Камил Әбләзов
Камил Әбләзов — Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары.
Камил Әбләзов | |
---|---|
Туган телдә исем | Камил Алим улы Әбләзов |
Туган | 31 август 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, Волгоград өлкәсе, Камышлы районы, Дворянское авылы. |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | эшмәкәр |
1954 елның 31 августнда Волгоград өлкәсе Камышлы районындагы Дворянское авылында туган. Сарытау икътисад институтын тәмамлый.
1987 елда шәхси бизнес белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта “Нарат-К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе булып тора. Шулай ук ул Татарстан Республикасының Сарытау өлкәсендәге сәүдә вәкиле, Сарытау губернаторы киңәшчесе.
Сарытауда татар гимназиясе ача һәм бу уку йортына матди яктан ярдәм итә.
2012 елда ике томлы «История татар» исемле китап язып, бастырып чыгарды.
Сылтамалар
үзгәртү- Камил Алим улы Әбләзов. Бөтендөнья татар конгрессы сайты
- Камил Әбләзов: "Казаннан, ТНВдан татарны урысча бердәмлеккә өндәү – сәер күренеш". Римма Әбдрәшитова, Гадел Галәметдин. Азатлык радиосы, 15 декабрь 2016