Камил Дәүләтшинтатар әдәбияты белгече, филология фәннәре кандидаты (1972), профессор, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, атказанган фән эшлеклесе.

Камил Дәүләтшин
Туган телдә исем Камил Салих улы Дәүләтшин
Туган 31 май 1935(1935-05-31)
Чистай районы, Татарстан, Иске Роман ав.
Үлгән 30 сентябрь 2013(2013-09-30) (78 яшь)
Уфа
Милләт татар
Һөнәре галим, әдәбият белгече
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Камил Салих улы 1935 елның 31 маенда Татарстан АССРының Чистай районы Иске Роман авылында туган. Хезмәт юлын заводта эшче булып башлый. Аң-белемгә омтылышы, фәнгә тартылуы аны 26 яше тулгач Казан дәүләт университетына алып килә. Анда Ленин стипендиясен алып укый. 1966 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый, өч елдан аспирантура бетереп, кандидатлык диссертациясе яклый. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына эшкә 1972 елда килә. Ул әдәбият белеме, әдәбият тарихы буенча лекцияләр укыды, кафедра мөдире, декан урынбасары булып эшләде, берничә томлык “Татар әдәбияты тарихы хрестоматиясе”н эшләүдә катнашты. Утыз биш елдан артык эшләү чорында Камил Салих улы йөзләрчә укытучы әзерләп чыгарды, дистәләрчә фән иясенә диссертацияләр яклауда ярдәм итте. Кафедрадагы хезмәттәшләренең күпчелеге – аның дипломчылары. Газеталарда һәм журналларда эшләгән байтак журналистлар үзләрен аның шәкертләре итеп саный.

Соңгы елларда прозада иҗатка күчте Камил Дәүләтшин. Повестьларында заман хакында уйланулары чагыла. Республикада татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды.

2011 елда Камил Дәүләтшинның “XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый” дип исемләнгән җыентыгы басылып чыкты. Ул Камил Салих улының күпьеллык фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе. Әлеге басма филолог талипларга, аспирантларга, тел-әдәбият белгечләренә тәгаенләнгән. Шушы китапта Мәүла Колыйның бар тормышы һәм иҗаты хакында тәфсилле мәгълүматлар тупланган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү