Карабаир аты — менге һәм йөк йөртә торган атлар токымы. Токым Үзбәкстанда борынгы җирле аргамаклар һәм монгол, төрекмән, гарәп аты токымнары нигезендә барлыкка килде. Төсе бүз, туры яки җирән, кайвакыт кара. Токымда 3 төре бар: калын (җигелә торган), менге, менге һәм йөк йөртә торган. Атлар көтүдә йөртеп асрау өчен яраклы. Иң югары йөгереклеге: 1000 м — 1 мин 14 с, 1600 м — 1 мин 53 с, 2400 м — 2 мин 52 с. Токымны Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда үрчетәләр.

Карабаир аты Азәрбайҗан почта маркасында

Атама үзгәртү

Карабаир сүзе өч нигездән гыйбарәт: төрки кара «кара, авыр» (эш турында) һәм фар. бар «йөк», гир «алу, күтәрү» (фар. баргир «йөк күтәрүче» > төр. бәйгир «йөк аты, йөк алашасы»)[1].

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.

Искәрмәләр үзгәртү