[29]Aasta Muusikavideo Җиңү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Discogs — 2000.
  2. 2,0 2,1 http://www.bbc.co.uk/music/artists/acf295f0-a10c-4c6a-ad0b-b01f82009153
  3. Love Is Dead - Kerli. Billboard. September 15, 2010 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Tokio Hotel And Kerli Will Collaborate On Tim Burton's 'Alice In Wonderland' Soundtrack. MTV (January 12, 2009). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. January 13, 2010 тикшерелгән.
  5. Interview with Estonian Pop Princess Kerli. Pop Culture Madness (November 15, 2007). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. September 20, 2010 тикшерелгән.
  6. Kerli Kõivu isa ähvardab vangla!. Kroonika. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. September 21, 2010 тикшерелгән.
  7. Kerli Kõivu isa ähvardab vangla!. Kroonika. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. September 21, 2010 тикшерелгән.
  8. Eliisa Kõiv. Õhtuleht. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. September 21, 2010 тикшерелгән.
  9. Kerli. You imagine yourself dancing "samba" in brasil? UAHSUAH. Formspring.me. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. October 27, 2010 тикшерелгән.
  10. MTV Buzzworthy Interview: Kerli. MTV. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. March 16, 2010 тикшерелгән.
  11. 2002 - History - Estonian Television - BBC. Oetv. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. October 3, 2010 тикшерелгән.
  12. Kerli Shakes Up European Pop With Island Release "Love Is Dead". Universal Music (4 April 2008). әлеге чыганактан 2011-07-18 архивланды. 2 September 2010 тикшерелгән.
  13. Kiwibox.com. Music Artist Kerli, Interview with Kiwibox Part 1. YouTube. September 20, 2010 тикшерелгән.
  14. Kerli performs 'Walking on Air' at the 2008 Scream Awards. Fantastic Weapon (October 21, 2008). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. May 3, 2010 тикшерелгән.
  15. Burnout Paradise Track listing. әлеге чыганактан 2008-09-12 архивланды.
  16. Estonian fairytale in USA – Interview with Kerli. FREE! Magazine (2009-06-10). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. 2010-07-17 тикшерелгән.
  17. Galerii: Kerli Kõiv Õllesummeril. elu24 (2009-07-13). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. 2010-07-17 тикшерелгән.
  18. Official Kerli iPhone App Now Available, Island Def Jam.com (September 10, 2009). 6 ноябрь 2009 тикшерелде.
  19. New Song from Kerli for iPhone Users, Official website (October 27, 2009). 7 ноябрь 2009 тикшерелде. 2010 елның 2 февраль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-02-02, retrieved 2021-05-08 
  20. My Duet w/ Cesare Cremonini | News | Kerli | Artists | Island | Island Def Jam
  21. Kerli [Official Site]. Kerlimusic.com (2009-11-30). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. 2010-06-29 тикшерелгән.
  22. Kerli: Where Fashion and Music Collide. kerlimusic.com (April 6, 2010). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. September 30, 2010 тикшерелгән.
  23. Masters, Megan. Superman Returns! Exclusive Last First Look at Smallville's 10th and Final Season. E! Online. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды.
  24. Club Music, Hot Dance Songs, Club Songs, Dance Club Music Charts. Billboard. April 30, 2011 тикшерелгән.
  25. Kerli Album & Song Chart History. Billboard. April 30, 2012 тикшерелгән.
  26. Sada Eesti naist. Ekspress.ee (2011-03-08). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. 2011-03-11 тикшерелгән.
  27. Eesti Muusikaauhinnad » Avaleht » Tutvustus » 2009. Eesti Fonogrammitootjate Ühing. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды.
  28. Voting for EBBA Awards 2010! Vote for KERLI!. Island Records (2009-11-30). әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. 2010-01-27 тикшерелгән.
  29. Ennet, Helena-Reet. (2011-01-27). Need on Eesti Muusikaauhindade nominendid. Gossip Media OÜ. әлеге чыганактан 2012-06-17 архивланды. 2011-01-27 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү