Катерина Ягеллонка

Катерина Ягеллонка (пол. Katarzyna Jagiellonka, швед. Katarina Jagellonica av Polen, 1 ноябрь 1526 ел — 16 сентябрь 1583 ел) — Финляндия герцогинясы (1562), Швеция королевасы (1569), Финляндия бөек герцогинясы (1581). Ягеллоннар нәселеннән.

пол. Katarzyna Jagiellonka
Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Реч Посполита
Титул герцог[d]
Туу датасы 1 ноябрь 1526(1526-11-01)[3][4][5][…]
Туу урыны Краков, Королевство Польское[d][3]
Үлем датасы 16 сентябрь 1583(1583-09-16)[3][4] (56 яшь)
Үлем урыны Королевский дворец в Стокгольме[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[3]
Җирләнгән урыны Уппсала кафедраль җәмигы[d]
Ата Сигизмунд I[d]
Ана Бона Сфорца[d]
Кардәш Анна Ягеллонка[d], Изабелла Ягеллонка[d], София Ягеллонка[d], Ядвига Ягеллонка[d], Катарина, графиня Монтфорская[d], Anna Jagiellon[d], Регина Шафранец[d], Сигизмунд II Август[d], Ян[d] һәм Wojciech Olbracht[d]
Ире яки хатыны Юхан III[d]
Балалар Сигизмунд III, Анна Шведская[d] һәм Изабелла Ваза[d]
Ыруг Ягеллоны[d]
Һөнәр төре правящая королева
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Катерина Ягеллонка Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Катерина Ягеллонка — поляк короле Сигизмунд I Картның һәм Бона Сфорцаның кече кызы, швед короле Юхан III хатыны, польша короле һәм бөек литва кенәзе III Сигизмундның әнисе.

1561 елда, беренче хатыны үлгәннән соң Иван Грозный аны чакыра, әммә аны кире кагалар һәм ул Мария Тимрюковнага өйләнә. 1562 елның 4 октябрендә Катерина Вильнода швед короле Густав I улына һәм шул вакытта хакимлек иткән король Эрик XIV энесенә, Финляндия герцогы Юханга кияүгә чыга. Юхан абыйсыннан бу никахка рөхсәт алмый. Эрик XIV башта бу никахка каршы булмый. Әммә 1561 ел дәвамында Польша белән Швеция арасында политик мөнәсәбәтләр кискен үзгәрә. Бу шартларда Эрикка XIV туганы Польша короле белән туганлашу җайсыз була, һәм ул Юханны бу никахтан баш тартуга үгетли, әммә Эрик XIV каршы булуга карамастан, туй үтә. Яшь өйләнешүчеләр Або (Финляндия) сараенда урнаша.

Юханның Ливониялагы эшмәкәрлеге Эрикны XIV энесенә сугыш игълан итәргә мәҗбүр итә. Сарайны басып алу өчен гаскәр җибәрә һәм 1563 елның 12 августында замок җиңелә. Катерина ире белән Швецияга җибәрелә һәм Грипсхольм замогына ябып куела.

Иван Грозный аны иреккә чыгару турында Эрик XIV белән сөйләшүләр башлый. Ул Катеринадан Юханны калдырып, Рәсәйгә килеп аның хатыны булуын сорый. Эрик XIV чак бу тәлапны үтәми кала. Катерина 1564 елда төрмәдә кызы Изабелланы таба (1566 мәрхүм), 1566 елда — улы Сигизмунд, ә 1568 елда кызы Анна туа.

Катерина белән Юхан 1568 елда азат ителә. 1569 елда ул Швеция королевасы була, ә аның ире, Эрик XIV куылганнан соң, король Юхан III булып китә.

Катерина улы Сигизмундны католик диндә тәрбияли. 1587 елда ул Польша короле һәм Литва кенәзе була. 1592 елда швед короле була, әммә аның католицизмга бирелгәнлеге һәм илнең халкы белән йомшак бәйләнеше аркасында 1599 елда тәхетеннән колак кага.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Herman Lindqvist: Historien om Sverige; Gustav Vasa och hans söner och döttrar (Gustav Vasa and his sons and daughters) (1997)



  • Åke Ohlmarks: Alla Sveriges drottningar (All the queens of Sweden) (1979).



  • Signum svenska kulturhistoria: Renässansen (The Renaissance) (2005)



  • Данная статья основана на материалах английской Википедии
  • При написании этой статьи использовался материал из Энциклопедическое словаря Брокгауза и Ефрона (1890-1907)