Квадрат миль
Квадра́т ми́ль (кв. миль, миль²; ингл. square mile, сокр. sq mi, mi²) — метрик булмаган мәйдан үлчәве берәмлеге.
Британия үлчәүләр системасында 1959 елдан башлап 1 квадрат миль 1609,344 м яклы квадратның йөззурлыгына тигез. Шундый квадратның йөззурлыгы якынча 1,61 км × 1,61 км = 2,59 км² га тигез.
1 квадрат миль түбәндәгенә тигез:
- 3 097 600 квадрат ярд (sq yd);
- 2560 руд (roods);
- 640 акр (acres);
- 258,999 гектар (га);
- 64 квадрат фурлонг (sq furlongs);
- 2 589 988,110 квадрат метр (м²);
- 2,590 квадрат километр (км²).