Керкәле балалар бакчасы

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" Муниципаль берәмлеге "Керкәле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем

Керкәле балалар бакчасыТатарстаның Лениногорск районы Керкәле авылында урнашкан муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе (балалар бакчасы). Гамәлдәге директор - Алсу Әхмәтҗанова. Бүгенге оешма буларак 1986 елда нигезләнә. 10 бала белән 1 тәрбияче эшли.

Керкәле балалар бакчасы
Нигезләнү датасы 1986
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Керкәле, Керкәле авыл җирлеге[d], Лениногорск районы һәм Татарстан
Укучылар саны 15
Югарырак ранг Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Хезмәткәрләр саны 2
Адрес Татарстан Республикасы, Лениногорск районы, Керкәле авылы, Заря урамы, 1 йорт
Почта индексы 423272
E-mail mailto:karkali@rambler.ru
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/l-gorsk/karkali/dou22
Карта

Тарихы

үзгәртү

Мин , Әхмәтшина Разия, 1955 елда Чистай педучилищасын тәмамлап Шөгер районына килдем. Керкәле авылы балалар бакчасына мөдир итеп билгеләндем. Бинасы Гәрәй абзыйдан калган 4 почмаклы йорт иде,бер группада 25-30 бала. Авыл советы председателе Фәрхетдинов Зөфәр абый инициативасы белән зуррак итеп бина төзү башланды.

Балалар белән эшләүне мәктәп территориясендәге Әхмәт байның 2 этажлы бинасында дәвам иттек. Авыл советы төзегән бинада 10 ел эшләгәннән соң 1966 елның январь аенда бинабыз янды. Бу вакытка инде авылда зур үзгәрешләр: хуҗалар юк, 1958 елда ук авыл Советы Иске Шөгер белән берләшеп ,колхоз “ Шушма” колхозына кушылып,үзәкләре Иске Шөгердә 7-8 км ераклыкта. Телефонар юк,транспорт юк,мин дә кыюсыз, туган юк ,дус-иш юк.Автобусар сирәк үз вакытлары белән йөри,попуткалар алмый,җәяү йөрү.

Авыл Советы сессиясендә балалар бакчасының еллык сметасында каралган 9 статья-900 сум, 12 статья -250 сум,14 статья -300 сум, бюджеттан 2000 сум булырга сөйләшенде....Кабат статьяларга рөхсәт алыр өчен район башкарма комететы председателе Моряков янына кабат-кабат керергә туры килде. Шундый шартларда бер аллаһының рәхмәтенә ,ата-аналарның яхшы мөгаләмәсенә.авыл халкының ярдәменә таянып без 4 хатын-кыз: Мугинова Мәгъсүмә-тәрбияче, Сабурова Гөлҗиһан-пешекче, Гарифуллинаа Минҗамал-ярдәмче, һәм мин детсад бинасы төзергә тәвәккәлләгәнбез. Спиридоновка ягындагы урманда агач кисү,кырыйга чыгаруда Ахметшин Габделхәй, Фәрхетдинов Фәрит, Газизов Һадый, Сафуанов Закирлар тырыштылар. Кайтаруда РТС тракторы нарядын үтәгәннән соң төнлә бардылар.Һәрберебез нәрсә булсада әзерләп килеп ризыкландырдык.Бураны бурауда Газизов Һадый, Сафуанов Закир, Минәхмәт, Ямалетдинов Шәһит, Галләмов Нәҗип, Гарифуллин Фатихлар эшләде.

Бураны күтәрү урыны-сөргән бакча,апрель ае-нигезе юк,нишләргә дә түгел. Керкәле карьеры начальнигы Гильметдинов Хәлил:(Аллаһының рәхмәте яусын)”Апа почмакларына куярга тонналы ташлар бар,тракторчы Хасанов Мөнир төшерердә,ураштырып та куяр “-диде. Икенче көнне үк төшереп бурачылар күрсәтүе буенча урнаштырып та китте. Гаҗәп ,ул вакытта күп эшләр-бар да әңер-савапка булды. Бураны ата-аналар , бураучылар, авыл халкы ярдәме белән күтәреп куйгач, нигезенәташ тутыру өчен измәясарга ат белән сары балчык, ат тиресе ташып буталап нигез эшләнде. Түбәсе калган бүрәнәләрне Халимов Йәсәр тегермәне янында ярдырып җәелде, ярыклары балчык измәсе белән сыланды, Исламова Сәрия, Вагизаова Назирә, Гарифуллина Резедәләр һәрдаим катнашып тордылар. Сылаганнан соң түбәсенә тегермәннән опилка ташып тутырдык.опилка өстенә чиләкне аркан белән тартып бакча туфрагы җәйдек.Тәрәзә, ишек яңаклары өчен материалны лесник Мугинов Барый абзый Тукмак урманындагы наратлыктан кисәргә рөхсәт бирде. Өмә итеп җыелышып барып әзерләүдә Сафуанов Исмәгыйл абый, Ахметшин Габделхәй, Исламова Сәрия, Имамова Мәбрүрә, Гарифуллин Фәтих, Сабурова Гөлҗиһан, Гарифуллина Минҗамаллар бик теләп эшләделәр. Материалны Йәсәр лесопилкасында ярдырып, эшләп, урыннарына Ямалтдинов Шәһит Валиевич, Галләмов Нәҗип, Закиров Хәмзә абыйлар ураштырдылар.Тәрәзә рамнарында алар эшләде.Түбән Чыршылы комбинатыннан койма тактасы аласыбыз бар иде, Авыл советы хуҗасы Зарипов Хөсәен абзый МСО хуҗасы Хәйретдинов Ислам абый белән сөйләшеп , быткомбинат тракторы белән төяп кайтып алыштык идәнлек такта. Җылыту өчен мичләрне Хасанов Мәхмүт абый белән чыгардык,соңрак электор белән җылытуга Галимов Наил көйләде.

Авыл Советлары кушылып 20 елда 5 ай бергә эшләделәр. Май аенда киткән иде , октябрь аенда кайттылар, 7-8 км арада җәяү йөрелде. Детсад бинасын төзүгә бухгалтерия хисаплавы буенча 3850 сум акча тотылган. Ул вакыттагы Авыл Советы председателе Мухаметзянова Рәйсә да гаҗәпләнде : ”6 почмаклы хуҗалык өйләре 5000 сум тора” дип.

Таш кареры, РТС, быткомбинат акча күчерергә дип счет тәкъдим итмәделәр. 20 елдан соң колхоз идарәсе план нигезендә төзү оешмалары белән яхшы итеп төзелгән бинага балалар күчерелгәч, бу бина буш калды.[1]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Әхмәтшина Разыя апа кулъязмасыннан, компьютерда бастырды Беляева Эльмира Минсәгыйт кызы

Чыганаклар

үзгәртү