Кан тамырларының варикоз киңәюе
Кан тамырларының варикоз киңәюе — периферик кан тамырлары (веналарның) авыруы, тамырлар киңлегенең тигезсез зураюы, формалары үзгәрүе һәм сыгылмалылыгы кимүе хас. Кан тамырларының варикоз киңәюе беренчел (өске кан тамырлары зарарланып, тирән кан тамырлары нормаль эшләгәндә) һәм икенчел (кан тамырлары клапаннары начар эшләгәндә, тирән кан тамырлары окклюзиясе булганда) төрләргә аерыла. К.т.в.к. булганда ешрак аяк кан тамырлары, туры эчәк кан тамырлары үрелмәсе (кара: Геморрой), сирәгрәк үңәч һәм ашказаны, бавыр (бавыр циррозы, порталь гипертензия), орлык бавы һ.б. кан тамырлары зарарлана.
Кан тамырларының варикоз киңәюе үсеп китүенә нәселдән килгән бирешүчәнлек, аякка озак авырлык төшү, симерү, йөклелек, эч кату һ.б. сәбәпче була. Аяклар зарарланганда төп симптомнар: йөргәндә аякларның тиз аруы, авырлык һәм авыртыну тою, шешенү, варикоз төерләр, балтыр мускуллары тартышу һ.б. Диагностикалау өчен анамнез, клиник һәм инструменталь (ультратавыш доплерографиясе, флебография һ.б.) тикшеренүләр мәгълүматларын файдаланалар. Дәвалау хирургик (кан тамырларын кисеп алу, коагуляция, склеротерапия һ.б.), медикаментоз, компрессион терапия. Мөмкин өзлегүләр: тромбофлебит, экзема, трофик яралар, кан китү, күкәй атрофиясе, нәселсезлек һ.б. Искәртү: дәвалау физкультурасы, дөрес яшәү рәвеше. Башкортстанда кан тамырларына 2007 е. — 4 меңнән артык, 2009 е. — 3,6 мең, 2011 е. 3,9 мең операция ясала. Медицина университетында аяк (Р.К.Әгъзәмов, Р.И.Ишбулдин, В.В.Плечев, Ә.А.Хәмитов, А.И.Шестаков һ.б.), үңәч һәм ашказаны (Р.С.Миңһаҗев, М.Ә.Нартайлаков һ.б.), орлык бавы (Г.В.Коржавин, В.Н.Павлов, В.В.Чистяков һ.б.) К.т.в.к. диагностикалау, дәвалау һәм искәртү буенча тикшеренүләр алып барыла.