Безнең заманда өлкәннәр өчен «тромб» сүзе, кечкенә балаларны «соры о бүре» белән куркыткан кебек, бер куркыту карачкысына әверелде.

Тромбофлебит
Саклык белгечлеге кардиология
Симптомнар флебит[d][1]
Дәвалануда кулланыла торган дару варфарин[d][2], далтепарин натрия[d][2], бендазол[d][2], ривароксабан[d][3] һәм фондапаринукс[d][3]
ICD-9-CM 451.0[1][4] һәм 451.2[4]
ICPC 2 идентификаторы K94
NCI Thesaurus идентификаторы C3410[1][4] һәм C3410[1]

Кайберәүләр, тромб барлыкка килгәч, «иртәме-соңмы йөрәккә барып җитәр һәм аны томалар» дип уйлый. Нәтиҗәдә, котылгысыз үлем! Дөрес, мондый сәбәп аркасында кеше үләргә мөмкин, тик бу шактый сирәк очрак.

Беренчедән, организмда тромб ясалу — нормаль, кирәкле процесс. Сез яраландыгыз, ди, ярадан кан ага. Кан яхшы оешканда, берничә минуттан яра тартыла һәм томалана. Гемофилия белән авыручылар гына андый сакланудан мәхрүм һәм алар өчен сыдырылу да куркыныч.

Икенчедән, тромб үсеп тамырның сәламәт стенкасында формалашып зурайганда, мәсәлән, травма булганда, ул куркыныч дәрәҗәгә кадәр үсә дигән сүз түгел. Белгечләр әйтүенчә, бавырда эшләнгән махсус матдәләр тәэсирендә, тромб күп вакытта эреп тарала.

Көчсезләнгән вена стенкасына тромб озакка урнашырга ярата, чөнки монда тромб эрү процессы актив бармый. Венаның басым астында киңәю сәләте бар. Шуның өчен шактый зур тромб ясалганда да, кан йөреше сакланып кала. Беренче карауга, бу бик шәп кебек, тик әллә ни яхшылыгы , юк, ә зыяны бар... Туктаусыз агымы ярдәмендә кан тромбны үзе белән алып китәргә тырыша. Әгәр аннан кечкенә генә кисәге аерылса, ул венадан йөрәк аркылы узып үпкә юлына эләгә һәм анда эри. Ләкин зур «кантар» аерылса, ул үпкә артериясен томаларга мөмкин. Бу очрактә үпкәләр яшен тизлеге белән кан килүдән мәхрүм булалар, йөрәк артык тулып китә һәм шул вакытта үпкә артериясе тробоэмболиясе (өзелгән тромб кисәкләренең кан тамырын томалавы) көтелмәгән үлемгә илтергә мөмкин. ; Әгәр вена сәламәт булса, үзенең тонусы ярдәмендә ул тромбның киңәюенә каршы тора. Тромб венага аркылы үсмичә, киресенчә, буйга үсеп, тормыш өчен куркыныч тудырмаска мөмкин, ләкин иртәме-соңмы чир хасил итә, анда варикоз ясала. Андый венаның стенкалары кәгазь кебек юкара һәм тромб бик тиз рәвештә бар якка да үсә. Бот веналарында кайбер тромбларның берничә сантиметр киңлектә һәм ярты метрга якын озынлыкта булып үскән очраклары билгеле.

Моңа кадәр без тирегә якын веналар тромбофлебиты турында сүз алып бардык. Тик һәр өстә ятучы вена тирәндә яткан венага тоташа. ; Бу яңа куркыныч тудыра. Тромб өстәге веналарда ясалып, тирән яткан венага чыга торган урында тукталырга һәм зураерга мөмкин. Бу очракта аякның төп венасы тромб белән томалана. Мондый тромбоз авыруы посттромбоэмболик авыру (синдром) дип аталган катлаулануга китерә.

Бүгенгә бу авыруны нәтиҗәле дәвалау ысулы юк әле. Варикоз белән авыру­ чы кеше чагыштырмача сәламәт күренгәндә дә, инвалидка әйләнергә мөмкин. : Бер немец флебологының (веналар дәвалаучы табиб) әйтүенчә, бу очракта «кешегә аяклары хезмәт итми, ә кеше — аякларына хезмәт итә». Аяклар һәрвакыт шешенгән, күгәргән төстә була, аларда еш кына трофик җәрәхәтләр ясалып тора. Бу — варикоз авыруының тагын бер куркыныч нәтиҗәсе.

Түбән очлыклардагы тирән веналарның мөстәкыйль тромбофлебиты таралу ешлыгы буенча икенче урынны алып тора, ә менә тромбоэмболия куркынычлыгы буенча беренче урынны яулый. Аякларның тирән веналарындагы авыру кече оча органнарына кан килү бозылуга этәргеч була, җенси әгъзаларга (бигрәк тә хатын-кызларда), сидек куыгына, юан . эчәккә гадәттән тыш көчле тәэсир итә. Ялкынсынулар, шешләр, травмалар, * операция якындагы веналарның халәтенә йогынты ясый ала. Урын өстендә ятучы авыруларның да организмында тромблар бик актив рәвештә ясала. Менә шуның өчен дә хирурглар авыруның аякка басарга ; рөхсәт ителгән көненнән куркалар. Чөнки урыннан торганда, тромб ябышкан урыныннан аерылып китәргә мөмкин. Тирән веналарның тромбозы күренеп торган сәбәпләрдән башка да барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, кеше аяк өстендә җиңелчә генә грипп кичергәндә, шулай ук ангина белән авырып алганнан соң, аяк көтмәгәндә генә кабарып чыгарга мөмкин. • Шулай да тромбофлебит авыруы к\ очракта варикоз авыруы белән интегүчеләрдә күзәтелә. Варикоз авыруның башлангыч стадияләрендә тромбофлебит ботенләй булмый дияргә була. Беренче 5 ел дәвамында ул 10-15 % очракта, ә 10 елдан артык авыручыларда 50 % очракта күзәтелә.

Кагыйдә буларак, беренче тромбофлебит соңгысы түгел. Шуңа күрә процессны тирәнгә җибәрмәс өчен, белгечкә барырга ашыгырга кирәк.

Махсус эластик оеклар, колготкилар киеп, төрле катлаулануларны булдырмый калырга мөмкин, алар савыктырмасалар да, процессны тирәнәйтмәскә ярдәм итәләр. Бинтлар да кулланырга була, тик даими бәйләп-сүтеп йөрү җайсызрак һәм аларның файдалы тәэсире дә түбәнрәк.

Тромб ясалуга тәэсир итә торган дәвалау препаратлары хәзерге табибларда шактый күп: тромболитиклар, антикоагулянтлар, ләкин аларны операциягә кадәр һәм операциядән соң гына кулланалар. Бу препаратлар белән үз-үзеңне дәваларга ярамый.

Әгәр табиб тромб ясалганын ультратавыш ярдәмендә күрсә, венаны бәйләү операциясен тәкъдим итәргә мөмкин. Бу идеаль чара булмаса да, шактый нәтиҗәле ярдәм.

Хирург-флебологлар арасында кава-фильтр дип аталган җайланма еш хуплана. Аның ярдәмендә тамырга тромбтан югарырак кан җибәрәләр һәм тромбны тотып калалар. Күптән түгел яңа конструкцияле кава-фильтрлар эшләнде. Алар ярдәмендә тромбны ятьмә белән тотып алган кебек «эләктереп» чыгара башладылар. Бу операция вакытында зур яра да ясалмый.

Әгәр тромбофлебит авыруыннан кинәт кенә аяклар шешеп, авырту барлыкка килсә ни эшләргә? Иң әүвәл «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

Бернинди дарулар да эчәргә ярамый, хәтта аспирин да. Препаратлар операцияне катлауландырырга мөмкин, ә аны бик тиз ясарга тырышырга кирәк. Вакыт уздырып, көч түгеп боз компресслары ясап торырга да кирәкми. Җылы компресс турында уйларга да ярамый.

Табиб килеп җиткәнче: *аякларны югары күтәреп (аска мендәр куярга ярый), ятарга кирәк; күп итеп (шикәрсез) су эчәргә, суны мүк яки нарат җиләге белән төнәтмәсе белән алыштырырга була; *диетик продуктлар (эремчек, әче сөт продуктлары) ашарга ярый: бавыр тромбларны эретә торган ферментлар өзлексез рәвештә эшләп чыгарырга тиеш.

Тромбофлебит авыруы—котылгысыз халәт дип әйтү дөрес булмас, ләкин авыруның үзенә караганда, аның катлауланулары куркынычрак, тик алар шактый сирәк күзәтелә.

Искәрмәләр үзгәртү