Экзема — тире авыруы, йогышлы булмаган авырулар төркеменә керә. Бу авыруны дәвалау озакка сузыла. Экземаның берничә төре барлыгы мәгълүм. Иң киң таралганы — дисгидротик экзема. Авыруның бу төре булганда, терсәкләрдә, аяк табаннарында, аяк һәм кул бармакларында таплар, шешле куыкчыклар барлыкка килә. Алар булавка башы зурлыгында яисә аннан да зуррак булырга мөмкин. Шешле куыкчыклар аяк табанына, култык астына чыксалар, түзеп булмаслык кычыталар.

Экзема
Сурәт
Саклык белгечлеге Q11916943?
NCI Thesaurus идентификаторы C3001
 Экзема Викиҗыентыкта

Экзема организмда нерв, иммун һәм эндокрин системалар, матдәләр алмашы бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыруның барлыкка килүенә кайчакта скипидар, керосин, хром, никель, селте, кер юу порошоклары, паразит бөҗәкләргә каршы җитештерелгән препаратлар, ашламалар белән эш итү, антибиотикларны чамадан тыш артык куллану да сәбәп булырга мөмкин.

Экземаны берничә ел дәвамында комплекслы дәвалаганда гына, уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Дәвалану, иң элек, диетага нигезләнгән. Цитруслы җимешләр, йомырка, балык, шоколад, борыч, канәфер, керән кебек ачы яки хуш исле тәмләткечләр, җир җиләге, помидор, бал кулланудан тыелырга кирәк булыр. Бигрәк тә алкогольле эчемлекләр, хәтта сыра да эчәргә ярамый. Күбрәк сөт продуктлары белән генә тукланырга кирәк, аш та, боткалар да тозсыз пешерелергә тиеш. Ашаганда тозны бармак очлары белән чеметеп салу мәслихәт. Чөнки аш тозы составындагы натрий организмдагы сыеклык бүленеп чыгуны тоткарлый һәм нәтиҗәдә авыру кеше шешенә башлый. Чирне катлауландырмау хәерле. Кер юу порошокларыннан, көнкүреш химиясе чараларыннан аллергия булырга мөмкин. Шуңа күрә экзема белән авырган кешеләргә савыт-саба, кер юу ; кебек эшләрне резин перчаткалар киеп кенә эшләргә киңәш ителә. Кулны бик тиз тирләткәнгә күрә, аларны да озак кияргә ярамый.

Экзема белән авырган кешеләр күкрәкчә (бюстгальтер), оек, оекбаш һәм тәнгә ябышып торган эчке киемнәрнең киҗе-мамык тукымадан тегелгәннәрен генә кияргә тиеш.

Алда әйтеп үтелгәнчә, куыкчыклар кабарган чакта кычытып җанга тия.

Кычытуны киметү өчен, амидопирин, танин һәм фурацилин эремәсе белән примочкалар ясарга була. Моның өчен бинт яисә марляны 6-8 катлы итеп4 бөкләп, эремәгә маналар да авырткан урынга куялар. Болай эшләгәндә, куыкчыклар кибәләр һәм төзәләләр. Бер үк вакытта халык медицинасы тәкъдим иткән дәвалау чараларын кулланырга киңәш ителә.

Экземаны дәвалау максатында ромашка, канлут (чистотел), чебен кунмас гөл (шалфей), эт тигәнәге (череда), меңъяфрак (тысячелистник) үләннәре төнәтмәсе белән ванналар кабул итәргә була. Мондый төнәтмәләрне әзерләү өчен, кайнап чыккан 1 литр суга шул үләннәрнең берәрсен 10 аш кашыгы күләмендә салып, 5 минут эмаль кәстрүлдә кайнатырга. Суытып сөзгәннән соң, төнәтмәне 5 литр җылы суга кушарга кирәк, ә аннары инде ваннаны әзерлисе генә кала.

* Имән кайрысы төнәтмәсе дә файдалы. Аны 1 литр суга 5 аш кашыгы £ исәбеннән ясарга кирәк. Имән кайрысы төнәтмәсе кычытуны да баса. * Сазанак (багульник болотный), иенке каен (бородавчатая береза), дару­лы фәрештә үләне (донник лекарственный), тырнак гөл (календула), бака яфрагы (подорожник), шуышма сарут (пырей ползучий), ромашка, меңъ­ яфрак үләннәре дә экземаны дәвалау үзенчәлегенә ия. Әмма аларны күпме күләмдә, ничек кулланырга кирәклеген сезгә чирегезнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына карап, бары тик табиб-фитотерапевт кына киңәш итә ала.

Искәрмәләр үзгәртү