Нәҗип Газиз улы Газизов — күренекле татар мөгаллиме.

Нәҗип Газизов
Туган телдә исем Нәҗип Газиз улы Газизов
Туган 10 декабрь 1918(1918-12-10)
РСФСР байрагы РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Актаныш вулысы Карт авылы (хәзерге көндә Татарстан Республикасы Актаныш районы)
Үлгән 17 июль 1977(1977-07-17) (58 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре укытучы
Бүләк һәм премияләре РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1950), Татарстан АССРының атказанган мәктәп укытучысы (1960); «19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» һ.б. медальләр, күпсанлы мактау кәгазьләре

Ул 1918 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Карт авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 19291933 елларда туган авылында, 19331936 елларда Татар Суыксуы җидееллык мәктәбендә белем ала. 1936 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны 1939 елда тәмамлап, Актаныш мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә һәм гомере буе үз районында хезмәт куя.

19391944 елларда Н.Газизов Өшәр җидееллык мәктәбендә эшли. Башта татар теле һәм география фәннәрен укыта, бер ел үтүгә, завуч, тагын бер елдан соң, директор итеп билгеләнә. 1944 елда ул Актаныш мәгариф бүлеген, 1944–1946 елларда Чат җидееллык мәктәбен җитәкли.

Нәҗип Газизов 19461957 елларда 4 нче санлы Яңа Әлем, 1957–1964 елларда 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры була. Әтиләре яу кырында, әниләре Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр елларда вафат булган балаларны чын кешеләр, ССРБның алдынгы ватандашлары итеп тәрбияләүне тормышының төп максаты итеп куя. Ятимнәр аның җылы канаты астына сыеналар. Н.Газизов балалар йортларының мәйданын киңәйтә, анда зур төзелешләр алып бара, детдомның ярдәмче хуҗалыгын үстерә. Әти-әнисез калган сабыйларның өсләре бөтен, тамаклары тук була. Директор Газизовны балалар йортында тәрбияләнүчеләр үз әтиләре кебек якын күрәләр.

Н.Газизов талантлы балалар белән аерым эш алып бара. Алар сигезенче класстан соң һөнәр училищеларына, техникумнарга китәргә тиеш булсалар да, укырга сәләте булганнарга ун класс тәмамлау мөмкинлеге тудырыла. Директор, үз өстенә зур җаваплылык алып, мәсьәләне үзенчә хәл итә. Нәтиҗәдә дистәләгән бала югары белем алу бәхетенә ирешә.

Н.Газизовны хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирә. Ул күренекле рус педагогы А.С.Макаренконы үзенең остазы итеп билгели, аның системасын үрнәк итеп ала. Балалар йортында һәрбер көннең үз режимы, һәр эшнең җаваплы кешесе була. Һәркайда тәртип хөкем сөрә. Балалар йорты республика күләмендә алдынгы урынга күтәрелә.

Балалар йортларын җитәкләү белән беррәттән, Н.Газизов Яңа Әлем һәм Такталачык авылларында СБКФ оешмасы секретаре вазифасын да башкара.

Берара Н.Газизов яраткан эшеннән аерылып торырга мәҗбүр була. 19641967 елларда ул – Такталачык авылында «Таң» күмәк хуҗалыгының баш агрономы хезмәтендә. Нәҗип Газизов эшләгән чорда, аңа кадәр бер елга уртача җыеп алынган 28000 ситнер бөртекле культура урынына, һәр елны 52000 ситнер уңыш алына. «Таң»ның акча кереме 350 % ка арта. Өч ел дигәндә, күмәк хуҗалык борчак игү буенча РСФСР күләмендә алдынгы урынга чыга һәм «Волга» автомобиле белән бүләкләнә.

1966 елда Такталачык балалар йорты ябыла. Бер ел узуга, аның базасында акыл һәм белем алу ягыннан артта калган балалар өчен махсус мәктәп ачу ихтыяҗы туа. Ярдәмче интернат-мәктәп оештыруны һәм аның беренче директоры вазыйфасын 26 ел педагоглык тәҗрибәсе булган Нәҗип Газизовка тапшыралар. Ул кабат җиң сызганып эшкә керешә, элекке балалар йорты биләмәсен янә гөлбакчага әйләндерә, балалар тәрбияли, аларның бәхете өчен көрәшә.

Мәгариф өлкәсендәге уңышлары, тырыш хезмәте өчен Нәҗип Газизов РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1950), ТАССРының атказанган мәктәп укытучысы (1960) исемнәренә; «19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» һәм башка медальләргә, күпсанлы мактау кәгазьләренә лаек була. Күренекле педагог 1977 елның 17 июлендә вафат була.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында «Нәҗип Газизов» дип исемләнгән саллы, эчтәлекле китап басылып чыкты (Төзүчесе – Н.Газизовның оныгы Ленар Шәех). Биредә күренекле педагог турында истәлекләр, аның белән бәйле документлар, хатлар, фотосурәтләр һ.б.лар урын алган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Нәҗип Газизов: истәлекләр, документлар, хатлар, фотосурәтләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б.
  • Шәех Л. Татар Макаренкосы. – Татарстан яшьләре. – 2009. – 3 октябрь.

Сылтамалар үзгәртү

http://www.tatknigafund.ru/books/1184 2016 елның 5 март көнендә архивланган. http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-72/86716(үле сылтама)

Шулай ук карагыз үзгәртү