Кварк-глюон плазмасы

(Кварк матдәсе битеннән юнәлтелде)

Кварк-глюон плазмасы ("кварк боткасы", хромоплазма) — элементар кисәкчекләр физикасында югары энергиядә адроннан торган матдә күчкән агрегат халәт. Әлеге халәт электроннардан һәм ионнардан торган гади плазмага охшаш.

Кварк-глюон плазмасын тикшерүче ALICE тәҗрибәсе

Кварк-глюон плазмасы халәте алдыннан глазма халәте бара, соңрак глазма җимерелә һәм хаотик хәрәкәтләнүче кварклар, антикварклар, глюоннар хасил була.

Тасвир үзгәртү

Гадәттә адроннарда (протоннар, нейтроннар һ.б.) кваркларның суммар төсле коргысы нульгә тигез, ягъни төссез халәттә тора.

Аналогия буенча бар атомнар электрик нейтраль, чөнки уңай һәм тискәре электрик коргылар бер-берсен тигезли (компенсацияли). Ләкин югары температурада атомнарда ионлашу процессы бара, коргылар аерыла һәм матдә квазинейтраль була. Ягъни мәтдәнең бөтен болыты нейтраль калса да, аның аерым кисәкчекләре нейтраль булмый инде.

Нәкъ шулай адрон матдәсе белән бара, ахры: бик югары энергиядә төс (төсле коргы) иреккә чыга, димәк конфайнмент бозыла һәм матдә квазитөссез була, кираль симметрия торгызыла.

Фараз буенча Галәмнең әүвәл матдәсе беренче мизлелдә: Зур Шартлаудан якынча 10−11 с соң нәкъ кварк-глюон плазмасы халәтендә торган, нәкъ әлеге халәтнең үзлекләре Галәмнең барион асимметриясенә китергән.

Хәзер тик югары энергияле кисәкчекләр бәрелешләрендә кварк-глюн плазмасы йоктосекунда (10−24 с) дәвамында хасил була. Фаза күчешенең температурасы якынча 150 МэВ тәшкил итә.

Кайбер тикшеренүләр буенча нейтрон йолдызлар үзәгендә кварк-глюон плазмасы урнашкан.

Бер караш буенча атом төшләрендә нейтроннар, протоннардан кала кварк-глюон плазмасының "тамчылары" бар.

Фараз буенча Галәмдә кварк-глюон плазмасыннан торган кварк йолдызлары бар, кайбер намзәтләр табылган инде.

Сылтамалар үзгәртү