Касыйм педагогика училищесының татар бүлеге

милли мәгариф оешмасы (Касыйм, Рязань өлкәсе, Россия)

Касыйм педагогика училищесының татар бүлеге (рус. Татарское отделение Касимовского педагогического училища) ― 1924 – 1937 елларда Касыйм шәһәрендә эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирүче милли мәгариф учреждениесе.

Касыйм
педагогика училищесының
татар бүлеге
Нигезләү елы 1924
Ябылу елы 1937
Тип педагогика
Урын Россия байрагы РФ, Рязань өлкәсе, Касыйм
Адрес 391300, Касыйм, Гагарин ур., 19
Касыйм педагогика училищесының татар бүлеге урнашкан бина (2нче кат). Хәзерге күренеш

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  1929 елгы чыгарылыш сыйныфы фотосурәте.

Октябрь революциясенә кадәр Касыймда атаклы Кастров мәдрәсәсе эшләгән (2014 елдан монда Ә. М. Ишимбаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге урнашкан [1]). Бу уку йорты татар сәүдәгәрләре Кастровлар химаясендә булган [2]. Җәмәгать эшлеклесе һәм педагог Сәгъдия Хәсән кызы Булатова (1882―1950) Касыймда татар кызлары өчен беренче мәктәп ача [3].

1924 елда татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү өчен Касыйм педагогика техникумы (1937 елдан педагогика училищесы[4]) базасында Татар бүлеге ачыла [5]. Биредә төп фәннәр буенча укыту татар телендә алып барыла. Укытучылар булып җирле укытучылар эшли: Ф. Ф. Бәширова (татар теле, әдәбияты), А. И. Итакаев (математика), З. В. Чанышев (биология, химия). Татар бүлегендә белгечләр җитмәгәнлектән, Уфа һәм Казан укытучыларын чакыралар. Татар бүлегендә педагогик осталык нигезләрен Касыйм шәһәре һәм Касыйм районы вәкилләре генә түгел, Идел буе һәм Урта Азия яшьләре дә алган. 1929 елда татар бүлеген тәмамлаучыларның беренче чыгарылышы була, алар арасында ― Әхмәт Мортаза улы Ишимбаев (1906―1998), РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы (1958)[6].

1934 елда кече милләт[d] вәкилләре ― татарлар өчен Касыйм педагогика техникумының мәктәп бүлегенең 1нче курсына берьеллык әзерлек курсларына кабул итү игълан ителә. Курсларга 14 яшьтән өлкәнрәк, кимендә башлангыч белемгә ия булган, сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгән һәм сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән туганнары булмаган, ике җенес вәкилләре дә кабул ителгән.

Укуны тәмамлагач, Касыйм педагогика училищесының татар бүлегенең элеккеге студентлары укыту татар телендә алып барылучы шәһәр һәм авыл мәктәпләренә җибәрелгән.

Татар бүлеге озак яшәмәгән, чөнки вакыт узу белән аңа ихтыяҗ калмаган. 1937 елга кадәр Касыйм шәһәре һәм Касыйм районы[d] мәктәпләрендә татар балалары башлангыч сыйныфларда татар телендә укыганнар, рус теле аерым фән буларак кергән. Шуңа бәйле рәвештә мондый мәктәп укучыларына рус мәктәпләренең бишенче сыйныфларына күчеп уку авыр бирелә. Ата-аналар укытуны беренче сыйныфтан ук рус телендә алып баруны сорый башлыйлар.

Касыйм педагогика училищесы исеме 1997 елда Касыйм шәһәрендәге Рязань педагогика көллияте (филиал) (рус. Рязанский педагогический колледж в г. Касимове) үзгәртелгән[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Светлана Воскресенская. Ахмед Ишимбаев — честь и совесть касимовских татар. Сасовская национально-культурная автономия татар(рус.)
  2. Лилия Габдрафикова. Как уходила татарскость: Касимов в советское время. Дзен, 21.12.2020(рус.)
  3. Сафаров М. А. Кастровское медресе. Бастаново(рус.)
  4. Касимовскому педагогическому колледжу исполнилось 100 лет. Мещерские вести – Касимов и Касимовский район OK.RU, 11.11.2021(рус.)
  5. Татарское отделение Касимовского педагогического училища. ВКонтакте, 21.06.2018(рус.)
  6. Ахмед Ишимбаев — честь и совесть касимовских татар. Сасовская национально-культурная автономия татар
  7. История колледжа. Рязанский Педагогический Колледж

Сылтамалар үзгәртү