Карина Хачатур кызы Акопян (әрм. Կարինա Խաչատուրովնա Ակոպյան; рус. Карина Хачатуровна Акопян; 16 август 1997, Мәскәү, Россия) — Карина Эвн буларак билгеле Россия-Әрмәнстан җырчысы.

Карина Эвн
Туган 16 август 1997(1997-08-16) (26 яшь)
Мәскәү, Россия
Әлма-матер Гнесиннар ис. дәүләт музыка укуханәсе[d]
Һөнәре җырчы, автор-башкаручы

Биографиясе үзгәртү

Акопян 1997 елның 16 августында Мәскәүдә әрмән гаиләсендә туа. Сигез яшендә ул N4 музыка мәктәбенә укырга керә, анда фортепианода уйнарга өйрәнә.[1]

2013 елда Акопянан гнесинка каршындагы эстрада-джаз колледжына укырга керә. Шул ук елда ул үзенең беренче «Яңа гасыр йолдызлары» вокаль конкурсында катнаша һәм беренче урынны ала. Шул ук елда ул «Останкиноның алтын тавышы» конкурсында катнаша һәм тамашачылар симпатиясе бүләген ала.[2]

2014 елда Акопян «Останкиноның алтын тавышы» конкурсында Гран-при ала. 2014 елның маенда ул X Factor Armenia проектында катнаша, ләкин чәчләре төшә башлагач, алга таба катнашудан баш тарта. Табиблар тоталь алопеция диагнозы куялар.[3]

2015 елның маенда Эвн үзенең беренче синглын «I Cant Take More» чыгара.[4] 2016 елда ул «light up», My Armenia", «Happy Birthday», «Свадебный вальс», «Армения наша», «Россия» һәм «Разбитая мечта» җырларын чыгара.[5]

2017 елда «Bad Boys Bluw» төркеменең элеккеге солисты Кевин Маккой белән Evnның беренче дуэт җыры тәкъдим ителә, ә җырның премьерасы Дәүләт Кремль сараенда була.ref name="amazon">Karina Evn & Kevin McCoy – Love in My Car – Amazon.com.com Music. 13 September 2019 тикшерелгән.</ref>[6][7] Шул ук елда iTunes чартларына кергән «Лето» һәм «Все зашибись» сингллары чыгарыла.[8]

2018 елда «I Wish You» һәм «Origami Heart» җырлары чыгарыла.[9] 26 майда ул «Fusion of Words» хип-хоп фестивалендә катнаша һәм икенче урын ала.[10]

2019 елда Эвн ТНТда «ПЕСНИ» проектының икенче сезонында катнаша. Проектны Баста һәм Тимати продюсерлык итә. Проектта ул беренчел кастинг этабын һәм тагын 2 этапны уза.[11]

Евровидение-2020 җыр конкурсында Әрмәнстан исеменнән чыгыш ясау хокукында конкурсның 12 финалистларының берсе була.[12]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Karina Evn-ը երգարվեստում իր հաջողությունների մասին – Լուրեր Հայաստանից – Թերթ.am. әлеге чыганактан 2019-08-15 архивланды. 13 September 2019 тикшерелгән.
  2. Карина Эвн (Karina Evn) – биография участницы 2 сезона шоу "Песни". 13 September 2019 тикшерелгән.
  3. music.я.ws/artist/karina-evn. 13 September 2019 тикшерелгән.
  4. Не могу больше – Карина Эвн/Karina Evn. 13 September 2019 тикшерелгән.
  5. Карина Эвн (Песни 2) – какова биография, личная жизнь, Инстаграм, нац-ость?. 13 September 2019 тикшерелгән.
  6. Karina Evn & Kevin McCoy Love in my car /Премьера /(Official Music Video) 2017 4K. 13 September 2019 тикшерелгән.
  7. shamshyan.com/hy/article/2017/02/06/1058078. 13 September 2019 тикшерелгән.
  8. Ինստագրամում իր անկեղծությամբ տպավորած Կարինա EVN-ն ու հումորային տեսանյութերով հայտնի Ռոման Կագրամանովը' Երևանում – Լուրեր Հայաստանից – Թերթ.am. әлеге чыганактан 2019-08-15 архивланды. 13 September 2019 тикшерелгән.
  9. Карина ЭВН с концертом в "Известия-Холл". 13 September 2019 тикшерелгән.
  10. "Песни 2" նախագծի ամենավառ մասնակիցները' Կարինա EVN-ը և Ռոման Կագրամանովը Երևանում բարեգործական համերգով կներկայանան. 13 September 2019 тикшерелгән.
  11. ПЕСНИ: Karina Evn — Иди со мной (сезон 2, выпуск 3) фрагмент из ПЕСНИ смотреть онлайн видео, бесплатно! — Видеохостинг Rutube (March 9, 2019). 13 September 2019 тикшерелгән.
  12. Ghazanchyan, Siranush (2020-02-16). Athena Manoukian to represent Armenia at Eurovision 2020 (en-US).