Кармангһат Хануман Гыйбадәтханәсе

Кармангһат Хануман Гыйбадәтханәсе ул Хәйдарабадта, Телангана штатында иң борынгы һәм популяр Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханәнең төп Илаһы булып Хануман тора һәм гыйбадәтханә комплексында шулай ук башка Илаһлар да бар, мәсьәлән, Ходай Рама, Ходай Шива, Сарасвати Дэви, Дурга Алиһәсе, Сантошимата Алиһәсе, Ходай Венугопала Свами һәм Ходай Джаганнатх. Гыйбадәтханә Сантошнагар янында Кармангһатта Нагарджуна Сагар Боҗрасы Юлына якынрак урнашкан.
[2] Гыйбадәтханә иртәнге 6-дан көндезге 12-гә кадәр һәм кичке 4:30-дан 8:30-га кадәр, сишәмбе һәм шимбә көннәреннән башка барлык көннәрдә ачылган.

Гыйбадәтханә
Кармангһат Хануман Гыйбадәтханәсе
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Телангана, Хәйдарабад
Кайсы дини агымга карый Хануман Ходаена табыну
Нигезләнгән 12-енче гасыр
Сайт [[1] Рәсми сайт]

Тарихы үзгәртү

Ул безнең эраның 12-енче гасырында төзелгән булган (якынча 1143 ел). Какатийя патшасы ауга баргач, ул агач астында ял иткән һәм Ходай Рама исемен җырлавын ишеткән. Карурманның эчендә кем икәнен карар өчен баргач, ул утырган килеш Ходай Хануман таш потын тапкан һәм виграһадан тавыш чыга торган булган. Хөрмәт күрсәткәч, ул башкаласына кайткан, һәм шул төнне аның төшендә Ходай пәйда булган һәм аннан гыйбадәтханә төзергә сораган.[2]

 
Кармангһат Гыйбадәтханәсе Аркасы

.

Гыйбадәтханә тиздән төзелгән булган һәм варис патшалар аның белән яхшы идарә иткәннәр. 400 елдан соң Аурангзеб гаскәрләрен илнең бөтен почмакларына Могол Империясен киңәйтү өчен җибәргән. Бу гыйбадәтханәдә армия хәтта стена янына килә алмаган. Генерал моны Аурангзэбка әйткәч, ул үзе ваткыч белән гыйбадәтханәне җимерер өчен барган. Гыйбадәтханә бусагасында ул күк күкрәгән кебек чукрак итүче тавыш ишеткән, һәм ул куркудан калтыраганда ваткыч аның кулларыннан шуып төшеп киткән. Шуннан соң ул күктә шундый тавыш ишеткән "Mandir todna hai rajan, to kar man ghat" (тәрҗемәсе: "Әгәр дә Сез гыйбадәтханәне ватасыгыз килә икән, я патша, йөрәгегезне катылатыгыз."), шуңа күрә гыйбадәтханә кар-ман-гһат исемен алган.[3] Хәзерге көнгә кадәр Ходай Анджанейя (Ходай Хануман) тыныч итеп медитацияли һәм тугърыларны Дхьяна Анджанейя Свами дип алкышлый.

Хәзерге көндә үзгәртү

Гыйбадәтханә Хәйдарабадта тугърылар арасында бик популяр булып тора. Тугърылар Ходай Хануман өчен һәр атнаны догалар һәм дини ритуалларны сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкаралар. Хануман Джаянти алкышлы көнендә тугърылар күпләп гыйбадтханәгә киләләр һәм Ходайга махсус пуджа тәкъдим итәләр һәм туган көнен бәйрәм итәләр. Гыйбадәтханә "аннаданам"ны тәкъдим итәләр, ягъни мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләргә елның барлык көннәрендә бушлай азык тәэмин итә. Сишәмбе һәм шимбә көннәреннән башка атнаның барлык көннәрендә бушлай ризык ярлыларга һәм нужа күргәннәргә тәэмин ителә.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-23, retrieved 2019-11-25 
  2. 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2018-08-18, retrieved 2019-11-25 
  3. Karmanghat Hanuman Temple History. hoparoundindia.com. 2010-02-12 тикшерелгән.