Кайбер кешеләр бик еш эч кату белән җәфаланалар һәм моның сәбә­ бен юан эчәкнең тонусы начар булуыннан күрәләр. Бу кешеләр, күп интеккәч, үзлектән төрле дәва юлларын эзли башлыйлар. Алар дөрестән дә юан эчәкнең тонусы начар булуыннан интегәләр микән соң? Дәвалана башлаганчы диагнозның дөрес куелуын раслау мөһим.

Эч кату
Сурәт
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Полиэтиленгликоль[d][1][2], tegaserod[d][1], Лактулоза[d][1][2], гидроксид магния[d][1], polycarbophil calcium[d][1], Цизаприд[d][1], Бисакодил[d][1][2], сорбит[d][1], docusate[d][1][2], гөлсирин[d][1], Линаклотид[d][2], Лубипростон[d][2], methylnaltrexone[d][2], Налоксегол[d][2], Лактулоза[d][3], Линаклотид[d][4], sennoside A[d][5], Лубипростон[d][6], Плеканатид[d][7], vaginal splinting[d][8], digital disimpaction[d][9] һәм digital fecal evacuation[d][8]
ICD-9-CM 564.00[10][11] һәм 564.0[10][11]
ICPC 2 идентификаторы D12
NCI Thesaurus идентификаторы C37930[10]
 Эч кату Викиҗыентыкта

Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну—колит авыруы дип атала. Бу авыру кискен һәм хроник формада узарга мөмкин. Күп вакытта юан эчәк лайлалы тышчасының ялкынсыну төрле эчәклек инфекцияләре нәтиҗәсе, еш кына дизентерия авыруы кичергәннән соң була. Ә кайбер очракларда авыру барлыкка килүнең төп сәбәбе булып эчәклек инфекциясе түгел, мик­ рофлораның сыйфаты үзгәрүе (дисбактериоз) тора. Бу очракта эчәклектә шактый күп булырга тиешле сөт әчетү бактерияләре үлеп бетәләр. Моңа озак вакыт антибиотиклар кабул итү, тәртипсез туклану сәбәп булып тора.

Черетүче һәм шартлы патологик бактерияләр «бушап» калган урынны бик тиз вакыт эчендә биләп ала, нәтиҗәдә юан эчәкнең эшчәнлеге бозыла.

Хроник колит ашкайнату трактының иң киң таралган авыруларының берсе булып санала. Еш кына ул кискен колитның тиешенчә дәваланмавы нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм бик озак дәвам итә.

Олы яшьтәге кешеләрнең матдәләр алмашы процессларының акрынаю һәм аның күләме кимү күзәтелә. Үз чиратында бу ашказаны-эчәк трактының ферментлар эшләп чыгаруы түбәнәюгә һәм ризыкның начар үзләштерелүенә китерә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну диагнозын табиб кына куя ала. Моның өчен ректороманоскопия, ирригоскопия, йә фиброколонскопия кебек тикшеренүләр узарга кирәк. Бу вакытта эчәкнең лайлалы тышчасы, аның стенкаларының тонусы һәм эластиклыгына бәя бирелә. Шулай ук тизәк микрофлорасын тикшертү дә урынлы.

Төрле формада тәрәт бозылу, эч кабару һәм авырту, агулану билгеләре, авыздан начар ис килү, геморрой шешләре чыгу, хәтер начарлану, лайлалы тышча дефектлары (арт юлда ярыклар ясалу һәм авырту) колитның типик симптомнары булып тора.

Атоник «ялкау» колитның характерлы билгеләре: авыру кешенең өч көннән артык үзе йомышлый алмавы, хәтта моңа теләге дә булмавы, сәлперәйгәнлек, арыганлык. Еш кына бу авыруларның тәрәте сарык тәрәтенә ошый.

Дәвалану комплекслы алып барыла: диета, дарулар кабул итү, дару үләннәре белән дәвалау, ЛФК, дәва клизмалары. Атоник колит белән интегүчеләргә В группасы витаминнарын, пантотен, фолий кислотасын, майлардан, үсемлекләрдән ясалган эч йомшарткычлар билгелиләр. Әче тәмләткечләр, консервантлар, газлы эчемлекләр рационнан чыгарыла. Ашамлык калорияле, тиз үзләштерелүчән булырга тиеш.

Дәвалау процессы башланганда ризыкларны парда гына әзерләргә киңәш ителә, соңрак кыздырылганын да бераз ашарга ярый. Атоник колит белән авырганда клетчаткага бай яшелчә-җимешләр, яшелчә соклары, чи яшелчә салатлары, пешерелгән яшелчәләр, тупас итеп тарттырылган оннан пешерелгән, йә көрпә кушылган икмәк файдалы.

Авырту, эч китү булмаса, көрпәнең дозасын көнгә, 1 аш кашыгыннан 6-8 гә кадәр арттырырга ярый.

Дару үләннәре белән дәвалауга килгәндә, шуны әйтергә мөмкин: юан эчәк лайлалы тышчасы ялкынсынганда үсемлекләр составында булган актив матдәләр, йомшарткыч, антисептик чаралар буларак, ялкынсынуга каршы тәэсир итеп, яхшы нәтиҗә бирә. Гөлҗимеш һәм сырганак (облепиха) майлары, шулай ук ромашка төнәтмәсе белән ясалган микроклизмалар файдалы.

Парда пешерелгән кабак, пешкән чөгендер, кара җимеш, инҗир, хөр­ мә, минераль су (бигрәк тә «Ессентуки») эчәклек эшчәнлеген яхшы ) стимуллаштыра. Атоник колит белән авыручыларга, спастик колиттан ; аермалы буларак, көненә 3 тапкыр ашарга 30-50 минут кала 0,5-1,0 стакан салкынча су эчәргә кирәк.

Дәвалану өчен түбәндәге халык медицинасы рецептларын тәкъдим итәбез. 1 аш кашыгы көрпәгә 1 стакан кайнар су салып, 30 минут тотарга кирәк.

Суын түккәннән соң, пешекләнгән сыек ботканы эремчеккә, кефирга, ашка, боткага, яки башка гарнирга кушып ашарга мөмкин, йә үзен генә ашап су эчеп куярга ярый. 1 аш кашыгы кипкән кошкунмас (эт шомырты) кайрысына 1 стакан кайнар су салалар һәм 20 минут кайнаталар. Сөзгәч, салкын килеш иртә- кичен яртышар стакан эчәләр.

Фенхель җимешләреннән төнәтмә. 1 чәй кашыгы фенхель җимешләре өстенә 1 стакан кайнар су салырга. Суынганнан соң сөзеп, көненә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә кирәк. 1 әр чәй кашыгы кызыл чатыр (золототысячник), шалфей, дару ромаш­ касын салып, 1 стакан суда 30 минут төнәтергә кирәк. Сөзгәннән соң. 1 аш кашыгы төнәтмәне 2 сәгать саен эчәргә. 1 айдан дозаны киметеп, төнәтмәне эчү ешлыгын киметергә ярый. Бу үсемлекләрнең зыяны юк, шуңа күрә озак вакыт эчәргә була.

Хроник колит булганда, дару үләннәреннән клизмалар яхшы нәтиҗә бирә. Күбесенчә бөрештерүче, бәйләүче, ялкынсынуга каршы тәэсир итүче төнәтмәләр кулланалар. Бу төнәтмә болай әзерләнә: 1 аш кашыгы кипкән ромашка чәчәкләре һәм 1 чәй кашыгы тырнак гөлгә 200 мл кайнар су салып (кайнатасы түгел), төнәтеп сөзәргә. Клизма итеп кертелгән төнәтмәне 5 минут чыгармый тотарга кирәк.

Эчәклек дошманнары... үзгәртү

Медицинада һәм халык телендә эч кату дигән төшенчә бар. Бу — заман бәласе цивилизациянең бер халәте. Без хәзер ашаганчы ук эшкәртелгән, «ашалган һәм чәйнәлгән» ризыкларны бик күп ашыйбыз. Андый ризыклар белән тукланганда, эчәкләргә «эш» бөтенләй калмый дияргә була. Соңгы елларда кайберәүләрнең аңына кара икмәк «плебей»лар (эксплуатацияләнүче сыйныф кешеләрен кимсетеп әйтү сүзе) ризыгы дигән фикер кереп урнашты.

Тик шунысын да белергә кирәк, ак икмәктә эчәклек өчен кирәк булган клетчатка бөтенләй юк. Хәзер аяк өсте генә капкалап алырга мөмкин­ лекләр барлыкка килде, калорияне исәпләп тормыйбыз, тазару-симерүдән курыкмыйбыз, ашыйсы килүне тиз генә, коры-сары белән бастырып куябыз.

Тик бу хаталарның сәламәтлек өчен капма-каршы нәтиҗә биргәнен дә белергә кирәк. Иң мөһиме — болай туклану организмның төрле тайпы­ лышларына китерә. Нәтиҗәсе — соңгы 15 ел дәверендә Русиядә юан эчәк яман шеше белән авыручылар саны 50 % ка якын артып китте.

Эчәклекнең дошманнары исемлегенә ярымфабрикатларны да кертергә була. Алар составында консервантлар организмга шактый зыян китерә.

Ә консервантлар хәзерге ярымфабрикатларның барысында диярлек бар. 30 көн саклана торган сөт, аның күп санлы продуктлары асылда сөт буламыни? Сөт 3 көн торгач әчергә тиеш. Бу ак төстәге сыеклык, химик сосгавы буенча сөткә охшаган, тик организм өчен кирәкле матдәләр анда җимерелеп беткән.

Туклану һәм ашкайнатудагы кимчелекләр яхшы тормыштан дип тә әйтергә була. Хәзер кайберәүләргә бозау ите, көн саен котлетлар, сөмбаш, мәрсин балыклары, шашлык кирәк, тик болар — бәйрәм ашлары, көн дә ашый торган ризык түгел. Чипсыларны гына алыйк — бу ашказаны, бавыр, юан эчәк өчен бик зыянлы ризык. Алар төп рационга конфет кебек кенә өшәлергә тиеш. Ә бик күпләр, бигрәк тә балалар, аны көн саен төп ризык урынына ашый.

...һәм аларның дуслары үзгәртү

Сәламәт эчәклек өчен меню нинди булырга тиеш?

Сәламәт булу өчен организмга көненә 250-300 г клетчатка керергә тиеш. Бу менюга нәрсәләр керә соң? Арыш икмәге, көрпәле икмәк, төрле салатлар, кыяр, кәбестә, помидорлар. Базарда кишер, чөгендер, кинза. петрушка, укроп сатыла. Аларны банан белән алыштырудан файда юк.

Фасоль, борчак ашлары, бәрәңге, карабодайда клетчатка күп. Щи белән ботка—бик кирәкле ашамлыклар, тик химик тәмләткечле, лайлалы шулпа . яки пакеттагы боткалар белән туенырга тырышмагыз.

Иске кагыйдәне онытырга ярамый: иртәнге ашны үзең аша, көндезгесен дустың белән бүлеш, кичкесен дошманыңа бир. Ә без барысында киресен эшлибез. Иртәнге ашны тиз-тиз капкалыйбыз (кайберәүләр бөтенләй ашамый), төшке ашны гамбургер, бутербродлар белән төгәллибез. Кичен арып кайтып, туйганчы, янга рәхәт булганчы ашап, буар елан кебек, урын өстенә эшкәртергә ятабыз. Бу эчәклекнең эшен боза чөнки аның эше мондый төнге активлык өчен җайланмаган.

Әгәр «эчәклек хуҗалыгы»н сәламәт хәлдә саклап калып булмаса, ни эшләргә? Бүген табибларны юан эчәкнең яман шеше куркытмый, аны дәвалый алалар. Ләкин башлангыч стадияләрендә, ә андый авырулар ) табибка 5-10 % очракта гына мөрәҗәгать итә. Авыруларны бу өлкәдә начар эшләүче табиблар түгел, ә авыруның үз тискәрелеге харап итә. «Исең киткән икән тәрәттә кан күренгәнгә, эч бераз катып киткән», (бер-бер нәрсә ашагандыр, йә күбрәк ашап-эчеп җибәргәндер) эч катканда, «Эчне йомшарта торган дарулар алырмын — тәртип булыр»,—дип сөйләшәбез.

Бүген антибиотиклар белән ялкаулар гына дәваланмый. Үз көчеңне артык югары бәяләү — соңга калып диагноз куюның, авыруны аздыруның төп сәбәбе булып тора. Организмда кимчелек булуын сизү белән проктологка, йә хирургка барыгыз. Юан эчәкнең күп кенә авырулары, шешләр, полиплар I еш кына беренче тикшерү вакытында ук табыла.

Эч кибү үзгәртү

Эч кибү — юан яки туры эчәкне кыенлык белән бушату. Ул түбәндәге билгеләр белән характерлана: олы йомыш бер атнага өч тапкырдан кимрәк башкарыла, тизәкнең консистенциясе тыгыз («сарык тизәге»), күләме аз була, бәдрәфтән соң кайвакыт эчәклек тулысыңча бушамау тойгысы кала.

Норма буларак, ашалган ризык 24 сәгать вакыт эчендә организмнан чыгып китәргә тиеш. Вакытлыча эч кибү уңайсыз шартларга бәйләнгән очраклы хәл (озак сәяхәттә йөргәндә, артык физик йөкләнеш булса, парлы мунчадан соң, йөкле булганда, депрессия белән интеккән кешеләрдә, каты чәй, какао күп эчкәндә) кебек күзәтелергә мөмкин. Эч кибү сәламәт кешеләрнең (бигрәк тә балаларның) 1-6 % ында беленә, ә 60 яшьтән өлкән кешеләрнең 80 % бу халәт ят түгел.

Эчәклек зарарланган вакытта беренчел эч кибү түбәндәге шартлар белән бәйле: туры эчәктә рефлекс югалу яки булмау аркасында тизәк чыгу акты : бозыла; туры эчәктән тизәк чыгу оча төбе мускулларының бердәм эшчәнлеге бозылу аркасында авырая; юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну, бу эчәкнең кинәт тараюы, яман яки яман булмаган шешләр, сигмасыман эчәкнең гадәттән тыш озын булуы, тугым эчәкнең билгесез сәбәпләрдән киңәюе. Шулай ук туры эчәкнең авырту синдромы белән характерлана торган халәтләр — арткы юлның үтә көчле яки хроник ярылуы, туры эчәкнең тулы булмаган фистуласы (тән куышлыкларын тоташтыручы һәм шулай ук куыш әгъзаларны үзара яисә тышкы мохит белән бәйләүче канал, ул нормадан тайпылыш буларак карала), арт юл куышлыклары ялкынсыну, геморрой авыруы вакытында, тизәк чыгу акты бозылганда эч кибү очраклары күзәтелә.

Эчәклек авыруларына бәйләнмәгән икенчел эч кибү сәбәпләре: ашказаны җәрәхәте, холецистит, бөер ташы авыруы (нефролитиаз) һ.б. авырулар вакытында рефлектор йогынты булу; микседема, шикәр диабеты, канда кальций микъдары арту (гиперкальциемия) авырулары; кара кургаш, холинолитиклар, ганглиоблокаторлар, тимер препаратлары, сидек куа торган һәм тынычландыручы чаралар белән агулану матдәләр алмашы бозылу; паркинсонизм авыруы, арка мие, нерв авырулары; мускул җепселләренең кыскару сәләте бозылу (нәселдән килгән миопатия); тиренең тоташ яки урыны-урыны белән бозылуы (склеродермия) кебек авырулар тизәк чыгаруда катнаша торган мускулларны зарарлый торган чирләр; психопатия, шизофрения кебек психик авырулар.

Сыеклыкны аз эчү, үсемлек клетчаткасы аз булган диетаны озак куллану, гомуми физик активлык җитәрлек булмау да еш кына эч кибүгә китерә.

Рациональ тукланмау; эч йомшарту чараларын контрольсез куллану; ашказаны-эчәк тракты авырулары; туры эчәк һәм арт юлдагы патологик процесслар; нерв һәм эндокрин регуляциянең бозылуы; аз хәрәкәтләнү; яшәү урынын алыштыру; нәселдән килгән бирешүчәнлек авыруны «уятучы», аңа сәбәп булучы факторлар булып санала.

Урынлы абдоминаль (корсакка һәм анда урнашкан әгъзаларга, процесс­ ларга нисбәтлелекне аңлата) билгеләр: эч кибү сәбәбе туры эчәккә бәйле булса, олы йомышны башкарганнан соң да, туры эчәктә басым, тулысынча бушамау тойгысы кала; күчеп йөри торган авыртулар; корсак быгырдый һәм кабара; каты һәм бик мул тәрәттән соң геморрой, папиллит, ярыклар һәм арт юлның җәрәхәтләнүе күзәтелә. Рефлектор симптомнары: тизәк массаларының арт санда, сигезкүз, ботлар тирәсендә сигезкүз нерв тамыр­ чыкларын кысуы нәтиҗәсендә авырту барлыкка килә. Олы йомышны үтәгәннән соң бетә торган баш авырту, баш әйләнү, тахикардия кебек симптомнар булырга мөмкин. Эч кибү авыруының гомуми билгеләре: хәлсезлек, аппетит югалу, авыздән тәмсез тәм килү, тел куныклану, косасы килү, субфебриль температура булу һ.б. Бу билгеләрнең барлыкка килүен эч кипкән вакытта индол (эчәктә барлыкка килә торган агулы матдә) һәм крезол ясалу арту һәм ал арның агулы тәэсире дип исәплиләр.

Лаборатор тикшерү канда лейкоцитлар, калий һәм натрий күләмен ачыклаудан гыйбарәт, яман шеш һәм Крон авыруы булганда — тизәктә кан һәм лайла булу-булмавын тикшерәләр.

Махсус тикшерү бармак белән тикшерүдән башланырга мөмкин. Бу ысул арт юлның тышкы сфинктеры тонусын, эндоскоп белән күрергә мөмкин булмаган шешләрне, тайпылышларны табырга ярдәм итә. Колоноскоп яман шешләрне, полипларны, төрле ялкынсыну үзгәрешләрен белергә булыша.

Ирригография юан эчәктәге торгынлыкны, тизәк чыгару функциясен өйрәнеп, эч кибүгә китергән сәбәпне күрсәтә ала. Функциональ сынау ысулы ярдәмендә арт юл каналындагы басымны беләләр.

Дәвалау процессында диета бик зур роль уйный. Көненә 3-4 тапкыр ашарга, 1,5 л дан да ким сыеклык эчмәскә кирәк. Эчәкнең дулкынсыман кыскаруын яхшырта торган кара ипи, чи яшелчәләр һәм җимешләр, кипкән җимешләр, ногыт борчагы, солы, карабодай ярмалары, ит, әчегән сөт эчемлекләре белән туклану файдалы.

Эч кибүнең башка авырулар белән бәйләнмәгәнлеге билгеле булганда, көн саен бер вакытта олы йомышны үтәргә өйрәнү, нинди ризык ашаганнан сон эч кибүен ачыклау һәм диетаны үзгәртү яхшы нәтиҗә бирә. Тикшерү тәмамлангач, табиб дәва препаратларын билгели. Төрле шешләр яки эчәкнең кинәт тараюы күзәтелсә, аның гадәттән тыш озын булу патологиясе булса яки эчәклек үткәрмәүчәнлеге, эчәк тишелүе, карындык ялкынсынуы ачыкланса, хирург катнашы таләп ителә.

Эчәк кибүне булдырмас өчен, туклану режимын саклау, актив тормыш рәвеше алып бару, физкультура белән шөгыльләнү, олы йомышны үтәү очен бер үк вакытта бәдрәфкә йөрү — үтәлергә тиешле шартлар.

Дөрес дәваланмаганда, тирән органик үзгәрешләр булганда, эч кибү дә төрле катлаулануларга китерергә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү