Караидел районы татар авыллары

Караидел районы (рус. Караидельский район, баш. Ҡариҙел районы) — Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан район.

Караидел районы

Районда барлыгы 99 авыл бар, шуларның 49-ы татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Байкы-Юныс, Тайкаш, Сөендек, Торна, Әтәр, Кәрҗә,Каенчык, Сурды, Янбәк, Байкыбаш, Түбән Болмызы (Кашка авылыннан бүленә), Аркавыл, Базил, Тегермән, Юлдаш, Хәлил, Якуп, Иске Акбүләк, Яңа Акбүләк, Туеш, Әмин, Әбүталип, Яугилде, Тайга, Дәвеш, Кортлыкүл, Куянчы, Тәтер-Ключ, Мөрәсим, Татар Үреше, Кызыл Үреш, Борһан, Сидәш, Калтасы, Шаушак, Имән, Үреш-Битулла, Подлуб, Яңа Байкыбаш, Иске Багазы, Зиннәт, Урта Багазы, Дәүләт, Мәлик. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Татар авылларының күпчелеген мишәрләр нигезләгән, аларга Байкыбаш, Түбән Болмызы (Кашка авылыннан бүленә), Аркавыл, Базил, Тегермән, Юлдаш, Хәлил, Якуп, Иске Акбүләк, Яңа Акбүләк, Туеш, Әмин, Әбүталип, Яугилде, Тайга, Дәвеш, Кортлыкүл, Куянчы, Тәтер-Ключ, Мөрәсим, Татар Үреше, Кызыл Үреш, Борһан, Сидәш, Калтасы, Шаушак, Имән, Үреш-Битулла, Подлуб, Яңа Байкыбаш, Иске Багазы, Зиннәт, Урта Багазы, Дәүләт, Мәлик авыллары керә. Электән үк бу авыллар мишәр авыллары булып саналган.[4]

Мишәр авылларында татар теленең байкыбаш сөйләше урын алган.[5]Бу сөйләш беренче мәртәбә Л. T. Мәхмүтова тарафыннан тасвирлана. Ул бу төбәккә 1954—1957 елларда диалектологик экспедицияләр оештыра һәм, тупланган бай материалларга нигезләнеп, тел үзенчәлекләренә анализ ясый, беренче булып байкыбаш сөйләшен аерып чыгара. Халык арасында сакланып килә торган легендаларга караганда, бу территориягә мишәрләр моннан 300—400 еллар элек килеп утырганнар. Алар үзләрен Сембер ягыннан, Ука суы буеннан килгән халык дип саныйлар. Еш кына бабаларының бабалары Алатыр өязе, Пьяна елгасы буеннан килүләрен дә искә алалар.[6] Татар авыллары мари авыллары белән катнашып урнашкан, шуңа күрә мондагы марилар да татарча беләләр.

Биредә шулай ук ясаклы татарлар һәм типтәр авыллары да бар: Байкы-Юныс, Тайкаш, Сөендек, Торна, Әтәр, Кәрҗә. Соңрак бу авыл кешеләре Каенчык, Сурды, Янбәк авылларын да нигезлиләр. Аларда бөре сөйләше таралган. Бөре сөйләше формалаштыруда Идел буе төрки компоненты хәлиткеч роль уйнаган, соңрак Казан ханлыгы җимерелгәннән соң күчеп килгән казан татарлары йогынтысы көчәя бара. Бөре сөйләшенә күрше байкыбаш сөйләше билгеле бер йогынты ясаган. Анда көнбатыш (мишәр) диалектына хас үзенчәлекләр бар.

Юкка чыккан татар авыллары: Чулпан, Чулпан, Ирек, Әчет, Метрәй, Хисаметдин.[7]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Караидельский район.
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Списки населенных мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. - СПб. : изд. Центр. стат. ком. Мин. внутр. дел, 1861-1885. Вып. 45 : Уфимская губерния : ... по сведениям 1870 года / сост. и изд. Центр. стат. ком. М-ва внутр. дел ; обраб. В. Зверинским. - 1877. - CXXXIX, 195 с. ; 1 л. карт.
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Махмутова Л. Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР (по материалам экспедиций 1954-57) // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962.
  7. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.