КартТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Карт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татар Суыксуы авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423736
Карта

Халык саны — 139 тирәсендә. Почта индексы — 423736.

XVII гасырда нигезләнгән.

XVII гасырның өченче чирегендә нигез салына. Нәсел шәҗәрәләре дә шул чорга күрсәтә. Зираттагы иң борынгы кабер ташы 1680 елларга карый, шунда ук табылган акчага 1702 ел исәбе сугылган. Авылның тарихи атамасына нисбәтле берничә риааять сакланган. Аларның берсендә “кар тавы “ сүз тезмәсеннән килеп чыгуы турында бәян ителә. Имеш, бу урынга килеп чыккан беренче кешеләр, авыл буласы урынга карап, “кар тавы!” дип гаҗәпләнеп торганнар. Әгәрдә моңа ышансак, бәлки, Кама ягыннан килгән кешеләр чыннан да кар көртләре каплаган үргә шундый исем кушканнардыр. Чөнки авылның ике урамы хәзер үргә табан сузыла. Күрше авыллардагы өлкән буын вәкилләре  Карт авыл кешеләрен камбарлар дип йөртәләр. Моның нигезендә дә тарихи дөреслекнең өлеше бар. Авыл халкы арасында таралган хикаяткә караганда, Камбаркада (хәзерге Удмуртия Республикасындагы хәзерге станция) яшәгән Хаҗиб баба үзенең өч улын шушы якларга чыгарып җибәрә; угыллар, килеп, әлеге авылга нигез салалар. Ләкин алар авылга исем итеп “Карт” яки “Кар тавы” атамасын алалар, ә читтән тагылган “Камбарлар” кушамат булып кала.

  Карт аылының килеп чыгышына һәм атамасына карата тагын бер риваять яши. Имеш, авылның исеме “карта” сүзеннән килеп чыккан, ягъни бу авыл Карта авылы булып йөргән. Бу атаманың тарихы Мари Суксу авылы тарихы белән бәйләнә. Карт авылына килеп чыккан беренче кешеләр авылның ул вакытта зур гына булган мул сулы елгалы ярында күп кенә хайван карталары табалар. Имеш, бу карталарны аучылык белән шөгыльләнгән Мари Суксу кешеләре калдырган. Менә шуннан Карта авылы исеме килеп чыккан, диләр. Кар тавы авылы да, Карта авылы да, фонетик кыскартулар кичереп, шул рәвешле төрлечә фаразларга урын калдырып, безнең көннәргәчә Карт авылы булып исәпләнүче Дәүләтгәрәй нәселе башлап килеп утырган өч угылдан башлангыч ала.

  Карт авылы халкы арасында сакланган истәлекләрдә читтән күченеп килгән гаиләләр турындада мәгълүматләрдә бар.

  1760 елларда күрше Татар Суксуы авылыннан өч улы белән Мөҗип карт килеп төпләнә. Угылларның берсе Хантимер исемле була (Галим – Мөҗип – Хантимер – Мирзаһит – Бәнат). 1770 елларда Адай якларынан гаиләсе  белән Нәҗметдин килә (Нәҗметдин – Хөснетдин – Гыйльметдин – Фатыйма – Зәкәрия). 1790-1800 елларда хәзерге Минзәлә районына кергән Калморза авылыннан Нуртдин карт Бәдертдин – Гыйлаҗетдин _ Шәмсегали _ Фирдәвис – Айнур). 1800 нче елларда кыр ягыннан (хәзерге Шәбезбаш тирәсе) Исхак исемле кеше Карт авылына килеп чыга һәм төпләнеп кала (Исхак – Ильяс – Фердинат – Рузил). Шул ук чорда хәзерге Саба төбәгеннән Йосыф исемле кеше дә язмышын Карт авылы белән бәйли, ул бүгенге көндә авылда  күп кенә гаиләләрнең нәсел атасы булып санала (Йосыф – Фәттах -Вәгыйз - Сәхипгәрәй – Хәләф – Хәләс). 1850 нче елларда Кыркаентүбә авылыннан 3 гаилә – Сәлим, Шәймәрдән, Хан (?) гаиләләре күчеп килә, (Шәймәрдән – Фәтхетдин – Мулламөхәммәт – Зөфәр). Сәлим яшли үлә. 1860 нчы елларда хәзерге  Башкортстанның  Җәнәй якларыннан Басыйр карт (Басыйр – Самат – Хәмит – Илдар) һәм Богады авылынан  4 кызы һәм хатыны Бибикамал белән Кирам хәзерәт (уллары булмый) килеп урнаша. Ул югары урамда кара-каршы ике йорт салдырып, шуларның берсен мәдрәсә итеп, кадими ысул белән балалар укыта башлый. 1905 нче елда хәзерге Башкортсанның Исәмәт авылыннан ике улы белән Ибнехаҗип хәзрәт килә. Кирам хәзерәт вафатыннан соң имам-хатыйб була. Шул рәвешле Карт авылы акырынлап булса да үсә бара. 1920 елга кадәр ул Уфа губернасы Минзәлә өязе Семиостров (Өшәр) волостына карый; халкы XVIII – XIX гасырларда  асаблар каламына керә, игенчелек һәм терек асрау, төрле һәнәрләр һәм кәсепләр белән шөгыльләнә. 1834 елда авылда 132 кеше, 1859 елда 205 кеше, 1870 елда 33 хуҗалыкта 180 кеше (100 ир заты һәм 80 хатын – кыз), 1884 елда 245 кеше яши. XX гасыр башында авыл җәмгыятенең имана җире  968,8 дисәтинә тәшкил итә. 1906 елда Карт авылында 71 хуҗалыкта 527 кеше  (224 ир заты, 303 хатын кыз) теркәлә, мәчет, икмәк кибете, җил тегермәне эшли.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1859 1870 1884 1906 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
205 180 245 527 340 275 307 329 234 259 280 236 174 160 139

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләре

үзгәртү

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.